Заря
  • Рус Тат
  • Cугыш чоры язучысы Нәби Дәүли

    1нче Алексеевск урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10Б сыйныф укучысы Зәринә Хәлилова редакциягә язучы Нәби Дәүли иҗаты турында мәкалә язып җибәргән. Аны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.

    - Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел вакыт узды. Ләкин сугыш яралары бүген дә ил тарихында үзен сиздереп тора. Сугыш онытылмый, үз артыннан тиз генә төзәлә торган яралар калдырмый ул.

    Татар язучылары Бөек Ватан сугышы елларында язылган кечкенәрәк күләмле әсәрләр - хикәя, очеркларда, шигырьләрдә, ике-өч пәрдәлек пьесаларда патриотик бурычны алгы планга куйган хәлдә, шушы төп бурычны тормышка ашыру юлында булдылар. Бу еллар иҗатының тагын бер үзенчәлеген билгеләп китәргә кирәктер. Сугышның беренче елларында ук язылган әсәрләрдә дә Җиңүгә булган тирән ышаныч чагыла. Күрәсең, дөреслек үз якларында икәнлеген тойган язучылар халыкның көч-куәтенә ышанганнардыр.

    Бүген мин сезгә сугышның беренче көннәрендә үк үзенең ничек итеп әсирлеккә төшүен, әсирлектә үткәргән мәшхәр көннәрен, җир йөзендә бер генә ерткыч хайван да эшли алмаган явызлыкны фашистларның эшли алуын үз күзләре белән күреп, үз язмышында татыган язучы Нәби Дәүли иҗаты турында сөйләргә телим. Аның әсәрләрен укуы да кыен, күңелдә авыр тойгы уяна.

    "Яшәү белән үлем арасында " әсәренең кереш сүзендә язучы болай ди:

    "Яшь кеше! Син минем яшемә җиткәндә, мин инде җирдә булмам. Бу котылгысыз аерылу алдыннан мин сиңа кечкенә генә хат язып калдырам.

    Син әле мәктәптә укыган көннәрдә үк җирнең тарихы белән, халыкларның тормыш юллары белән танышырсың. Синең күз алдыңнан бик еракта калган гасырлар узып китәр. Нинди генә исемнәрне күрмәссең син ул тарих битләрендә! Нинди генә хәлләрне очратмассың син ул чорларда!

    Ниһаять, син шулай тарих битләрен берәмләп ача-ача, безнең гасырга, без яшәгән чорга килеп җитәрсең. Һәм син анда "фашист" дигән сүзне күрерсең.

    Кем иде соң ул фашист? Мин сиңа шул турыда сөйләргә телим. Фашизмны онытырга ярамый!"

    Бу сүзләр язучы Нәби Дәүлинең бүгенге яшь кешегә үтенече булып яңгырый.

    "1941 елның җәе, тыныч иртә. Балалар матур төшләр күреп йоклыйлар. Кинәт офык чигендә ниндидер алсу, кан төсле яктылык күренде. Аннан соң җирне калтыратып гөрелдәгән тавыш яңгырап китте. Шушы тыныч иртәдә безнең җир өстендә фашист бомбасының беренче кат шартлавы иде бу.

    Сугыш башланды. Чик баганаларын аударып, дошман безнең туган җиребезгә аяк басты. Ил кузгалды, халык күтәрелде. Ватан үзенең улларын һәм кызларын көрәш сафларына чакырды".

    Тарих сәхифәләреннән мәгълүм булганча, дошманның бәреп керүе безнең ил өчен көтмәгәндә була. Шуңа күрә тиз арада, бернигә карамыйча, барлык көчләрне сугышка каршы берләштерергә кирәклеге килеп баса.

    Сугышның беренче көннәрендә үк язучы Нәби Дәүли дә, башка бик күпләр кебек, фронтка китә. Сугыш башланганда көчләр тигез булмый, чөнки сугыш башланганчы бер ел гына элек Россия белән Германия арасында ике илнең бер-берсенә карата сугыш ачмаска тиешлекләре турында килешү төзелә. Россиянең дәүләт җитәкчеләре (Сталин һәм аның тирәсендәгеләр) фашистик Германиянең бу ялган килешүенә ышаналар, бөтен Европа илләрен басып алган дошманга каршы бик нык уйланып, җитди әзерлек алып барырга кирәклеген исәпкә алып бетермиләр. Нәтиҗәдә ил зур югалтуларга дучар була. Әле кичә генә станок янында басып торган, я булмаса, сука тоткан ир-егетләрнең күбесе утлы җәһәннәмгә килеп кергәч, көчләрнең тигез түгеллеге ачыклана. Шуңа күрә сугышның беренче көннәрендә үк чит-ят җирләрдә үлеп калучыларның да, әсирлеккә төшүчеләрнең дә саны бихисап була. Гади солдат Нәби Дәүли дә меңләгән иптәшләре белән Белоруссия кырларында дошман чолганышында кала.

    Әле сугышның нәрсә икәнлеген дә тоеп өлгермәгән, кичә генә илгә тугры булу турында ант иткән солдат бүген инде дошман өнендә, әсирлектә. Автор әсәрдә, бер яктан, язмышның ачылыгына, хаксызлыкка солдатның күңеле рәнҗүен күрсәтсә, икенче яктан, фашизмның кешелек өстеннән кылган явызлыкларын үз күзләре белән күргән әсир солдат күңелендә дошманга карата көчле нәфрәт ялкыны уянуын тасвирлый.

    Бөтен тирә-якта шомлы күренеш. Кичәге сугышчыларның үле гәүдәләре, сугыш кораллары, җимерек окоплар... Шулар өстеннән меңләгән әсир үтәргә мәҗбүр. Үзләрен җиңүче санаган шат йөзле немецларның мыскыллы көлешеп, әсирләр өстенә әллә нинди кабыклар, тәмәке төпчекләре ташлаулары... Солдат өчен барысы да авыр, үкенечле. Ләкин болар башы гына икән әле. Мыскыллауларның, газаплауларның, тимер чыбык эченә кертеп бикләгәч, яңа төрләре башлана. Шуның өстенә ачлык, салкыннан туңып үлү куркынычы. Фашизм әсирлегендә солдатны үлем адым саен сагалап тора. Ачлыктан, салкыннан туңып үлү, начар авырулардан, фашист пулясыннан, я аның кулыннан үлү. Башны кая гына борып карасаң да, исән калуга бер өмет тә юк. Моны әсирлеккә төшкән геройлар аңлыйлар. Ләкин шартлар нинди генә кыен булмасын, адәм баласы яшәргә омтыла. Фашизм тоткынлыгында яшәүче солдатларда да, Нәби Дәүли сүзләре белән әйткәндә, " йөрәкләрен ташка әйләндереп" булса да, һәр туасы көннән ниндидер уңай яңалык көтеп, бу мәшхәрдән котылып калу өмете яши. Шулай итеп, чәнечкеле тимер чыбык белән уратып алынган йортта яшәү өчен көрәш үзенең беренче адымнарын атлый. Тыныч тормышта бу кешеләр һәрберсе ниндидер һөнәр башкарганнар. Һәм озак та үтми, парикмахерлар, тимер чыбыктан энә ясаучылар, ут чыгарыр өчен чакма таш ясаучылар, анда-монда аунап ятучы түбә калайларыннан котелок һәм кружка ясаучылар да табыла. Кышкы суыклар башланганнан соң немецлар лагерьга ике олау салам китереп бушаткач, әсир солдат анысыннан да файдалану юлын таба. Саламнан чабата ясап кияләр, алай гына да түгел, мондый салкыннарга әзер булмаган немецлар үзләре дә тоткыннардан чабата үрдереп алалар. Автор бу сату-алу эшенең "түләү" юлы белән алып барылуын кызганыч бер елмаю белән тасвирлый. Әнә шулай итеп, үлем кочагына төшкән кешеләрдә дә яшәүгә омтылыш уяна. Ләкин яшәү шартлары адәм баласы түзәрлек түгел. Шуңа күрә озак та үтми, әсирләр арасында тиф авыруы башлана. Немецлар лагерьны бикләп, андагылар белән аралашуны бөтенләй туктаталар.

    Кыш бетә, яз җитә. Үлем күпмедер чигенә. Әсирләр арасыннан күп меңләгән кешенең гоме- ре вакытсыз өзелә. "Иң кызганычы, - ди автор, - яшь кешенең вакытсыз үлеме. - Мин әсирләр арасыннан яшь инженерларны, врачларны, агрономнарны очраттым... Аларга, беренче чәчәкләргә, әле ачылып җитмичә үк сугыш утында көяргә туры килде. Минемчә, сугышта кешелек дөньясының мәңге кире кайтарып ала алмаслык югалткан нәрсәсе - әнә шул яшьләр. Бу - кешелекнең иң гүзәл җәүһәре. Ул югалтуны бары йөрәкнең тирән сызлануы белән генә үлчәргә мөмкин…

    Ләкин кеше өчен иң авыры - билгесезлек. Ачлыкка да, юклыкка да, җәбер-золымга да түзә алган адәм баласын билгесезлек кешелектән чыгарырга, өметен сүндерергә мөмкин. Ләкин хәбәрләр "тимер чыбыкларны да үтеп керәләр иде", - ди автор.

    Әсирлектә вакытта Нәби Дәүли тагын бер нәрсәгә төшенә, барлык немецлар да фашистлар түгел икән бит! Мәсәлән, тимер чыбыклар белән уралган баракларда тентү вакытында (ә мондый тентүләрне фашистлар еш оештыралар) бер солдатның куеныннан баласының фотографиясе килеп чыга, немец офицеры аны утка алып сала. Бу миһербансызлыкны, гаделсезлекне тойган табигать, әйтерсең лә, палач каршында кечкенә генә гаделлек урнаштырырга тели. Җил чыга, рәсем читкә очып китә. Карт кына немец солдаты рәсемгә аягы белән басып, аны саклап кала һәм икенче көнне, үз гомерен куркыныч астына куеп, рәсемне тоткынга китереп тапшыра. Я булмаса, гади немец карчыгының, үз авызыннан өзеп, соңгы ризыгы - 3-4 конфетын рус солдатына бирү күренеше. Әсәрдә җирле немец халкының тоткыннарга төрле ризыклар, кирәк-яраклар юнәтеп, шуны тапшырырга тырышулары һәм башка күп кенә очраклар, төгәл мисаллар өстендә дәлилләп бәян ителәләр.

    Шулай итеп, язучы Н.Дәүли иҗатында фашизмның әшәкелеге тагын бер ягы белән ачыла.Үзенең күргәннәренә нигезләнгән әсәрләрендә ул киләчәк буыннарга әсирлек тормышының газапларын, әрнүләрен, төрле яктан кимсетелүле хурлыкларын гыйбрәт итеп язып калдыра. Шуның белән гади солдат Нәби Дәүли Ватаны һәм халкы алдында, язучы һәм кеше буларак, үзенең гражданлык бурычын үти.

    Фашизм дигән яман чир үз артыннан бер дистә елга җитәрлек кенә газаплар калдырмады, шуңа күрә дә безнең ул алып бәхетсезлекләрне, кайгы-хәсрәтләрне, күз яшьләрен, вакытсыз өзелгән гомерләрне, яндырылган авыл-шәһәрләрне, исәпсез-сансыз башка газапларны онытырга хакыбыз юк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: