Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Башлангыч мәктәпне тәмамлаучы моделе

"Башлангыч мәктәпне тәмамлаучы моделе- 2013" район конкурсында мин бистәнең өченче мәктәбе вәкиле буларак катнаштым.. Бу көнне без өч турда белемнәребезне сынадык: үз "визит карточкабызны"тәкъдим иттек, шулай ук интеллектуаль бәйгедә, үзешчәннәр һәм "оста куллар" конкурсларында катнаштык. Фәннәрнең төрле өлкәләреннән сорауларга үзебез җаваплар биргән икенче этап иң мөһиме булды, минемчә. Нәкъ менә...

"Башлангыч мәктәпне тәмамлаучы моделе- 2013" район конкурсында мин бистәнең өченче мәктәбе вәкиле буларак катнаштым..

Бу көнне без өч турда белемнәребезне сынадык: үз "визит карточкабызны"тәкъдим иттек, шулай ук интеллектуаль бәйгедә, үзешчәннәр һәм "оста куллар" конкурсларында катнаштык. Фәннәрнең төрле өлкәләреннән сорауларга үзебез җаваплар биргән икенче этап иң мөһиме булды, минемчә. Нәкъ менә шунда башлангыч сыйныфларда гына түгел, хәтта балалар бакчасында алган белемнәребезнең дә кирәге чыкты инде!
Аннан соң "визитка"ны кем артыннан кем тәкъдим итәчәк - моны шобага салдылар, миңа икенче сан эләкте. Безнең һәрберебез үзенчә дулкынланды: ләкин нигездә барыбыз да уңышлы чыгыш ясадык. Башкача була да алмый. Минем өчен, мәсәлән, залда әбием, 40 ел эш стажы булган беренче укытучым Парамузова Нина Васильевна, һәм миңа конкурска әзерләнергә булышкан әнием борчылып утырдылар.
Үзешчәннәр конкурсында мин фортепианода Бахның үзем яраткан "Минуэт" әсәрен уйнадым, калган катнашучылар җырладылар да, биеделәр дә. Мин үзебезнең Сән-гать мәктәбен дә лаеклы тәкъдим иттем, дип саныйм.
Чираттагы - "Оста куллар" этабында безгә яз темасына аппликация ясарга кушылган иде. Барлык балалар да, урамда әле кыш хакимлек итсә дә, үз эшләренә чын яз кәефе бирә алып, бу биремгә иҗади якын килгәннәр.
Жюри эшебезгә гадел бәя бирде, берәүне дә үпкәләтмәде, дип ышанам. Мин өченче призлы урынны алып, үз мәктәбен намусын лаеклы яклый алуыма бик шат.
Бу конкурс миңа бик тә ошады, башкаларның да төрле чараларда активрак катнашуларын телим!
Герман Увакин,
"Яшь журналист" иҗат берләшмәсе тәрбияләнүчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев