Заря
  • Рус Тат
  • Рәхмәтем чиксез

    1нче Алексеевск мәктәбе укучысы Әхмәтшин Камил редакциягә хат юллаган. Шуның эчтәлеген сезнең игътибарга тәкъдим итәбез:

    - Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк.

    1941нче ел, 22 нче июнь... Бу көн күпме кешенең йөрәгенә утлы ук булып кадалды икән? Меңнәрнең, миллионнарныңдыр, мөгаен. Бөек Ватан сугышы барлык кешеләр күңелендә аяныч һәм сагыш уята, гаиләләргә кайгы-хәсрәт китерә. Халык телендә "Ил язмышы - халык язмышы" дигән гыйбарә бар. Башка бик күп совет гаиләләре кебек, замана җилләре безнең гаиләгә дә кагылмый калмый. Гомумән алганда, сугышта Гарифулла бабабыз да катнаша. Аллаһы Тәгалә шулай кушкандыр күрәсең, дары исе аңкып торган бу сугыштан бабабызга исән-сау кайтырга язган. Мин әниемнең дәү әтисе Гатин Гарифулла Гатаулла улы турында язасым килә. Ул 1917 елның 17 июлендә Зур Тигәнәле авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Армия сафларында хезмәт иткән җиреннән 1941 елның июль ахырында турыдан-туры фронтка жибәрелә. Бабабыз чик сакчысы (пограничник) булып хезмәт итә. Сталинград өчен барган сугышларда бик каты яралана. Аның балчыкка күмелгән гәүдәсен шәфкать туташы күреп ала. Дәү әтием ике көн кыр госпиталендә яткач кына аңына килгән, су сораган. Аннан соң гына тылга, госпитальгә озатканнар аны. Сигез ай дәваланып, үлемне барыбер җиңгән ул, ләкин кире фронтка китә алмый бабабыз, аның ике кулын һәм бер аягын дошман пулясы җәрәхәтләгән була. Бабам сугыштан мина кыйпылчыгы алып кайта. Аның белән озак еллар яши. Сугышчан батырлыклары өчен бик күп медальләр, орденнар белән бүләкләнгән ул.

    Тынгы белмәс дәү әтием сугыштан соң да гел хәрәкәттә була. Шулай акрын гына тәндәге яралар төзәлә, җандагылары гына тынычлык бирми. Аларга теш кысып түзеп, ул хәленнән килгәнчә авыл халкына хезмәт итә. Бабам бригадир, авыл Советы рәисе, авылда сатучы булып эшли. Дәү әни белән 7 бала: 4 малай һәм 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Авылда аның зур алма бакчасы һәм бик күп умарталары булган. Дәү әтием бер эштән дә курыкмый. Балаларын һәм оныкларын да хезмәт сөючән итеп тәрбиялиләр. Уллары дүртесе дә армия сафларында хезмәт итеп кайталар. Тормышта үз юлларын табалар. Бабамның оныгы Гатин Илһам абый - полковник. Минем абыем Әхмәтшин Ранил да Мәскәү шәһәрендә эчке эшләр бүлегендә хезмәт итеп, исән-имин кайтты. Дәү әтиемне мин генә түгел, авылыбыз кешеләре дә бик яраталар. Ул гел кешеләргә ярдәм итеп яшәгән. "Мин дәү әтием белән горурландым һәм аның кебек яхшы кеше булырга омтылдым" , - ди әнием. Бабам вафат инде...

    Аның кебек бик күпләр Ватаннары өчен үзләренең гомерләрен дә кызганмыйча, авыр сугышны җиңеп, дөньяны зур афәттән коткарып, туган илебез бәхетле тормышта яшәсен өчен үзләренең көчләрен кызганмадылар. Җиңүгә юл озын һәм авыр булды. Сугышчылар соңгы сулышларына кадәр изге антларына тугры калдылар, намусларына тап төшермичә, азатлыкны буарга ирек бирмәделәр һәм халкыбызны коллыктан азат иттеләр. Авылыбыз уртасында салынган һәйкәл каршында басып, аның исемлекләр язылган гранит тактасына карап, уйга чумып торганда, башыма шундый уйлар килде. Унбер яшьлек малайга мондый уйлар кайдан, дисезме? Аның урыны шундый, уйландыра, искә төшерә, борчылдыра торган урын бит. Бу истәлекле һәйкәл Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәм бу афәттән исән-имин Җиңү яулап кайткан батырларга куелган. Бик күп алар. Еллар узган саен ветераннарыбыз сафлары сирәгәя бара. Мин боларның берсен дә белми торган замана малае. Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.

    Без ел саен 9 Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткәннәре өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, бик зур рәхмәт әйтәсе килә аларга!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: