Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Бәхетле тормыш

- Табигать уянган чакта, 1957 елның 4 мартында Кызыл Яр авылында Кадыйр һәм Камилә Бакировлар гаиләсендә безнең апабыз - Мәдинә исемле кызчык дөньяга килә. Иҗадилыгы, уңганлыгы, һәр нәрсәне җиренә җиткереп башкаруы - әниебездән, зур ихтыяр көче, хезмәт яратуы әтиебездән килә, дип башлап җибәргән үзенең хатын Актаныш районының Пучы авылыннан сеңлесе...

- Бала чагы, мәктәп еллары Кыр Шунталысы һәм Левашево авылларында уза. 1974 елны мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, мәктәптә укытучы булып эшли башлый. Урта Тигәнәле мәктәбендә укытканда Әнәс җизни белән 1983 елда гөрләтеп туй ясыйлар, кавышып, матур гаилә корып җибәреп, менә 34 ел бергә иңне-иңгә куеп яшиләр. Нәсел агачының дәвамы булган акыллы, эшчән, мәрхәмәтле кызлары Айгөл белән Алсуыбыз әти- әниләренең ышанычларын аклап, бүгенге көндә үз гаиләләре белән матур гына яшиләр. Кызларына апа белән җизни югары белем бирә. Икесе дә бик яхшы билгеләргә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлыйлар. Күп еллар апабыз, олы җанлы педагог буларак, балаларны әдәпле, игелекле, эш сөючән, ярдәмчел итеп тәрбияләүгә һәм укытуга күп көч куя. Хәзер лаеклы ялда булса да, үзе бер дә тик ятмый. Кече дүрт туганына апа булып, бик иртә кул арасына кереп, өйдәге бетмәс-төкәнмәс хезмәтне башкарып үскәнгәдер, апабыз бар эштә дә оста, кешелекле, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы, җитез, туганчыл. Ниләр белән генә шөгыльләнми ул: бәйләүме, бакчада мул уңыш бирүче яшелчәләр, өйдә күз явын алырлык гөлләр үстерүме. Киң күңелле, юмарт, кунакчыллыгы белән барлык туганнарны туплап, берләштереп яши белә. Без, туганнар, кайчан гына кайтып керсәк тә, апа белән җизни мул өстәлләре, якты йөзләре белән каршы алалар, озатып калалар.


4 мартта Урта Тигәнәле авылында яшәүче апабызның зур юбилее. Кадерле апабыз! Сине олы бәйрәмең - 60 яшьлек юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, Әнәс җизни белән тигезлектә, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез.


Озак яшә, бер дә авырма син,
Изгелегең кайтсын үзеңә.
Сөенешеп җыелырга язсын
Сезнең йортыгызның түренә.
Без туганнар, безне җаннар түгел,
Каннар тартып бәйли үзенә.
Туганлыкны саклап, хакын хаклап,
Атлыйк бергә гомер үренә.
Тормыш юлың һәрчак балкып торсын,
Нурлы булсын синең күңелең.
Сәламәт бул, ак бәхетләр белән
Гел шатлыкта үтсен һәр көнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев