Заря
  • Рус Тат
  • Туган җирдән көч алып

    Рамазан гаете - барлык мөэмин-мөселманнар өчен көтеп алынган иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Быел ул Алексеевск районы Кыр Шонталысы халкы өчен аеруча истәлекле булды: авыл уртасында сап-сары нарат бүрәнәләрдән салынып, нур балкытып торучы, гает намазларын бергәләп укырлык 200 кеше сыешлы "Хамзә" мәчете ачылды. Мәрхүм әтисе хөрмәтенә аны авылыбызның милли җанлы егете,...

    Рамазан гаете - барлык мөэмин-мөселманнар өчен көтеп алынган иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Быел ул Алексеевск районы Кыр Шонталысы халкы өчен аеруча истәлекле булды: авыл уртасында сап-сары нарат бүрәнәләрдән салынып, нур балкытып торучы, гает намазларын бергәләп укырлык 200 кеше сыешлы "Хамзә" мәчете ачылды. Мәрхүм әтисе хөрмәтенә аны авылыбызның милли җанлы егете, матур эшләре белән республикада да билгеле шәхес - "Сельхозснаб" ҖЧҖ ның директорлар советы рәисе Фәнис Гатин төзетте. Өлкәннәр хәтерендә бу өченче мәчет. Аның беренчесе 1902 елда салына. Ә совет чорында ул мәгърифәт учагы булып, мәктәп вазифасын башкара. Иман йортының икенчесе дистә ел дәвамында халыкны дин юлыннан әйди. Моннан соң ул үсеп килүче яшь буын һәм дини сабак алырга теләгән һәммә кеше өчен мәдрәсә булыр дип көтелә.

    Төне буе коеп яуган яңгыр төрле төбәкләрдән туган якка агылып кайткан халыкны бермәл пошаманга салып алды. Әмма изге эштә ярдәмчеләр күп була, дигәндәй, төшкә табан көн дә бөтенләй аязып, эленке-салынкы йөргән болытлар каядыр китеп югалды. Мәчет каршына яше-карты, хуҗасы-кунагы, бала-чагасы галәмәт күп булып җыелды. Ул арада Алексеевск районы хакимияте башлыгы белән Казан кунаклары да килеп җитте. Чулман аръягы казые Алмаз Шәрифуллин республиканың баш мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин президентыбыз Рөстәм Миңнеханов исеменнән авыл халкын олы бәйрәм белән котлады һәм Аллаһ йортының тормышларыбызга бәрәкәт-сәгадәт өстәп, иманнарыбызны ныгытуда, тәрбия кылуда хезмәт итүен теләде. Район хакиме Владимир Козонков төбәктә барлык милләт халкының дус, тату яшәвен, дини бәйрәмнәрнең матур үтүен билгеләп үтте һәм "Хамзә" мәчетенең дә яхшылык, изгелек башкарыла торган иман йорты булачагын ассызыклады. Кунаклар авыл өчен җан атып яшәүче шушындый ир-егетләр булуына, башкарылган эшләргә соклануларын һәм рәхмәтләрен белдерделәр. "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та авыл халкына изге теләкләрен юллады. Г.Кариев исемендәге театрдан Россиянең атказанган артисты, авылдашыбыз Нуриәхмәт Сафин ягымлы тавышы белән сүзне әле бер, әле икенче кунакка тапшыра торды. "Районда ачылган Аллаһ йортларының бу 13нчесе. Иншаллаһ, бирегә дә изге мөэмин-мөселманнырыбызның юлы өзелмәс.Шушындый ихлас күңелле балалар үстергән гаиләгә аллаһының рәхмәте яусын. Алдагы көннәрендә дә уңышлар насыйп булсын", диде район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт. Хезмәте белән хөрмәт казанып, һәр эштә - зиратны коймалап алумы, мәктәпкә һәм башка эшләрдә ярдәм итүме, һәммәсенә үз көчен салып барган Фәнис Хамзә улына авылдашлар исеменнән олы рәхмәтләрен җирле үзидарә Советы рәисе Фәнис Хәммәдиев җиткерде. Бу көнне өч ир, бер кыз бала үстереп аякка бастырган Мәдинә апа төпчек улының изге эшләре өчен шактый рәхмәт сүзләре ишетте, ул үзе дә авылдашларына саулык-сәламәтлек, хәерле гомерләр теләде.
    Тасма киселеп, тәкъбир әйтеп, картлар өйлә намазына яңа мәчеткә үттеләр. Күңелдә исә Аксубай имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт сүзләре яңарды: балалар шушы мәчетләрдә дини-әхлакый тәрбия алып үссен иде. Шундый тәрбия алган яшьләр арасыннан, иншаллаһ, туган авылын матур итеп яшәтер өчен юл төзүчесе дә, күпер салучысы да, аллаһ йортларын торгызучысы да табылыр, аның мисалы күз алдында.


    * * *
    Әлеге көн Сабантуйдан соң бер көйгә генә яшәп килгән авыл тормышын шактый дулкынландырып алды. Мәчет янында башланган очрашу-күрешүләр янәшәдәге бакчага күчеп, авыл бәйрәме башланып китте. "Туган авылым - Шонталым" дигән кичәнең дә химаячесе - Фәнис Гатин иде. Кемдер шунда ук зур казанда пешкән пылау белән сыйланды, кемдер дистә еллар күрешмәгән күршесе, классташы белән сөйләшеп туялмады.
    - Авылдашларыма бәйрәм бүләк итә алу - үзе шатлык. Кайда гына яшәсәк тә, безнең барыбызны да кендек каны тамган газиз туган җир бәйли. Туган авылга кайтып бер әйләнеп китү дә һәммәбезгә күпме энергия өсти, яшәргә, эшләргә күпме көч бирә,- ди Фәнис үзе дә. Ныклы нәсел баласы шул. Әтиләре Хамзә абый да бик күркәм, эшкә батыр, киң холыклы кеше иде. Гомеренең соңында күзләре күрмәс булган Зәйтүнә әбекәй дә оныклары күңеленә миһербанлык орлыкларын шактый салып калдырган, урыннары оҗмахта булсын.
    Бәйрәмдә безнең мәктәптә укытып, хәзер башка җирләрдә эшләүче, яшәүче хөрмәтле укытучыларыбыз - Ринат абый Вальщиков, Бәдертдин абый Шәйхетдинов, Сәлим абый Фәссахов, Әнәс абый Кутуев һ.б. белән очрашу күңелдә белем эстәп йөргән елларны яңартты. Без - 1978 елда мәктәпне тәмамлаучылар өчен беренче укытучыбыз Флера апа Шәмсетдинованы әлеге тантаналарда күрү нур өстенә нур булды. Әле дә хәтерлим, авыл урамнары буйлап ике япь-яшь укытучы 1нче сыйныфка баручы балаларны дәфтәрләренә теркәп йөрде. 42 бала! Һәм шушы көннән башлап алар безнең язмыш белән яшәде дисәк тә, ялгыш булмас. "Б" сыйныфындагыларны Хәтирә апа Зәйнуллина укытты. Нинди укытучылар иде! Бактың исә, алар ул елны үзләре дә педучилище тәмамлап, беренче булып безне кабул итеп алганнар икән. "Бергәләп өйрәндек, бергәләп үстек",-диләр елмаеп кадерле мөгаллимәләребез.
    Бу көнне истәлекләр һәркем күңелендә яңара торды, ә бәйрәм гөрләде. Ачык һавадагы сәхнәдән бер-бер артлы чыгышлар яңгырады. Авыл тарихы белән мәктәп директоры урынбасары Фидания ханым Гафиятуллина таныштырды. Әлегә мәктәпнең бер почмагында урнашкан музейда ике-өч гасырлык тарихы булган экспонатлар янәшәсендә 1927 елда нәшер ителгән "Яшьләр" газетасының саклануын да искәртте. Озак еллар авыл мулласы булып торган Хөҗҗәт бабай нигезендә табылган басма авыл халкының электән зыялы, гыйлемгә, уку-язуга омтылышлы булуын күрсәтә.
    Яңгыраган көй-моңнар авыл өстенә таралды. Бәйрәм кичәсендә шонталыларга һәм бик күпләп кайткан кунакларга Гөлия Хәммәтгалиева, Гөлнәзирә Садрыева, Нәргиз, мәдәният йортының кызлар ансамбле һәм тирә-күрше авыллардан килгән үзешчәннәр белән бергә Резидә Шәрәфиева, Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров матур-дәртле җырларын бүләк итте.
    Туган җирдән көч алып, әлеге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп, якты уйлар белән таралды халык. Киләсе елга да, һичшиксез, шушындый бәйрәм оештырырдай, авылның үткәне, бүгенгесе, киләчәге өчен борчылып яшәүче якташларыбыз табылмый калмас.

    Надия ШӘЙХЕТДИНОВА.
    Казан - Алексеевск.
    "Таң йолдызы" газетасы
    (Чаллы) журналисты Халисә ГАТАУЛЛИНА рәсемнәре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: