Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Хуш, ямьле җәй, исәнме, мәктәп!

Күбәләкле җәй! Ничек озак көтәсең аны! Әллә кайларга барырга, укытучыларның кушкан зур исемлектәге китапларны укып чыгарга, тагын бик күп эшләр эшләргә планлаштырасың. Ә ул, Такташның яшьлеккә карата сүзләрендәгечә, "кичен чәчәк аткан була, ә таңында инде коела". Кайчан гына әле соңгы кыңгырау шатлыклы авазы белән җәйге каникуллар җитүен хәбәр иткән иде,...


Алмаз, 7нче сыйныф укучысы:
- Әле хәзер мәктәпкә җәйге бакча эшенә (отработкага) йөрим. Мин үзем спорт (хоккей) белән шөгыльләнәм, һәр көнне дусларым белән стадионга футбол уйнарга йөрибез. Быел җәй берничә сыйныфташым белән бергә 2 атнага санаторийга барып кайттым. Былтыр тренерым белән барган идем, күп вакыт тренировкалар белән үтте, ә быел рәхәтләнеп ял иттек. Үткән атнаны әти-әнием белән бергә юл төзүчеләр сабан туена бардык. Бик ошады, президентны күрдем. Болгарга да барып кайттым: музейларны, мәчетләрне карадык. Мәктәпкә бөтен нәрсәм дә әзер, яңа костюм да алдык. Мәктәпкә барып китаплар да алып кайттым инде, бүген тышлап та куям аларны. Мин 1нче сентябрьне бик көтәм, чөнки ул көнне минем туган көнем дә әле.

Диләрә, 5нче сыйныф укучысы:
- Каникуллар яхшы узды. Әтием белән бергә Абхазиягә ял итәргә барып кайттым. Зур-зур таулар, ботаника бакчасын, төрле матур агачлар, куаклар, пальмалар күрдем. Чиста, тозлы, зәңгәр диңгездә коендым. Аннан кайткач, бер атна сеңелем белән бергә, авылга кунакка кайттым. Яңа дуслар таптым, алар белән бергә уйнадык, бакчада эшләргә булыштык. Бик күңелле булды. Мәктәпне әз генә, күбрәк дусларымны сагындым. Форма да алдык инде.

Ильвина, 8нче сыйныф укучысы:
- Каникулда санаторийга бардым, анда бик кызык иде, бик күп дуслар таптым, кинотеатрга йөрдек, тәмле ашадык, конкурсларда катнаштык, кыскасы, бик кызык булды, тагын барырга уйлыйм, Алла теләсә. Атнага бер тапкыр дус кызларым белән мәчеткә укырга йөрибез. Хуҗалар тавына барып, Коръән уку буенча конкурста катнаштык, диплом һәм бүләкләр бирделәр. Мин Рәмис абыйга бик рәхмәтле. Конкурсларда катнашу минем өчен зур бәхет. Укырга бик яратам. Әдәби китаплар, интернет аша кызыклы материаллар укыйм. Әнигә, зур әниемә бакча эшләрендә булышам. Үзем 1нче сентябрьгә чәчәкләр үстерәм, көн дә сулар сибәм. Мәктәпкә кирәкле әйберләр алдык инде. Бик барасым килә, сыйныфташларымны сагындым. Быел безнең сыйныфка яңа укучы килә.

Әдилә, 1нче сыйныф укучысы:
- Мәктәпкә барасым киләме юкмы - белмим. Әни миңа папка, җилем, төсле картон, альбом, дәфтәрләр сатып алды. Апам да мин барачак мәктәптә укый, аның белән бергә булгач курыкмыйм.
Җәй көне әнием, апам белән бергә санарга, укырга өйрәндем. Кушарга, алырга бик яратам.
Алмашка ике матур форма алдылар миңа.

Гөлзада Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев