Заря
  • Рус Тат
  • Fair-Play чиста уен дигән сүзме?

    Безнең дөньяда спорт коткаручы көч булып тора - аның өстендә элеккечә үк оптимизм әләме җилферди, биредә кагыйдәләрне үтиләр һәм җиңү кайсы якта гына булмасын, көндәшне хөрмәт итәләр. Джон Го́лсуорси

    2013 ел илебездә, шулай ук Татарстан Республикасында экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Без, "Яшь журналист" иҗат берләшмәсе әгъзалары, мәктәп укучылары белән берлектә бу темага тулы бер газетабызны багышладык. Әлеге газета материаллары белән эшләгәндә табигать экологиясенең кеше күңеле экологиясе белән тыгыз бәйләнгәнлеге турында уйландык. Ә кешенең күңел экологиясе, үз чиратында, тән экологиясе, ягъни үз өстеңдә гаять күп эшләүне таләп итүче сәламәт яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгән.
    Татарстан Республикасы бөтен дөньядан 27нче җәйге Универсиада кунакларын каршыларга әзерләнә. Без дә респуб-ликабыз өчен зур горурлык хисе белән шушы истәлекле вакыйганы көтәбез һәм әзерләнәбез. Чөнки мәктәбебез ТР буенча бадминтонны үстерү үзәге булып тора, биредә бу юнәлешә бик күп бәйгеләр һәм мастер-класслар уза.
    Төрле спорт бәйге-ләрендә без дә катнашабыз. Күптән түгел мәктәбебездә укучылар Спартакиадасы булып узды. Мондый спартакиадаларны мин Кече Универсиада дип атарга мөмкин, дип исәплим.
    Мин, һәр кеше спорт белән шөгыльләнергә тиеш, дигән фикер белән килешәм. Бу - Олимпия Хартиясе принципларының берсе: "Спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге хәзерге заман кешесе хокукларының берсе дип игълан ителә. Олимпия рухы бер-береңне аңлау, дуслык, теләктәшлек һәм чиста уен белән саклана.
    Интернет материаллары белән танышкач, мин, чыннан да, Fair-Play - Фэйр-Плэй принциплары Олимпиянең төп принциплары, ягъни намуслы уен принциплары икәнен аңладым. Бу нинди принцип соң һәм яшьтәшләрем аны ничек аңлыйлар? Шушы сорау белән без яшьтәшләребезгә, мәктәбебез спортчыларына һәм өлкән кешеләргә мөрәҗәгать иттек.
    Мин үзем физкультура дәресләренә бик теләп йөрсәм дә, спортның билгеле бер төре белән шөгыльләнмим. Зур гаиләбез (7 бала һәм әти-әниебез) сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Без ил буйлап сәяхәт итәбез, җәен һәм кышын һәрвакыт табигать кочагына чыгабыз. Әти-әниебез белән илдә һәм дөньяда бара торган спорт һәм мәдәни вакыйгаларны күзәтеп торабыз. Төп мәктәптән тыш, энем һәм сеңелем белән сәнгать мәктәбенә йөрибез, төрле уен коралларында уйнарга өйрәнәбез, музыка белеме алабыз. Моннан тыш, мин художество иҗаты, фотосәнгать һәм, әлбәттә инде, журналистика белән дә шөгыльләнәм. Мине, чыннан да, "Намуслы уен" төшенчәсе кызыксындырды. Намуслы, минемчә, дөрес уйнау дигәнне аңлата. Миңа калса, музыкада намуссыз уенга бөтенләй дә юл куелырга тиеш түгел. Чөнки "фальш"ны, дөрес булмаган нотаны барысы да ишетәчәк. Бу сәнгатьнең теләсә нинди төрендә дә шулай.
    Мин төрле иҗат конкурсларында бик еш катнашам. Берзаман, 5нче сыйныфта укыганда, без җитәкчем белән республика фотоконкурсына эшләремнең берсен җибәргән идем. Конкурсны оештыручылар сүзләренә караганда, бу эш үз тирәсенә бик күп санда күргәзмәгә килүчеләрне җыйган, ләкин ни өчендер жюри тамашачыларга ошаган бу эшне бәяләмәде. Бу конкурста жюри намус белән эшләдеме икән? - белмим. Ләкин бу минем кәефемне бер дә җибәрмәде. Бүген мин шәхси фото күргәзмәләремне дә оештырам, алар, миңа калса, күпләргә ошый...
    ...Шулай итеп, спортта намуслы уен турында. Баштан спортчыларның үзләренең, дөресрәге, яшь спортчыларның фикерләрен тыңларга кирәк.
    "Мин бокс буенча секциягә йөрим, бер тапкыр да тренерлар һәм боксчыларның сугышканнарын һәм намуссыз хөкем итүләрен күргәнем булмады. Ә менә футболда шундый уенчылар була ки, алардан тупны алганда алар, көндәшләренә штраф очкосы бирелсен өчен, махсус егылалар, Бу бит дөрес түгел", - дип яза 7нче сыйныф укучысы Алмаз.
    "Миңа калса, намуслы уен - кагыйдәләрне бозмыйча, коррупциясез һәм төрле тыелган препаратларны кулланмыйча уйнау ул, - дип яза сыйныфташым Антон (без 6нчы сыйныфта укыйбыз). - Бервакыт мин телевизордан футбол матчын карадым. Кинәт уенчыларның берсенең эче авырта башлады. Аннары аның нәрсә беләндер агулануы билгеле булды. Уенчыны алмаштырырга туры килде, ә бит ул үз командасында иң яхшы уенчы иде. Шуңа күрә бу команда оттырды. Икенче уенда бер уенчы көндәшенә подкат ясады, ә бу кагыйдәләргә туры килми иде, судья моны сизмәгән булып кыланды. Уенчының икенче команда футболчысына махсус рәвештә подкат ясавын үзем күрдем, ул болай аны имгәтү өчен эшләде, дип уйлыйм. Монда судья намус белән эш итте, футболчы футбол кырыннан чыгарылды. Мин аны спортчы дип атый алмыйм. Бу адәм көндәшенең аягын сындырырга өлгерде, ә тегесе үз командасының иң яхшы уенчысы иде". Антонның фикере буенча, теләсә нинди уенда җанатарлар да намуслы булырга тиешләр. Аларның да бит үз кагый-дәләре бар: футбол кырына чыкмау, кырга һәм трибуналарга әйберләр ыргытмау. Мәсәлән, "Динамо" - "Спартак" матчында "Спартак" җанатарлары "Динамо" капкачысының битенә петарда ыргыттылар. Уенчы саңгырауланды. Шундый хәлдә ике атна йөрде.
    Ни кызганыч, шундый намуссыз уеннарны спорт дөньясына беренче адымнарын гына ясаучы балалар күп күрә. Без мондый хәлгә дөрес бәя бирә алырбызмы? Без, яшьләр, бу намуссыз уеннардан үрнәк алмабызмы? Алмабыз, дип ышанам. Сыйныфташым Алексей спортчылар һәм арбитрларның мондый намуссыз гамәлләрен "алдашу" дип атый: "Бервакыт без әтием белән футбол матчы карадык, аның барышында бер футболчы көндәшенең тезенә аягы белән типты, ә янәшәдә генә торган арбитр арты белән борылып басты. Зыян күрүчене хастаханәгә алып киттеләр, шуннан соң гына арбитр кызыл карточка күрсәтте. Нишләптер миңа арбитр сатып алынган булып тоелды, шуңа күрә уен да ошамады.... Тагын бер хәлне хәтерлим. Җанатар капкачыга петарда ыргытты, шуның аркасында капкачының күзе яраланды. Бу спортчының күзе төзәлдеме-юкмы - белмим, ләкин бу чын-чынлап авыр нәтиҗәләргә китергән оятсызлык иде. Бу хакта күп каналлар "Яңалык"ларда күрсәттеләр, ләкин беркем дә капкачыны кызгануын әйтмәде..."
    Тагын бер сыйныфташым, биатлон белән шөгыльләнүче Саша да үзе белән намуссыз уйнауларын кичергән. Ул гол керткән, ләкин судья аны исәпләмәгән, моны барысы да күреп торган, чөнки Сашаның көндәше аның улы булган.
    Ә 7 сыйныфтан баскетболчы Филүс безгә Чебоксарда үз коман-даларының Түбән Новгородтан килгән спортчылар белән уйнаулары хакында сөйләде. Судья үзе Түбән Новгородтан булганга күрә, якташларына өстенлек биргән. Шул рәвешле, безнең команда призерлар исәбенә кермәде. Ә Болгардагы Спартакиада вакытында судьялар янәдән үзләренекен якларга тырышсалар да, безнең баскетболчылар үз көндәшләрен оттылар һәм 1нче урынны яуладылар.
    Минем күп кенә яшьтәшләрем Казанда булачак Универсиадада бозуларга юл куелмас, дип ышанабыз, дип язалар.Үз иле намусын яклая-чак студент-спортчылар, әгәр уен, дөрестән дә, гадел икән, медальләр һәм кубокларны көч куеп, намуслы юл белән алырлар, командага, тренерга һәм үзләренә дан-шөһрәт китерерләр.
    Бу фикерне безнең мәктәпнең 11нче сыйныф укучысы Наил Гәрәев та хуплый.
    Fаir- Plаy принцибы дуслык, башкаларны хөрмәт итү, әхлаклы булу концепциясен эченә ала. Әлеге принцип алдашу, допинг, спорт ярышларында изүне кире кага. Моның өчен спорт оешмалары да, медиклар да җаваплы. Хис-тойгылар ярсуга әйләнмәсен өчен уен барышында үз хисләреңне тезгенли белергә кирәк.-көндәшеңә хөрмәт;
    -кагыйдәләр һәм судьялар карарына хөрмәт;
    -допинг файдаланыла алмый;
    -тигез шанслар-барлык спортчылар да җиңүгә өметләнә алалар;
    -спортчының үз-үзенә контрольлек итүе-үз хисләрен тоеп калып, ярышның теләсә-кайсы нәтиҗәсен тыныч кабул итә белү.

    Шул рәвешле, Fаir-Plаy принциплары итеп түбәндәгеләрне атарга була:
    Әлеге принцип допинг, ялган һәм судьяларның ялгыш фикере белән җиңүне инкарь итә. Спорт - ул барыннан да элек, сәламәтлек. Ә ялган сәламәтлеккә зур зыян сала, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җимерә."
    Инде әйткәнемчә, намуслы уен принциплары турында фикерләрен белешү өчен мин өлкәннәргә дә мөрәҗәгать иттем. Безнең мәктәп завучы Евланова Александра Федоровна менә ничек дип җавап бирде:
    "Минемчә, бу принцип бик актуаль. Бөтен нәрсәне акча хәл иткән заманыбызда намуслы уен принцибы череп беткән җәмгыятебезнең әхлагына җитди үзгәрешләр кертә ала. Шулай була калса, җиңүчеләр пьедесталында без лаеклы спортчыларны күрербез, дип ышанам."
    Газета укучыларга белем бирү социологы Кутуев Тимурның фикерен ишетү дә кызыклы булыр, дип уйлыйм:
    "Соңгы елларда бө-тен җирдә дә спортны "коммерцияләштерү"бара. Җиңелүчеләргә җиңү-челәргә караганда күбрәк акча түлиләр дә, шуның белән бергә "кирәкле" кешеләрне дан-шөһрәткә этәрәләр, бу аларга спорт өчен түгел, ә башка мәнфәгатьләр өчен кирәктер, бәлки.
    Уен гадел булсын өчен, барыннан да элек, үз-үзең каршында намуслы булырга кирәк. Нәкъ менә куркуыңны, ялкаулыгыңны җиңү, азаккы чиктә уңыш нигезе булачак. Үз организмың, рухи һәм тән сәламәтлегең өстендә даими эшләү гомердә булмаган нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.
    Кеше, үзенең табигате белән ялкау җан иясе һәм даими рәвештә җиңел юллар эзли.
    Допинглар һәм башка дәртләндерүче препаратлар куллану кеше организмының физик күрсәткечләрен һәм эшкә сәләтен сизелерлек арттыра. Бу очракта җиңүче булу ихтималы бермә -бер арта. Ләкин мондый җиңүне чыннан да җиңү дип атап буламы? Юк! Ялган юл белән нәтиҗәләргә ирешеп, кеше әйләнә-тирәдәгеләрне алдый ала, мактала. Ләкин бу дәрәҗә бик тиз төшә, чөнки башкаларны алдап, үзеңне ялганлый алмыйсың. Мондый уй белән яшәү берәүгә дә шатлык китермәс. Фәкать үз өстеңдә армый-талмый эшләү, күтәренке кәеф, максатка һәм җиңүгә омтылу - һичшиксез, сезгә тормышыгызда җиңү, хөрмәт һәм уңыш китерер." "Бу дөньяда коткаручы көч булып спорт тора, аның баш очында оптимизм флагы җилферди, биредә кагыйдәләр саклана һәм җиңү кем ягында булуга карамастан көндәшләрен хөрмәт итәләр". Мин бу 20нче гасыр башында ук яңгыраган сүзләрне башкалабызда узачак 2013 елдагы Универсиада да юл күрсәтүче лузонг булыр дип уйлыйм.
    Шулай ук 20нче гасыр башында инглиз прозаигы Эрик Артур Блэр тарафыннан әйтелгән "Җитди спортның намуслы уен белән бернинди уртаклыгы да юк. Җитди спорт-ул сугыш һәм үтереш" дигән сүзләрен укыгач, мин бөтенләй башка капма-каршы кичерешләр кичердем. Мин бу фикер белән килешә алмыйм. Олимпия уеннары, Универсиада, теләсә нинди ярыш җитди булмаган спортмы? "Җитди спорт" сүз тезмәсе белән "сугыш" , "үтереш" сүзләре урынлымы икән.
    Минем спортчы сыйныфташларым спорт аларга характер тәрбияләргә, ихтыяр көче, чыдамлык, җиңә белү һәм бары тик гадел уенда гына намуслы җиңү генә сәламәт тән һәм рухка юнәлтә дип исәплиләр. Бу җитди спорт түгел мени?
    Сүземне йомгаклап "Таң" газетасы укучыларына мөрәҗәгать итеп бәхәскә чакырасым килә. Сез Эрик Артур Блэра сүзләре белән килешәсезме?

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: