Заря
  • Рус Тат
  • Шәүкәт абый мәзәкләре: Яшәү – үзе бер спектакль

    Шәүкәт абый Камаловның мәзәкләрен бирүне дәвам иттерәбез. Алар һәркемгә кызыклыдыр, дип уйлыйбыз.

    Нургали (Миңнеханов) кирәкми Нургали Миңнехановны президиумга сайлап куялар. Райком вәкиле Хөснулла Гасыймов Нургали Миңнехан улын колхоз рәисе итеп сайларга тәкъдим итә. Ә Нургали абый рәис булырга теләми һәм шуңа күрә шоферына: "Син үзеңнең белгән иптәшләреңә әйтеп куй, Нургали Миңнехановны сайламыйбыз, дип кычкырсыннар," - ди. Шофер бу хакта иптәшләренә дә әйтеп куйган була. Райком вәкиле, рәис кирәк, дип әйткәч, халык: "Юк, юк, безгә Миңнеханов кирәкми", - дип дәррәү куба. Вәкил дә бирешми - куярга тырыша. Халык, кирәкми дигәч, кирәкми, ди. Әйдәгез, үзегезне сайлап куйыйк, ди. Вәкил, мин бит райком секретаре, ди. Райком секретаре табылыр, колхоз рәисе булып эшләп кара, диләр.

    Нургали абыйның хәйләсе барып чыга. Шуннан соң райком вәкилен ике колхозга - Калинин һәм "Ирек" колхозына тәкъдим итәләр. Бармагач, райком башка юл сайлый. Белемең юк, дип, директордан алу хәстәренә керешәләр. Мин бу хәлләрне 2013 елда гына белдем. Ә менә укыганда бер сөйләшеп утырганда: "Нургали абый, ни өчен бу яшьтә укырга булдыгыз?" - дигән сорау биргән идем.

    - Белемең юк, дип эштән куалар, - диде.

    Менә шулай урманчы булып калу өчен Нургали Миңнеханов 40 яшендә студент була (2001 елда үлде.Урыны җәннәттә булсын. Аңа бу вакытта 70 яшь иде).

    Бир 15 тиенне яки хәерче студент

    Студент тормышын ничек дип бәяләп була. Авыр дисәң, күтәрми, төшерми, эш эшләми. Җиңел дисәң, эшсез ятып, симереп беткән булыр иде. Үземә дә ун ел студент ярлыгы тагып йөрергә туры килде. Тәҗрибәмнән чыгып, студент тормышын бетле тун белән чагыштырыр идем. Бетле тун җылытса да, тынгы бирми. Хет утка як. Беткә ачу итеп, ягучы да булгандыр, шаять.

    Студент укыган кеше дә бит. Татарда мәкаль дә бар. Укыган кеше - чукынган кеше, диләр. Димәк, иманын, динен алыштырган була бит. Урыста да шундый мәкаль яшәп килә: век живи, век учись, дураком умрешь, диләр. Век - бер гасыр, 100 ел.

    Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укыганда без Аксубай районының Иске Ибрай авылыннан Кубеев Рәфкат белән дуслар идек. Торуыбыз да бер тирәдә. Мин - Кызыл Татарстан, Рәфкат - Тукай урамында. Безнең янәшәдә трикотаж фабрикасы урнашкан. Фабрикада барысы да (күбесе) кызлар, хатыннар. Трикотаж клубы да каршыда гына. Шунысы яхшы, клубта һәр көнне диярлек концерт, кино була. Кинолар еш кына бушлай да күрсәтелә. Рәфкат белән без дә клубка баргалыйбыз. Кызлар да күп, чибәрләр дә. танышып китәр идең, безнең өс-баш та бик гади, кесәдә җилләр уйный. Кызлар белән йөрсәң, расходы да бар. Кинога, концертка алып барырга кирәк.

    Шулай да Рәфкат берзаман Мөнирә исемле кыз белән танышты. Дуслашып киттеләр. Көннәрдән бер көнне стипендия алгач, Рәфкат Мөнирәне кинога алып барган. Бераз вакыт үткәч, Мөнирәне очраттым. Ул да ерак түгел генә Тукай урамында тора. Мөнирәнең кәефе юк, чүт еламый гына. Ни булды? дип сорадым. Рәфкат белән бераз үпкәләшкәннәр (Рәфкат бер дә сүз күтәрми иде, үзе генә хаклы, янәсе). Рәфкатнең акчасы да беткән, ашау ягы кысан. Мөнирә белән үпкәләшкәч, Рәфкат, бир кино акчасын, дип, 15 тиенне сорап алган. Ул моны елап сөйләде. Шуннан соң мин озак вакытлар Мөнирәне тынычландырып йөрдем. Хәтта трикотаж клубына бушлай киноларга да кердек. Бу инде 1956 елның мае - уку тәмамланасы җәй иде. Хәерче студентлар идек шул.

    Үзгәрү

    Бу хәлне язар өчен уналты елдан артык вакыт кирәк булды.

    1988 ел. Укытучылар көне булса кирәк, без, ир-атлар, билгеләп үтәргә булдык. Бераз утыргач, кәефләр күтәрелеп китте, аерылышасы килми. Дәвам итәргә "Чистай малае"юк. Киңәшле эш таркалмас, диләр. Киңәшә торгач, уртак фикергә килеп, бер ярты алырга булдык. Кибет ерак, беребездә дә акча да юк. Тәвәккәл таш яра, диләр. Янәшәдә генә укытучы Гөлсинә тора, аннан сорарга булдык. Сорау - кем бара? Арада иң олысы мин булгач, Шәүкәт абый, син бар инде, безгә бирмәскә мөмкиннәр, диделәр. Күндерделәр. Эңгер-меңгер вакыт, ишек шакыдым. Гөлсинә чыкты. Мин аңа карадым да, авызымны ачып, телсез калдым. Ык-мык килдем, чөнки каршымда бик үзгәргән, олыгайган Гөлсинә басып тора иде. Шулай да яртыны сорап алдым. Чыгарып бирде. Иптәшләргә хәлне сөйләп бирдем. Аларга нәрсә, йомыш үтәлгән. Икенче көнне белдек инде. Мине каршы алучы Гөлсинәнең әнисе булган икән. Абау!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: