Заря
  • Рус Тат
  • Җитмешенче яз

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы халык хәтерен уятты. Бу көнне илебезнең һәр кешесе: олысы, кечесе дулкынланып каршы алды. 1нче Алексеевск мәктәбендә дә бу тема һәр дәрестә диярлек яңгырап тора. Мәсәлән, татар теле укытучысы Алсу Нәҗметдинова үзенең 10Б сыйныф укучыларына әлеге дулкынландыргыч бәйрәмдә күңелегездә туган фикерләрегезне языгыз дип сыйныф эше биргән. Менә...

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы халык хәтерен уятты. Бу көнне илебезнең һәр кешесе: олысы, кечесе дулкынланып каршы алды. 1нче Алексеевск мәктәбендә дә бу тема һәр дәрестә диярлек яңгырап тора. Мәсәлән, татар теле укытучысы Алсу Нәҗметдинова үзенең 10Б сыйныф укучыларына әлеге дулкынландыргыч бәйрәмдә күңелегездә туган фикерләрегезне языгыз дип сыйныф эше биргән. Менә аларның дәфтәр битенә төшергән уй-фикерләре.

    Айгөл Гарифуллина:

    - Туган ил!Туган җир! Шушы гади генә булып тоелган сүзләргә күпме мәгънә һәм эчтәлек, моңсулык һәм горурлык хисләре сыйган. Бу сүзләр белән бергә күз алдына балачакта йөгереп йөргән урамнар, туып үскән йортың, сиңа иң изге һәм кадерле булган кешеләр - әти -әнинең нурлы ачык йөзләре килеп баса.

    Һәр яңа көн тууга, әти әниләр, дуслар, сыйныфташлар исән-сау булуына, мәктәптә белем алуыбызга ихлас шатланабыз. Һәр яңа көн туды исә без бер-беребезгә имин, тыныч көннәр телибез.

    ...1941 елның 22 июнь таңы туып кына килә иде әле. Илебезнең Көнбатыш чикләренә кара тәреле дәһшәтле танклар үрмәләде, болыт төсле ябырылып очкан самолётлар шәһәрләребез өстенә бомбалар яудыра башлады. Миллионнарча кеше эш коралларыннан аерылып, кулларына сугыш коралы алды.

    Ирләребез сугышта батырларча дошман белән көрәшсәләр, карт-коры, хатын-кызларыбыз һәм бала-чагалар җиңү көнен якынайту өчен армый - талмый эшләде. "Һәр нәрсә фронт өчен, һәр нәрсә җиңү өчен" девизы астында алар фронтны барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп торды, ятып калды. Шулар арасында минем карт бабаларым Гарифуллин Зәйнулла,Кәмәлиев Шәйдулла, Шакиров Шаяздан улы да бар. Зур әни белән зур әтием миңа алар турында бик күп сөйләделәр. Мин алар белән горурланам. Алар без тыныч тормышта яшәсен өчен гомерләрен дә кызганмаганнар. Дан аларга!

    Менә тагын яңа көн туа. Яңа көн тууга, яшәвебезгә, бик бәхетле булуыбызга сөенәбез. Илем күге һәрвакыт тыныч булсын!

    Рәсим Хөснуллин:

    - Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел вакыт үтте. Мин үзем дә, әти дә, әни дә сугыш чорын күрмәдек. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә минем күз алдыма җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә бик күп була сугыш елларында. Шулай ук сугыш концлагерьларында һәлак булучыларның да саны исәпсез. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан була. Нинди зур югалтулар! Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көннәр - илебез халкы өчен зур бәйрәм!

    Раидә Шәйдуллина:

    - 2015 елның 9 маенда сугышның беткәненә 70 ел булды. Без, яшь буын, сугышта булган хәлләрне күз алдына да китерә алмыйбыз. Бары тик кинолардан һәм китаплардан гына беләбез. Ә хәзер бит без яхшы яшибез! Бөек Ватан сугышы кешеләргә бик күп кайгы -хәсрәт китерде. Һәр гаиләдә сугышта һәлак булмаган кеше юк дисәң дә була. Җиңү өчен кешеләр бар көчләрен куйдылар һәм җиңделәр. 9 Май - Җиңү көне! Ямансу һәм күңелле бәйрәм. Без ветераннарга һәм сугышта һәлак булып калганнарга матур тормышыбыз өчен рәхмәтлебез.

    Анастасия Сидорова:

    - Без аяз күк йөзе астында яшибез. Күбебез сугышның нәрсә икәнен белми. Сугыш - ул куркыныч сүз, кешеләргә кайгы- хәсрәт кенә китерә. Бөек Ватан сугышы! Бу өч сүзгә күпме мәгънә кергән. 70ел элек безнең бабаларыбыз илебезне фашистлардан коткарганнар. Бу сугышта 20 миллионнан артык кеше вафат булган. Алар гомерләрен безнең өчен һәм илебез өчен биргәннәр. Алар мәңгегә безнең хәтеребездә. Батырлыклары үлемсез. Сугыш үзенең кара канатын безгә дә тидерде. Минем бабамның гаиләсендә өч улы да сугышта һәлак булганнар... Һәр өйне, һәр гаиләне сугыш афәте яралады. Нигә кирәк иде ул газап чигүләр, җәфаланулар? Ник кемнеңдер карары өчен бөтен ил еларга тиеш? Уйлап карыйлар микән алар сугышның күпме гаиләләргә кайгы китергәнен? Сораулар күп, ә җавап юк. Җавабы да кирәкми… Сугышлар һәрвакыт булганнар һәм булачаклар. Әмма хәзерге заман сугышларында үлгән кешеләрне истә тотарлар дигән ышаныч юк. Башлаган эшнең ахыры бар. Ярый әле Бөек Ватан сугышы күптән көтелгән Җиңү белән бетте. Һәм быел Җиңүнең 70 еллыгы. Кызганычка каршы, ел саен ветераннар азая бара. Безнең бурыч - аларны гомеребез буе хәтерләү. Җиңүебез, ветераннарыбыз, илебез белән мин чын күңелемнән горурланам!

    Диләрә Гарифуллина:

    - Бүген 9 Май - Җиңү бәйрәме. Бөек Җиңүгә 70 ел булды. Сугыш беткәнгә күп еллар узса да, беркем дә онытылмаган, бернәрсә дә онытылмаган. Сугыш чорындагы кайгы- сагыш, җимерелүләр, күз яшьләре беркемнең дә күз алдыннан, күңелемнән китмәс шул. Без хәзер тыныч яшәсен дип күпме әтиләр, абыйлар, яшь егет-кызлар үзләренең гомерләрен биргәннәр. Хәтер китабына кергән батырларны да онытмаска иде. Ул көннәр кире кайтмасын, кешелек дөньясы кайгы- хәсрәтне, сугыш афәтен күрмәсен иде!

    Илүзә Җамалиева:

    - Сугыш... Күпме мәгънә бу сүздә! Сугыш ул - әби-бабаларыбызның газап кичерүләре, миллионнан артык үлгән солдат. Меңнән артык әтисез гаиләләр, ятим үскән балалар, кешеләрнең хәтерендә тирән уелып калган куркыныч мизгелләр.

    Еллар узган саен без сугыштан ераклаша, оныта барабыз. Сугыш чоры бик авыр булган. Сугыш - ул чыннан да куркыныч сүз. Аеруча, ул вакытта балаларга авыр булган. Аларга балага караган кебек карамаганнар. Бөтен кеше дә бертигез булган. Сугыш балаларны еламаска өйрәтте. Фашистлар балаларны да атканнар. Берсенең дә күз яше чыкмаган. Җитмәсә, немец лагерена эләккән балаларны донор буларак та кулланганнар. Сугыш һәр гаиләгә кагылган. Балалар әтисез, хатыннар ирсез калганнар. Тик ничек кенә авыр булмасын, алар Җиңү көнен якынайтырга тырышканнар. Без сугышта катнашкан һәм тылда хезмәт иткән бер генә кешене дә онытырга тиеш түгелбез.

    Ольга Евдокимова:

    - Бөек Ватан сугышы тәмамланып 70 ел вакыт үтте. Без бу сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Без ел саен 9 Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден - медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга.

    Алинә Мусина:

    - 1945 ел илебезгә Җиңү язы алып килгән. Илебез халкы бу бәйрәмне шатлык һәм кайгы тулы күз яшьләре белән каршы алга. Һәм, без, яшь буын да һәр елны Җиңү көнен хөрмәт белән каршы алабыз. Күз алдына гына китереп карасак та, сугыш кешеләр өчен авыр һәм коточкыч вакыт, һәм ул безнең өчен дә куркыныч нәрсә. 2015 ел илебезгә Җиңүнең 70нче язын алып килде. Бөек Җиңүгә 70 ел! Җиңү бәйрәме ул - Хәтер бәйрәме. Чөнки кешеләр үзләренең гомерләренең бәясе белән Җиңүгә ирешкәннәр. Сугышны үз күзләре белән күрүчеләр инде бик аз калып бара. Без аларга чиксез хөрмәтебезне белдерәбез. Сугыш ветераннарын дәүләт тә онытмый, төрле дәрәҗәләр, бүләкләр бирә. Алар исеменә һәйкәлләр бастырыла, шигырь, җырлар языла, бәйрәмнәр үткәрелә. Чыннан да Бөек Ватан сугышы ветераннарына иң мөһиме - игътибар. Алар безнең хәтердә һәм йөрәктә.

    Яшь буын сугышның нәрсә икәнен белмәсен, дуслыкта, тынычлыкта бәхетле яшәсен! Алда әле безне бик күп матур таңнар көтсен! Аяз күк йөзе һәркемгә насыйп булсын иде!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: