Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Алексеевск районында Алтын туй

Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Кр. Баран авылында яшәүче Лидия һәм Валентин КУПЦОВЛАР гаиләсе - матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннәргә дә инде 50 ел гомер үтеп киткән....

Әтиебез белән әниебез икесе дә тумышлары белән Кр.Баран авылыннан. Әниебез Лидия Георгиевна искиткеч киң күңелле, тырыш, хезмәт сөючән, һәркем тарафыннан хөрмәткә лаек кеше. Ул Бөгелмә шәһәреннән сатучы һөнәрен алып кайткач, булачак ире Купцов Валентин Ефимович белән кавыша. Әниебез гомер буе кибеттә, аннан соң хисапчы булып - бухгалтериядә, әтиебез Зур Полянка авылына йөреп, Бутлеров исемендәге совхозда механик булып эшләде. Күп вакытын юлда үткәрә иде ул. Ерак рейсларга чыгып, икешәр-өчәр көн кайтып кермәгән чаклары да күп булды аның. Өйдәге хуҗалык, балалар әни өстендә иде. "Нинди авыр вакытлар булды..." дип искә ала әниебез. Аларның бергә уздырган илле ел гомерләрендә барысы да: шатлыгы да, кайгысы да, авырлыклары да, бәйрәмнәре дә булган... Болар барысы да узган, онытылган, ә менә бер-берләренә хөрмәтләре калган. Шулай итеп, тормышлары әкрен генә үз юлы белән тәгәрәгән... Бергә тату гомер итеп, өч кыз үстерделәр алар. Өчесен дә укытып, олы тормыш юлына аяк бастырдылар. Хәзерге көндә алар үз гаиләләре белән матур гына гомер итәләр, балалар үстерәләр. Бүгенге көндә аларның җиде оныклары бар. Алар да әби-бабалары исән булганга бик сөенәләр, кунакка еш кайталар.

- Бүгенге көндә әти-әниебез бер-берсенә терәк булып, тигез гомер кичерәләр. Авылдашларга да үрнәк гаилә булып торалар.

- Эш, гаилә, балалар үстерү, оныклар сөю шатлык-куанычлары белән гомернең узганын да сизми калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да ныграк кирәк булуыңны аңлыйсың, - ди алар.

Илле ел ул илле көн түгел. Аның һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча матур итеп яшиләр алар. Бер-берсенә булган җылы хисләрен олыгайган көннәренә кадәр югалтмаган, иңне-иңгә куеп ярты гасыр тату гомер кичергән Лидия һәм Валентин Купцовларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар игелеген күреп, озак еллар бергә булсыннар иде алар.

Без әти-әниебезне илле еллык уртак гомер бәйрәмнәре белән чын күңелебездән котлыйбыз. Тагын шулай балаларыгызның һәм оныкларыгызның игелеген күреп, тыныч тормышта, тигезлек һәм нык сәламәтлек белән, безне сөендереп, озак еллар бергә яшәгез!

Алтын туегыз бик мөбарәк икән,

Табыннарыгыз түгәрәк икән.

Гомер юлларын кичкәндә

Сүрелмәслек хис кирәк икән,

Аны саклар көч кирәк икән.

Табынга уртак шатлыклар куелган,

Бөтен туганнар бергә җыелган.

Соңарган кунак шикелле,

Сезнең яшьлек шушы табынга

Килеп керер кебек тоела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев