Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Иҗат бәйгесендә җиңүче

Урта Тигәнәле урта мәктәбе укучысы Мөхәммәтҗанова Айгөл Пензада үткән "Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмый!" дип исемләнгән VI Бөтенроссия интернет-викторинасында катнашкан иде.

Илебез тарихына, кешелек күңеленә тирән эз булып уелган Бөек Ватан сугышы темасы мәңгелек темаларның берсе булып кала. Айгөлнең "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!" рубрикасы белән жюри хозурына тәкъдим иткән эше тарих фәне буенча "иң яхшы эш" дип бәяләнде. Ул әлеге бәйгедә мактаулы III урынны яулады һәм конкурсның дипломына лаек булды. Ватанпәрвәрлек, туган якка, аның кешеләренә мәхәббәт, аеруча да сугыш утында чыныккан буынга хөрмәт һәм ихтирам хисләре белән сугарылган иҗади эше әлеге мәктәптә тарих фәненең никадәр тирәнтен һәм нәтиҗәле өйрәнелүенең бер дәлиле булып тора.

Әлеге викторинага җиңүче-призер әзерләгән Алексеевск районы, Урта Тигәнәле урта мәктәбе педагогы Шәйхетдинов Бәдертдин Гыйльметдин улы шулай ук "МОНО" - талантлы балалар һәм яшьләргә булышлык оешмасының дипломы белән бүләкләнде. Якташларыбызга алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев