Заря
  • Рус Тат
  • И, язмыш, язмыш... (Хуҗалар тавында очрашу, танышу, күрешү)

    Зәки абый Нәбиуллинның "Хуҗалар тавында" исемле мәкаләсен бастыруны дәвам иттерәбез. Аның башы газетабызның 18нче санында басылып чыккан иде инде. Бу юлы исеме башка булганлыктан, аптырап калмагыз, без авторның теләге буенча аны үзгәртеп бирәбез.

    Ирем Әхмәт сөйләгәннәрдән (10 елдан соң кайткач):

    -Әфганстандагы законсыз сугыш 10 елга сузылды. Нәрсә өчен сугышабыз, гаепсез әфганлыларның да, үзебезнекен дә канын коябыз? Безнең анда, тау-ташлар арасында нишләп йөрүебезне беркем дә әйтә алмый. Анда безнең хәрбиләр күп иде, 10 елда, алмашынып, 1 миллион хәрби катнашкан. Андагы атыш-үтереш! Хәрби техника һәм төрле кораллар бик күп иде. Әфганнарны кышлаклары белән юк итәләр, бөтен торак пунктларны бомбага тотып, җир белән тигезлиләр, яндыралар, шартлаталар иде. Самолетлар, вертолетлар, танк-вездеходлар һәм тагын әллә нинди кораллар белән дөнья тулы. Беркемне исән калдыру юк: сугышчыларын да, гади халыкны да - барысы да "душман"нар иде. Ни кызганыч, безнең яшь солдатларның да мәгънәсезгә гомерләре киселә: күпмесе һәлак була, яралана һәм инвалид булып кала иде...

    Менә безне, хәрби табиб-хирургларны, күчмә хәрби госпитальләрдә яралы совет солдат- офицерларын дәваларга куштылар. Яралылар шулкадәр күп була иде ки, кайбер көнне тәүлек буе ял итәргә, ашап-эчеп алырга да вакыт тими иде. Вертолетлар белән яралыларны, үлгәннәрне ташып кына торалар иде. Берничә ай шулай эшләдек. "Душман"нардан качып, куркыныч урыннардан тынычрак җирләргә күченеп йөри идек. Алар, җирле халык, барлык сукмакларны яттан беләләр иде...

    Әсирлек

    Бервакыт шулай төнге сменада без, хирурглар, шәфкать туташлары бик мавыгып, дөньябызны онытып, дигәндәй, операция өстәле тирәли тезелешеп эшләгәндә көтмәгәндә госпиталь палаткасының ишегеннән берничә әфганлы ("душман"), автоматларын безгә төзәп, кулларыбызны күтәрүне таләп иттеләр. Без: "Операцияне ясап бетерик инде, аннары сөйләшербез", - дип карыйбыз. Юк, тегеләрнең таләпләре катгый: "Палаткадан барыгыз да тышка чыгыгыз, врачлар да, сестралар да. Тыңламаганнарны шундук атып үтерәбез", - диделәр. Без чыктык, безне автоматлар белән коралланган (безнең "АК" автоматлары) әфганлы "душман"нар каршы алды. Палаткадан барлык медикаментларны, инструментларны, операция өстәлләрен һәм башка җиһазларның барысын да алып чыгып, машинага төяделәр. Безне дә утыртып, каядыр алып киттеләр. Караңгыда утсыз гына баралар. Безнең госпитальне саклаучыларның кайсылары качып котылган, ә кайсыларын әсир иткәннәр. Безне караңгыда бик озак алып бардылар, алар үз юлларын караңгыда да яхшы беләләр иде. Куркынычсыз ара киткәч, утларын да кабыздылар һәм тагын шактый гына барганнан соң бер тыныч урынга килеп туктадылар.

    Алып киткән әйберләрен һәм безне бушаттылар. Анда палаткалар корып куелган, безне шуларга урнаштырып, йокларга куштылар һәм: "Иртәгә эш башлыйбыз, ял итегез, дип кисәттеләр, каравыл куйдылар. Инде таң ата башлады, якында гына урманлы таулар күренде. Шулай берничә сәгать йоклаганнан соң безне уятып, ашарга-эчәргә бирделәр. Шунда, якында гына кыр госпитале палаткасы корып куелган, тирәли сакчылар йөреп тора. Самолет һәм вертолетлардан саклану өчен зениткалар әзер торалар. Без иртәнге ашны тәмамлагач, безне барыбызны да бергә җыеп, болай диделәр: "Сез хәрби әсирләр түгел, без сезне саклыйбыз, сез бүген, иртәгә һәм сугыш беткәнче безгә кирәк. Әгәр үзегезгә йөкләнгән бурычыгызны яхшы гына үтәсәгез, сугыш беткәч, без сезне үзегезнекеләргә тапшырачакбыз, исән-имин өегезгә кайтып китә алырсыз. Әгәр дә инде, куркытып әйтмибез, ә кисәтеп куябыз, кушылган эшне сыйфатсыз башкарсагыз, анда инде үзегезгә үпкәләгез, аннары бит сез - медиклар, авыруларга, яралыларга ярдәм күрсәтү һәм аларны үлемнән саклап калу - сезнең бурычыгыз, вазыйфагыз (Гиппократ антын онытмагыз). Монда сезнеке, безнеке юк, барысы да яралылар. Бусы аңлашылды. Икенче бер мәсьәлә бар: качып китәргә омтылмагыз, үзегезнең һәм калган иптәшләрегезнең исәнлекләрен һәм гомерләрен куркыныч астына куймагыз. Әгәр кемдер качып китә икән, аны сакчылар тотып алачак һәм аны җәза көтә. Ә калганнарыгыз кулларына наручниклар кигезеп, аякларын чылбырлар белән бәйләп куелачак. Аңлашылса шул - акыллы булыгыз".

    Очрашу

    Без, тәҗрибәле хирургларны, башка зур госпитальләргә, хәтта стационарларга да, ягъни төрле җиргә йөртәләр иде. Менә бервакыт бер шәһәр госпиталендә берәү артымнан килеп, иңбашымнан кочып алды да, исемем белән: "Ахмад, синме бу? Менә шәп, кайда очраштык, кадерле кешем минем, курсташым!" - дип эндәште. Бу институтта бергә укыган әфганлы дустым Абдулла булып чыкты. "Әйе, мин бу - Әхмәт дустың. Менә сезгә кунакка алып килделәр. Гафу ит, Абдулла, без бит сезнең илгә бәреп кердек, зинһар, кичерегез безне. Ил политиклары тыныч кына яши белмиләр, гел алар кайдадыр "тәртип урнаштырып" йөриләр, ә үз илебездә тәртип юк. Әйе, син хәзерге "тәртип" белән таныш инде. Сезне, чит ил студентларын КГБлар әллә нәрсәләр уйлап чыгарып, гел тикшереп аптыраталар иде",- дидем.

    "Карале, Ахмад, - ди Абдулла тавышын акрынайтып, мин сине, әлбәттә, зур, яхшы госпитальгә, ягъни үземнең яныма да алыр идем, бергә эшләр идек. Рөхсәт итмәсләр, дип шикләнәм, чөнки без каршы яклар бит, ә син әсир хәлендә. Мин сиңа ышанам, ә башкалар дөрес аңламаслар. Шуңа күрә без әлегә үзебезне куркыныч астына куя алмыйбыз, чөнки мин дә бит СССРда укыган кеше. Син әлегә шулай элеккечә эшләп тор, әгәр дә берәр проблема булса, безнең врачлар аркылы белгертерсең. Кирәк булганда очрашырбыз, иншаАллаһ!"

    Хат-хәбәр

    Ахмад, әгәр өеңә-гаиләңә хәбәр җибәрәсең килсә, аңа да җаен табабыз: минем монда да, сезнең якта да үз кешеләрем бар. Менә кәгазь, менә ручка, әйдә, хәзер үк җибәрәм кешемне Казанга кадәр. Берничә сүз генә яз, үзеңнең исән икәнеңне белсеннәр һәм гаиләңнән дә берничә сүз-җавап алырсың. Ул бер-ике атнадан әйләнеп кайтыр, иншаАллаһ!" - диде мәрхәмәтле Абдулла һәм шунда ук үзенең "курьер"ын чакырып алды.

    Мин шатланып, тиз генә: "Кадерлеләрем, мин исән-имин, кайчан кайтасым әлегә билгеле түгел. Әнисе, малаем тудымы, исеме кем? Кызым инде зурдыр? Барыгыз да исән-саулармы? Әти- әниләребезгә, туганнарга сәлам. Хушыгыз, күп язарга ярамый. Син дә кыскача гына язып җибәр кеше артыннан. Мөмкинлек булса, тагын язармын. Хатыңның ахырында матур исемеңне куярга онытма! Мин сезне яратам, барыгызны да үбеп - сезнең Данлыгыз! Шулай яздым да, Абдуллага аңлаттым: "Бу "данлы" дигән сүз, ул минем шифрлы исемем, ягъни гарәпчәдән Әхмәт данлы дигәнне аңлата. Ошбу язу минеке икәнлеген хатыным шуннан беләчәк, аның да исеме шифрлы, ул аны үзенең хатына куячак, мин шуннан аның язуы икәнлекне беләчәкмен. Без аны институтта запискалар язышканда башкалардан яшерү өчен үзебез уйлап таптык. Шуннан соң Абдулла минем хатны алып укыды да: "Яхшы, мин аны хәзер шифрлыйм, хат тегендә барып җиткәч, аны минем кешем, шифрын ачып, безнең телдән татарчага тәрҗемә итеп (ул да татарча белә, Казанда укыган), синең хатыныңа тапшырыр, Аллаһы боерса! Аннары хатының язганны кешем, үзе шифрлап, миңа алып кайта. Ә монда без синең белән аны шифрын ачып укырбыз һәм шатланырбыз.

    Ахмад! Син инде моның ни өчен шулай катлаулы эшләнгәнен аңлагансыңдыр. Без, тегеләр кулына эләкмәсен, дип, шулай саклык чарасын күрәбез. Үзебезнең кешеләребезне һәм яшерен хәбәрне саклыйбыз. Мәсәлән, синең бездә икәнлегеңне инде тегеләр беләләр һәм шуңа күрә синең фатирың да, гаиләң дә контрольдә тотыла, дип уйларга җирлек бар. Безнең мондый саклык системабыз әлегә кадәр начар эшләмәде, кешеләребез махсус өйрәтелгән: тегеләрне алдый беләләр.

    ...Чыннан да, СССРга ияргән һәм аның җырын җырлаган Әфганстан дәүләте җитәкчеләренә каршы күтәрелгән халык ("душман") яклы Абдулла кебек кешеләр ул илдә күп булган. Алар төрле җирдәге төркемнәр арасында элемтәче, арадашчы ролен үтәгәннәр. Алар Коръән тотып ант иткәннәр, халкыбыз өчен дип берсүзсез үләргә дә әзер торганнар. Әлеге очракта да Абдулла минем хатны ышанычлы кешесенә тапшыра. Ә ул яшерен рәвештә Советлар ягына баручылар арасында бара, ә хатны, ялгыш югалтса яки алсалар, дип яттан өйрәнә. Андый кешеләр бар да санаулы һәм кемнең кем икәнлеге билгеле, алар барысы да ышанычлы кешеләр. Әлеге төркем, башка күпләр кебек үк, тау-ташлар арасындагы үзләренә генә билгеле булган кичү юлы (перевал), яшерен сукмаклардан СССР чигенә, ягъни Урта Азия республикаларының берсенә якынлашалар һәм озата килүчеләрдән башкалары алга, һәрберсе үзләренә йөкләнгән бурычларын үтәр өчен чикне үтеп, төрлесе-төрле якка таралалар. Ә озата килүчеләрнең үз вазыйфалары. Алар теге якка чыгучыларны саклап киләләр һәм, әгәр читтә проблемалар булса, алар монда корал кулланып, күп очракта салкын корал белән эш итәләр. Утлы корал белән тавыш чыгарырга ярамый...

    Дәвамы бар

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: