Заря
  • Рус Тат
  • “Күрше хакы – тәңре хакы”, – ди халык

    Редакциягә көн саен хатлар килеп кенә тора. Аларда газета укучыларыбыз авыл, спорт тормышы, төрле кызыклы вакыйгалар, үзләрен борчыган мәсьәләләр, мәктәптәге хәлләр, бәйрәмнәргә багышлап үткәрелгән кичәләр, юбилейларын үткәрүче кешеләр һ.б.лар турында күп язалар. Аларның барысына да рәхмәт әйтәбез һәм хатлары белән безне киләчәктә дә сөендерүләрен телибез. Менә шушы көннәрдә генә Урта...

    Ул менә ниләр яза:

    - Кадерле "Таң" газетасы редакциясе хезмәткәрләре!

    Язмамны кайдан башларга да белмим. Авылдашларыма, бигрәк тә күршеләремә рәхмәт хисләремне ничек кенә аңлатыйм икән?

    Менә инде Урта Тигәнәле авылына килеп урнашуыбызга да 35 ел узып киткән. Без бу авылда яшәвебезгә бик канәгать, чөнки авылдашларыбыз үтә дә яхшы, кешелекле, игелеклеләр. Бигрәк тә күршеләребездән уңдык.

    Бер үк һаваны сулап, бер үк суны эчеп, барын-югын уртаклашып, бер-беребезнең уңышларына сөенешеп яшәү безне алар белән туганнардай якынайтты.

    Күршеләрдән башка бу тормышны күз алдына да китерү авыр. Алар бигрәк тә олыгая төшкәч кирәк икән. "Күрше хакы - тәңре хакы", - дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Алардан башка ничек яшәр идек, әле ярый алар бар. Исән генә булсыннар, дип аларга чын күңелдән исәнлек-саулык телибез.

    2015 елның 30 маенда аягымны сындыргач, бездә авыр көннәр башланды. Ялгыз булсак, бик кыен булыр иде. Гаиләсе белән олы кызыбыз Мәдинә - авылда, калганнары читтә яши. Миңа хастаханәгә җыенып китәргә күршеләрем Рәшит белән Зәмзәмия, ире белән Мәдинә кызыбыз булышты. Авылыбызның шәфкать туташы Алия дә бик тиз килеп җитте һәм, "ашыгыч ярдәм" машинасын чакыртып, мине хастаханәгә озаттылар. Шәфкать туташларыбыз да бик игелекле. Мең рәхмәт барысына да.

    Хастаханәдә дә табибларның авыруларга карата игътибарлы, үзләренең чын осталары булуларын күреп сөендем. Миндә терелүгә ышаныч артты. Мине операциягә әзерли башлаганнарын сиздем. Яныма терапевт Наталья Владимировна килеп, йөрәгемне тикшерде. Операция ясарга ярамаганлыгын белгәч, борчылдым, өметем өзелде. Шул чагында Фәрит Шәүкәт улының миңа йомшак кына тавыш белән: "Камилә апа, бер дә борчылмагыз, мин сезне ташламам, булышырмын", - диюе миндә ышаныч уятты, мин аякка басачакмын, дигән уй мине бик сөендерде.

    Минем өчен дә, ирем өчен дә сынаулы көннәр башланды. Кызларым ял алып, гаиләләрен ташлап, чиратлашып мине карадылар, улларым да атна саен кайтып булыштылар. Балаларым кирәк әйберләрне (даруларны, медицина җайланмаларын һ.б.) ташып тордылар. Фәрит Шәүкәт улы атна саен килеп йөрде, күрсәтмәләр биреп китә иде. Аларны тормышка ашырырга күршеләрем бик булышты. Алар һәр көнне янымда булдылар. Йөрергә өйрәнгәндә икешәр тапкыр да керделәр. Шулай бергәләшеп, бик тиз аякка бастым.

    Күршеләрем Әнисә (пенсиядәге шәфкать туташы), Зәмзәмия мине үз әниләре кебек якын итеп, хөрмәтләп, чын күңелдән терелүем өчен барысын да эшләделәр. Әнисә дә, Зәмзәмия дә, Фәрит Шәүкәт улы да, балаларыбыз да, ирем дә миңа төшенкелеккә бирелергә ирек куймадылар. Күңелемне күтәрү өчен ягымлы сүзләрен, җылы карашларын кызганмадылар. Авылдашларым да хәлемне белеп, килә алганы - өйгә килеп, йөри алмаганнары телефон аша хәлемне белеп, сорашып тордылар. Аларның барысына да зур рәхмәт.

    Авылдашларыма, янәшә күршеләремә, балаларыма, Фәрит Шәүкәт улына булган рәхмәт хисләрем күңелемә сыя алмыйча ташып чыга, күзләрем рәхмәт яшьләре белән тула.

    Мин аларның изгелекләрен гомеремдә дә оныта алмаячакмын. Аларга алдагы көннәрендә хәерле гомерләр, бәхет-шатлыклар, балаларының бәхетле, сау-сәламәт булуларын, сөенечләрен күреп, исән-имин яшәүләрен телим.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: