Заря
  • Рус Тат
  • Авырлыклар килсә, түзәсез сез...

    Хөрмәтле газета укучылар! Редакциягә сездән хатлар килүен дәвам итә. Алар күбесенчә райондашларыбызның, гади җир кешесенең яшәешен, хезмәттәге уңышларын яктырталар, аеруча да мәктәпләрдән алынган хатлар гомерләрен балалар укытуга, белем бирүгә багышлаган укытучылар язмышы, балалар күңеленә салган якты эзләре хакында сөйлиләр. Кыр Шунталысы авылыннан Алмаз Нуретдинов язып җибәргән язма да шундыйларның берсе....

    ... Дүрт шәм салмак янып, әкрен генә эреп беткән. Шуның хәтле сихри тынлык, хәтта аларның сөйләшкәне ишетелгән.
    Беренчесе әйткән:
    - Мин - сабырлык. Кызганычка каршы, кешеләр мине саклый алмыйлар. Минем уйлавымча, сүнүдән башка миңа берни дә калмый!
    Бу шәмнең сихри уты сүнә.
    Икенчесе әйткән:
    - Мин - ышаныч, кызганычка каршы, минем кешегә кирәгем юк. Кешеләрнең минем турыда ишетәселәре дә килми, шуңа күрә алга таба янудан һич мәгънә юк.
    Талгын искән тылсымлы җил бу шәмне сүндергән.
    Моңсу тавыш белән өченче шәм телгә килгән:
    - Мин - мәхәббәт, минем яныр көчем бетте. Кешеләр мине берничек тә аңламыйлар, хөрмәт тә итмиләр. Алар өчен җаннарын да бирергә әзер якыннарын алар "күрә алмыйлар".
    Бу шәм дә сүнгән.
    Көтмәгәндә бүлмәгә бер бала йөгереп кергән дә, сүнгән өч шәмне күреп, куркуыннан кычкырып җибәргән:
    - Сез нишлисез? Сез янарга тиеш! Мин бит караңгылыктан куркам!
    Бала елап җибәргәч, ниһаять, дүртенче шәм телгә килеп:
    - Курыкма, елама, балам! Мин янып торганда, сүнгән шәмнәрне кабызырга була. Мин - өмет, - дигән.
    Бу юлларны укыганда дүртенче шәм итеп, укытучыны күз алдыңа китерәсең. Чыннан да, укытучы - үзе янып, башкаларны яктыртучы шәм ул.
    Әйе, укытучы - гаҗәеп серле зат! Укучысының дөрес куелган нәни бер өтеренә дә сөенә алу сәләте бар аңарда!
    Бу дөньяда бары тик өч кенә һөнәр Ходайдан бирелә дип уйлыйм: бу дәвалау, хөкем итү һәм укыту. Әнидән кала иң кадерле кешебез - укытучы. Шук балаларның игътибарын җәлеп итеп, үзеңә каратып, гыйлем дөньясына сәяхәткә алып керү өчен сәләт, ихтыяр көче, түземлек кирәк.
    Минем язмам да шушы гаҗәеп затларның берсе - мәктәбебездә рус теле һәм әдәбиятын укытучы Гайсина Гөлфия Мансур кызы турында. Һәр көн таныш сукмак буйлап яраткан укучылары янына ашыгучы Гөлфия апа быел инде илленче кышын каршы ала. Без, укучылары өчен, Гөлфия апа - рәхимсез давылга каршы торучы корабның ышанычлы җилкәне, адашучылар өметсезләнеп башын игән чакта балкып юл күрсәтүче якты маяк, авыр башны кая орырга урын тапмаган чакта күңел түрендә сакланган иң изге дога, читен чакта килеп сыеныр "алтын багана" ул.
    Бүгенге көндә чиксез бәхетле Гөлфия апа. Яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яшәүче гаиләсе, яраткан сыйныфы, ярты сүздән аңлап төшенүче укучылары бар. Ә бит уйлап карасаң, бәхетне бернинди акчага да сатып алып булмый. Аны бары тик тырышлык нәтиҗәсендә генә яулап алып була. Түземлеләр, тырышлар гына бәхеткә лаек.
    Гөлфия апа безгә рус теле һәм әдәбиятын укыта. Аның дәресләре бик кыска тоела, үтеп киткәне сизелми дә. Чөнки ул аларны файдалы да, мавыктыргыч та итеп төзи белә. Укытучымның ял иткәнен күргәнем юк. Ул әле дәрес бирә, әле укучыларны имтиханнарга әзерли, әле үзе җитәкчелек иткән сыйныфы белән чаралар оештыра. Кайчан ярдәм сорап килсәң дә, апа: "вакытым юк" яисә "арыдым", дип кире бормый. Игътибар белән тыңлый, аңлата, ярдәм итә. Аның өчен иң мөһиме - мәктәп һәм без - укучылары. Төне буе дәресләргә әзерләнеп, иртән елмаеп укучылар каршына кереп баса. Шул минутларда ул чиксез бәхетледер кебек тоела миңа. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән дөньяда?
    Тыныч табигатьле, сабыр холыклы, гадел, хезмәт сөючән, тагы да әллә күпме күркәм сыйфатларга ия булган укытучыма бүген бик күп җылы сүзләр әйтәсе килә. Зур корабка зур диңгез кирәк булган кебек, олы йөрәкле кешегә сүз табу да кыен икән. Мин Гөлфия Мансур кызын якынлашып килүче туган көне белән сыйныфташларым исеменнән чын күңелемнән тәбрик итәм! Шушы катлаулы чорда да көндәлек мәшәкатьләрегезне бер читкә куеп, башкалар өчен яшәвегез, авыр, ләкин дөньядагы иң кирәкле хезмәтне бар көчегезне куеп башкаруыгыз өчен мең рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучыбыз!
    Якын дус та булып,
    киңәшче дә
    Кирәк чакта сузып
    ярдәм кулын.
    Күрсәтәсез чиксез
    киңлектәге
    Сукмакларның туры,
    гадел юлын.
    Авырлыклар булса,
    түзәсез дә,
    Яшь аралаш безгә
    көләсез сез.
    Дөнья ямен, тормыш
    матурлыгын,
    Хезмәт тәмен тоя
    беләсез сез.
    Укытучым, җанга якын
    кешем,
    Кыласыз сез безгә изгелек.
    Гамәл, киңәшегез үзегезгә
    Бирсен иде бары игелек!
    Суфия
    Хөснетдинова әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: