Заря
  • Рус Тат
  • ВЛАДИМИР ПАРАНЕВНЫҢ ИКЕ СУГЫШЫ

    Андый кешеләр турында ,"гади авыл егете", диләр һәм әле тагын "Кайда туса, шунда кирәк" дип тә өстәп, туганнан бирле үз авылында яшәүче, ниндидер үзенә генә хас булмаган ва-зыйфа башкаручы, Ватан алдында әллә ни зур казанышлары булмаган герой язмышының гадәтилегенә күрсәтәләр. Ләкин хикәятебездә сөйләнәчәк хезмәттәшебезнең тормышы чәй-нәлгән гыйбарәләрдән ерак тора. Якынча...

    Андый кешеләр турында ,"гади авыл егете", диләр һәм әле тагын "Кайда туса, шунда кирәк" дип тә өстәп, туганнан бирле үз авылында яшәүче, ниндидер үзенә генә хас булмаган ва-зыйфа башкаручы, Ватан алдында әллә ни зур казанышлары булмаган герой язмышының гадәтилегенә күрсәтәләр. Ләкин хикәятебездә сөйләнәчәк хезмәттәшебезнең тормышы чәй-нәлгән гыйбарәләрдән ерак тора. Якынча ул менә болайрак.

    Таныш булыгыз: Владимир Паранев. Ул, чыннан да, Биләрдә туган, үскән һәм эшли. Владимир биредә үк урта мәктәпне тәмамлап, хәрби комиссариат юлламасы белән Чистай шәһәренә шоферлыкка укырга китә. Аннары бераз белгечлеге буенча колхозда эшләп, армиягә алына. Һәм ул сугышның иң кызу барган җиренә эләгә- аның часте Әфганстандагы Герат провинциясенең Шинданд шәһәрендә урнаша.
    Пехота полкының автомобиль ротасы (Владимир нәкъ менә шунда хезмәт итә) сугыш булмаган вакытта да киеренке тормыш белән яши. Башкача булуы да мөмкин түгел. Полкны тәэмин итү, хезмәт итүчеләр составын ташу һәм машина йөртүчеләр башкара торган башка махсус бурычлар алардан грамоталы булуны таләп итә. Хәрби хәрәкәтләр вакытында техникага да, кешеләргә дә йөкләнгән эш шактый арта.
    Сугыш дәһшәтләрен узган күпчелек ветераннар кебек үк, Владимир ул куркыныч көннәр турында истәлекләре хакында җәелеп сөйләшергә яратмый.
    -Нәрсә инде! Төрле хәлләр булды-әфганчыбызның җавабы менә шул. Шулай да, бик үтенеп сорагач, бер-ике вакыйга турында сөйләп бирде.
    -Мин анда, инде әйтеп үтелгәнчә, машина йөртүче булып хезмәт иттем. "Урал" бензовозында эшләдем. Минем бурыч полкны ягулык-бензин, солярка белән тәэмин итү иде. Берничә машина хәрби сак астында колонналап бара идек. Ягулык запасын тулыландырган чагыбыз да, операциягә йөргән чагыбыз да булды. Үзегез аңлыйсыздыр, разведчикларга да, пехотаның сугышчан роталарына да уңышлы эшләү өчен бензин баклары белән тулы техника кирәк. Менә без шулай алар янында, алгы сызыкта булдык. Бервакыт машинам ватылды, һәм миңа аның янында үземә генә калырга туры килде. Күз алдына гына китерегез әле: тирә-якта ком, кечкенә-кечкенә таулар... юеш ком белән капланган (маскировкалау максатында) сүнгән бензовоз, җил сызгыруы һәм көнчыгышка хас булганча офык артына тиз кереп кача торган кояш... Инде караңгы төште, якынлашып килүче тузан өере бертөрле пейзажны бозды. Машина! Мин аны бөтен кагыйдәләр буенча каршыладым-каскамны кидем, бөтен сугыш кирәк-яракларын-магазиннарны, гранаталарны үз яныма таратып салдым һәм атарга җыендым....Менә тузан өермәсен ярып, минем "Урал"ыма охшаган, шулай ук ком белән капланган "Урал" күренде. Безнекеләрме, әллә дошманнармы? Атаргамы, көтәргәме? Машина якынайганнан-якыная бара... Корал ыргагында бармак калтырый... Әсирлеккә алырлармы? Үтерерләрме? Әллә мин иртәрәк атарга өлгерерменме? Я!.. Ут!.. Һәм соңгы мизгелдә мин үзебезнекеләр икәнен аңлап алдым. Атмыйча түзәргә сабырлыгым җитү нинди бәхет булды!
    -Сөйләшүдән аңлашылганча, үзе дә төп колоннадан калган сугышчыга кичерешләрем турында сөйләгәндә аның елмаюын күрү, көлүен ишетү миңа бик рәхәт булды. Мин нәрсә булырга мөмкин булуын һәм тулаем бөтен сугышның куркынычын бары тик шул чакта гына аңладым.
    Шулай килеп чыга ки, тормышында коточкыч куркынычлар шуның белән беткәндер, дип өметләнгән Владимирга әле тагын шундый хәтәр минутларны күпме кичерергә туры килә. Атулар да, җавап уты да булды, хәтта кайчакларда кемгә-дөм караңгылыккамы, тузангамы, кечкенә тауларгамы, мәхшәр тәмугъкамы атканыңны да белмисең, үзең дә шул тәмугъка әйләнәсең... Ул шартлауның автомобиль тәгәрмәчен, шуның белән беррәттән машина йөртүче солдатның аягын өзеп алганын да, сугыш дәһшәтләрен узган күп кенә ветераннар сөйләргә яратмаган башка хәлләрне дә күрә һәм кичерә.
    Владимир сугыштан үз бурычын үтәп, исән-сау әйләнеп кайта. Ләкин язмыш аны тагын бер кат сынап карарга була. 2000 елда туган авылы Биләрдә милициядә эшләп, героебыз яңадан кайнар урынга-Чечняга эләгә. Ул яңадан "Урал" машинасына утыра һәм өч ай Ижевскиның махсус эш йөкләнгән отряды егетләрен заданиеләргә йөртә.
    Ир-егетләр сугышта тупасланалар, ә йөрәкләре бераз хиссезләнә, дигән фикер яшәп килә. Ә менә ике сугышта катнашкан Владимир Паранев турында моны әйтеп булмый. Аның турында, кемнән генә сорама, барысы да мактау сүзләре генә әйтәләр. "Җаваплы, мәрхәмәтле, ярдәмчел"-аны хәзерге һәм элеккеге хезмәттәшләре менә шундый эпитетлар белән генә тасвирлыйлар.
    Ләкин иң мөһиме, аның яхшы холыклы булуын заманына күрә гаиләсенең зур булуы раслыйдыр, мөгаен. Алар хатыны Нина белән 9 бала тәрбияләп үстерәләр. Төгәллек кертик: үзләренең өч балалары, ә алтысы-тәрбиягә алынган.
    Зур гаилә дус, күңелле яши. Хуҗалыкта барысы бергә эшлиләр, бергәләп ял да итәләр. Тик менә гаилә башлыгының буш вакыты азрак - юл төзүче хезмәте бик күп вакытны ала. Ләкин инде мөмкинлеге булганда ул аны гаилә файдасына үткәрергә ашыга. Узган ел менә җәй көне олы улына өй төзүдә булышкан. Кирәк булса, балалары белән бакчага чыга, шашлыкка, балык тотарга, урманга йөри. Менә шулай тормышта гаилә башлыгының иң беренче, "Өйдә барысы да тәртиптә булуын яратам", дигән кагыйдәсен тайпылышсыз үтәргә тырышып яшиләр.
    Сергей ТАРСУКОВ

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: