Заря
  • Рус Тат
  • И, язмыш, язмыш...

    Зәки абый Нәбиуллинның "И, язмыш-язмыш" исемле язмасын бирүне дәвам иттерәбез.

    Шулай бервакыт төрле мәшәкатьләр, кайгы-хәсрәтләр белән "зону топтать һәм срок мотать" итеп ятканда, хатын-кызлар язу җибәргәннән соң айга якын вакыт узгач, мәгълүматларны Алиянең адвокатына тапшырдык - тикшерүләр бара, тиздән Алиягезне чыгарачаклар, котлыйбыз", - диелгәннәрне укыгач, кызлар, "Ура!" кычкырып, мине сырып алдылар. Барысы да котлый башлады. Шушы аяктан егарлык яңалыкка барысы да шатланып: "Сиңа уңыш елмайды", - диләр. Ә мин шатлыгымнан елап, кызларга рәхмәтләр әйтәм, булдыргансыз, дип мактыйм.

    Шуннан икенче көнне үк нәчәлник мине үзенә чакыртып алды да, миңа "яңалык" әйтте. "Алия ханым, бала урлаучыларны тотканнар. Кемнәр тоткан, дип уйлыйсыз? Юк, белмисез, аларны балаларыгыз эләктергән. Ничек булуын алар, өегезгә кайткач, үзләре сөйләрләр. Сезне судка кадәр чыгарачаклар, инде документлар әзерләнә", - дип, ул мине тагын бер кат шатландырды. Мин аңа рәхмәт әйтеп, "Мин инде ул турыда белә идем, гафу итегез, сезгә әйтергә генә өлгермәдем", - дип, аны аптырашта калдырдым. "Ничек, кайдан белдегез?! - ди. Ә мин: "Фирма сере", - дим. Ә ул тагын: "Ярар, Алия ханым, мин сезне җиңүегез белән чын күңелемнән котлыйм", - дип кулымны кысты.

    Мин иректә!

    Менә саубуллашу көне дә килеп җитте, пациентларым минем чыгуыма шатланалар, ә үзләренең хәле буенча елыйлар, мескенкәйләр. "Без сезне яратып өлгергән идек, аерылышу бик авыр", - диләр. Мин аларны онытмаска, килеп йөрергә, хатлар язышырга вәгъдә иттем. Аларның да тиз арада чыгуларын теләдем...

    Менә мин өйдә. Ходайга шөкер, исән-имин кайтып кердем. Балалар әле минем чыкканымны белмәгәннәр дә. Барыбыз да шатланыштык, кочаклашып елаштык. Газизләрем: кызым Гүзәлия дә, улым Рәхим дә, каршыма тезләнеп, үзләренең акылсыз булулары, теге аферист-җинаятьче коткысына бирелеп, газиз әниләренә каршы төшүләре, мине елатулары, рәнҗетүләре өчен гафу үтенделәр. Әби-бабайлары турында сөйләделәр, алар исән-сау, иртәгә бергә барып күрербез, диделәр.

    Аннары теге аферистны ничек фаш итүләре турында сөйләделәр. Кызым аның куен дәфтәрендә таныш булмаган адрес һәм телефон номерын күреп, кемнеке икәнен белер өчен шалтыратып караган. Трубканы алучы хатын-кыздан, теге мошенникның исемен атап, ул монда яшиме, аңа телеграмма бар, дигәч, "Әйе, яши, тик ул эштә", - дигән. Ә кызым: "Без хәзер китерәбез, монда ерак түгел", - дип трубканы куйган. Кызым энесенә: "Күрдеңме ул кайда яши, алдакчы, минем башны әйләндерде - жулик", - ди. Барып керсәләр, бер буянган хатын берничә яшьлек кызчык белән каршы алган. Минекеләр бу кызчыкны яраткан булып, исемен, ничә яшьтә булуын сорашканнар. Бик матур, сезгә охшаган, диләр. Ә теге хатын: "Юк, ничек охшасын, ул бит кеше баласы, хастаханәдән "отказной"ны алып кайтты", - дип, барын да сөйләп биргән. "Ул - минем "гражданский" ирем, бала булдырырга теләми, ә мин телим, шуңа күрә бер кыз бала алып кайтты, мин малай сораган идем дә, ул бу кыз үсеп җиткәч, аның белән акча эшләячәген әйтте.

    Ә малаем, эшнең нәрсәдә икәнен аңлап алып, бу фатир телефоныннан, тизрәк килеп җитегез, урланган баланы таптык, дип милициягә шалтырата. Теге хатын нишләргә дә белми, аптырашта калган: "Аның урланган бала икәнен белмәдем, рәсмиләштергән өчен дип күп итеп акча да алды әле", - ди. Шунда ук милиция килеп тә җиткән һәм хатынны бала белән алып киткәннәр. Узып барышлый хастаханәгә кереп, теге җинаятьчене дә тотып алып, кулларына богаулар кигезгәннәр.

    Җинаятьчегә җәза

    Судка балаларым белән мине дә чакырдылар. Без дә шаһитлык бирдек, башка шаһитларны да тыңладылар. Ул аферист наркотиклар таратуда һәм бала урлауда гаепләнә. Аңа бер хатын булышкан, аны куркытып мәҗбүр иткән, хәлем начар, дип кизү торучы табибны чакырткан. Шул вакытта теге баланы зур сумкага салып, ишектәге сакчыга акча биреп, чыгып киткән, ә сакчы сумкада ни барын да белмәгән. Моннан соң да әле аның байтак җинаяте ачылган. Шулай итеп, аны күп елга хөкем иткәннәр, ә урланган баланы әти-әнисенә тапшырганнар.

    Дингә, әхлакка тарту

    Аллага шөкер, бөтен кайгы-хәсрәтләр артта калды, хәзер рәхәтләнеп, шатланып яшәргә дә яшәргә генә. Кызым акылга утырды, тәүбәгә килде, башына яулык бәйләп йөри башлады. Репетиторга йөреп, үзебез укыган югары уку йортына укырга керде. Аның хыялы - балалар табибы булу. Улым Рәхим дә акылга утырды, наркотиклардан гомергә котылды, тырышып укып, имтиханнарын уңышлы тапшырды һәм техникумга керде. Аның хыялы автомобильләр төзү иде. Ә хәзер инде алар үзләре сайлаган һөнәрләре буенча эшлиләр. Икесенең дә гаиләләре бар, аерым яшиләр. Кызымның инде Айгөл исемле нәни кызчыгы да бар. Әти-әниләр дә, балалар да кунакка киләләр, ә улым белән кияү җомга көннәрендә, башларына түбәтәйләр киеп, мәчеткә йөриләр. Мәдрәсәдә укып, башлангыч белем алдылар. Кызым да килен белән бергә баласы бераз үсә төшкәч, мәдрәсәгә йөреп, намаз һәм гарәпчә укырга өйрәнергә ниятли.

    Эшсез

    Мин кайтып, бераз искә-аңга килгәч, үз эшемә кире кайтырга уйлап, хастаханәгә бардым. Ә анда, урын юк, штат тулы, дип, борып чыгардылар. Баш табиб янына кертмәделәр. Икенче көнне ул каядыр киткән булып чыкты. Инде нишләргә, кая барырга, кемгә зарланырга? Закон буенча мине акладылар, ә монда сөйләшеп тә тормыйлар. Ә мин яшәгән районда гинеколог булып эшләргә башка урын юк, бүтән һөнәрем дә юк. Аптырагач, министрлыкка бардым. Анда да шатландырмадылар: "Шәһәрнең башка районына яки авыл районнарының берсенә күчсәң, хастаханәдә берәр эш табылыр иде", - диделәр. Торган җиремне ташлап, кая китим мин? Монда минем балаларым, әти-әниләрем. Менә нинди көнгә калдырдылар бит мине!

    Шулай аптырап йөри торгач, юл идарәсенә барып кердем. Анда, эш юк, димәделәр, киресенчә, мине шатланып диярлек каршыладылар, ләкин шунда ук мине куркытып, кире булсын, дигәндәй, юл эшен яманлап: "Бу сезнең өчен авыр эш, булдыра алырсызмы икән, авыр эшкә куйдылар, дип зарланмассызмы, үкенмәссезме?" - дип мине кызгандылар. Ә мин күп уйлап тормыйча: "Мин әзер, ышанычыгызны акларга тырышырмын", - дидем. Ә алар: "Хезмәт хакы турында да кызыксынмыйсызмы?" - дип сорадылар. Ә мин: "Күбрәк булса, яхшырак булыр иде, чөнки минем ике балам югары уку йортларында белем ала, аларны укытырга, ашатырга һәм киендерергә кирәк бит", - дидем. Минем белән сөйләшүчеләр елмайдылар да, ярый, килештек, югары разряд белән түләрбез һәм матди ярдәм дә күрсәтербез, дип, мине шатландырдылар.

    Мин икенче көнне үк эшкә чыктым, нәрсә кушсалар, шуны эшләдем. Бригадада эшләүчеләр миңа хөрмәт белән карадылар. Мин кичергән һәм бүгенге тормыш хәлемне аңладылар, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер иделәр. Анда ирләр дә, хатын-кызлар да эшли иде. Эш авыр, әлбәттә, ләкин бернишләп тә булмый - яшәргә кирәк бит.

    (Ахыры бар)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: