Заря
  • Рус Тат
  • Очсыз-кырыйсыз күк бит ул

    Хәзер нишләптер мәктәптә астрономияне укытмый башлаганнар. Астрология белән кызыксынып кына ерак китеп булмый, астрономияне өйрәнергә кирәк! Җир шарының киләчәген мин бу кызыклы, серле, төгәл фәннән башка күз алдына да китерә алмыйм...

    Мамадыш районының Урта Кирмән урта мәктәбендә 43 ел буе физика, математика һәм астрономия укыттым. Соңгысы күңелемә бигрәк тә хуш килде. Адәм баласы гомер бакый серле күккә карап хыялланган. Моннан 400 еллар элек Галилео Галилей аңа беренче тапкыр телескоп аша баккан. Аннары ракеталар космоска атаклы "Хаббл" һәм башка "очкыч" телескопларны чыгарганнар. 1961нче елның 12нче апрелендә "Восток" космик кораблендә дөньяда беренче тапкыр Юрий Гагарин идарә иткән очыш 108 минут дәвам итте. Аның данлыклы "Поехали!"- дигән сүзләреннән соң, космик киңлекләрне чын-чынлап үзләштерү башланды. 1963нче елда беренче хатын-кыз Валентина Терешкова очты. 1965нче елда Алексей Леонов ачык космоска чыкты. Шагыйрьләр "Шлем кидерербез Айга да," - дип язып кына калмадылар, 1969нчы елда АКШның "Аполлон-11" корабле Айга беренче экспедициясен ясады. Астронавтлар Н.Армстронг, Э.Олдрин, М.Коллинз анда серле җыр ишетәләр. 14 елдан соң Армстронг фәнни конференциягә Мисырга килә, бу аның ислам дөньясына беренче визиты була. Урамда кичке намазга чакырып яңгыраган азанны ишеткәч, агарынып китә: "Мин Айга беренче адымымны атлагач, анда тәнне чемердәткән, җанны тетрәткән авазлар шушы иде бит инде!" - ди һәм үзенең ислам динен кабул итүе турында хәбәр итә.
    ...М.Титов белән М.Манаров дәвамлылык буенча рекорд куеп, космоста 1 елдан артык яшәп кайттылар. Кызым Алсу тугызынчы сыйныфта укыганда:
    Галәм бөркете Горбатко,
    Вьетнамлы дус Фам Туан,
    Йолдызларга юл алдылар
    Ике дус, ике туган,"
    - дип шигырь язган иде. Халыкара очышлар кырына да әйләнде космос. Әйе, галәм серләрен Җир шарында яшәүчеләрнең бердәмлеге, галимнәрнең иң алдынгы ачышлары нигезендә генә үзләш-терергә мөмкин. 2009нчы елның февралендә АКШ һәм Россиянең ясалма иярченнәре космоста бәрелеште. Киләчәктә мондый хәлләр булмас, илләр үзара килешеп эшләрләр дип ышанасы килә. Айда гелийның зур ятмаларын табып төштеләр, Җирнең ягулык ресурсларын шуның белән тулыландыру турында уйланалар. Галимнәр: "Башка йолдызлык системаларында тереклек бармы?" - дигән сорауны да еш куя хәзер. Соравы булгач, җавабы да тиздән табылыр. Аллаһы Тәгалә кешене җирдә һәм күкләрдә булучы барлык мәхлукларның иң өстене итеп ярата. Ул-күрүче, ишетүче, сөйләүче һәм акылга ия булучы. Җир үзенең байлыклары белән аның өчен яратылган. Күк йөзе аның байлыкларын һәм җир йөзендәге барлык байлыкларны саклау өчен, кеше ул байлыкларны куллана алсын өчен яратылган. Һәм шулай ук күк йөзендә булган барлык йолдызлар һәм башка күк җисемнәре аңа буйсындырылганнар. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әллә күрмисезме, Аллаһ күктә булган кояш, ай, йолдызларны вә җирдә хайваннарны вә табигать байлыгын сезгә файдаландырды, вә сезгә күренгән вә күренмәгән нигъмәтләрне тәмам бирде». 31.20.
    ...Соңгы вакытта Чилә-бе өлкәсендә төшкән метеорит зур шау-шу куптарды. Метеорит - планетаара бушлыктан бөтенләй эреп яки тузанга әйләнеп бетмичә җиргә төшкән метеорик җисем. Аның өч төре билгеле: таш, тимер, тимер-таш. Күбрәк тимер метеоритлар табыла. Алар дәүләт милке булып исәпләнә һәм ул өйрәнү өчен гыйльми учреждениеләргә тапшырылырга тиеш. Радиоактив элементлар һәм кургаш микъдары буенча аның яшен исәпләп чыгаралар. Галәм турында белемнәр һаман киңәя бара. Казанда метеоритларны алдан күрергә сәләтле уникаль җиһаз урнаштырырга ниятлиләр дип укыдым. Быел март ае башларында телевизорда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: "Татар халкының улы, атаклы галимне кабул итү - Казан һәм Татарстан өчен гаять зур дәрәҗә!" - дигән сүзләр белән Россия Фәннәр академиясе академигы Рәшит Сөнәевка, 70 яшьлек юбилее уңаеннан, "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды. Бүгенге теоретик астрофизика һәм космология өлкәсендә хезмәтләрнең аның исеме белән бәйле булган, исеме дәреслекләргә кертелгән татар гали-менең уңышлары, аны шулай зурлаулары өчен бик сөендем.
    Минем дә Ринат Хәй-руллин, Вәрис Мингалиев, Фәрит Мөбарәкшин, Алсу Хәсәнова, Роза Насыйбуллина, Рәсимә Васыйлова кебек әлеге фән белән үтә дә кызыксына, шигырьләр дә яза торган укучыларымның билгеле шартлар тудырылган очракта, астроном булып китү ихтималы да бар иде. Аларның космонавтика тарихына, галәм киңлекләренә багышлап язган рефератларын, шигырьләрен һаман саклыйм.
    Радио, телевидение, кәрәзле телефон элемтәсенең, бөтен-дөнья пәрәвезенең мөм-кинлекләрен күрәм дә, шаккатам. Әле 50 ел элек кенә бу нәрсәләр турында әйтсәләр, мин ышанмас идем. Прогресс күз иярмәс тизлек белән бара! Балаларны мәктәптә үк галәм киңлегендә уйларга, фәнни ачышлар, астрономия белән дус булырга өйрәтергә кирәк.
    Гөлфәридә Шәрипова,
    мәгариф ветераны

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: