Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Күктән йолдыз тотар чаклар

Яшь, чибәр, уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, юк-бардан кызык ясый белә торган, иртән беренче дәресләргә йоклап калгалаган, «автомат» сүзен яратучы, «әни ашлары»н сагынучы, декабрь һәм июнь айларын «зарыгып» көтүче һәм башка бик күп сыйфатларга ия булган кем дисезме? Әйе, әлбәттә, студент! Һәр кешенең студент еллары төрледер....

Яшь, чибәр, уңган-булган, бер урында тик тора белмәгән, юмор хисенә бай, юк-бардан кызык ясый белә торган, иртән беренче дәресләргә йоклап калгалаган, «автомат» сүзен яратучы, «әни ашлары»н сагынучы, декабрь һәм июнь айларын «зарыгып» көтүче һәм башка бик күп сыйфатларга ия булган кем дисезме? Әйе, әлбәттә, студент! Һәр кешенең студент еллары төрледер. Ә менә минеке үзенә бер төрле кызыклы башланып китте. Беренче тапкыр имтихан бирергә килгәндә бер-беребезне белми дә идек. Белем көне җиткәч, барыбыз да танышып, дуслашып беттек, бар кеше турында да барысы да беленде: кем нинди, нәрсәләр белән кызыксына. Шау-гөр килеп студент тормышы башланып китте. Ә безнең укучы студентларыбыз арасында яңа тормыш ничек башланып киткән, алар нинди һөнәрләрне сайладылар икән?

Альберт Фәйзуллин, II курс студенты:

Студент тормышы, миңа калса ул - иң күңелле чактыр. Шәхсән үзем читтән торып укысам да, студент тормышы бик ошый. Кызыклы, яңа күп дуслар таптым. Мин компьютерлар буенча сис-тема администраторы белгечлеген сайладым. Чөнки кечкенәдән үк компьютерны яраттым, аның эшләү серләрен беләсем килә иде. Укудан тыш вакытларымда эшлим, өйдә хуҗалык эшләрендә булышам. Укуымны да онытмыйм, гел шөгыльләнеп торам, инглиз телен дә өйрәнәм әле.

Ландыш Зарипова, I курс студенты:

Мин Казан Федераль Университетынын филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлегендә укыйм. Һөнәрем мәдәниятара багланышлар һәм тәрҗемә итү, чит телләрне тирәнтен өйрәнү. Мин чит телләр белән кызыксынам, шулай ук татар телен үстерәсем, чит телләр генә түгел, ана телен тирәнтен беләсем, өйрәнәсем килә. Студент тормышы бик ошый, инде укуның беренче атнасында ук шаулы шул тормышка кереп киттем. Сентябрьнең бер атнасын Марий-Элда, 1нче курс студентлары профиль сменасы «Яльчик» лагерында ял итеп, вакытымны бик кызыклы һәм файдалы итеп үткәрдем. Укудан кала мин әле институтымдагы «Яшьлек» бию төркеменә дә йөрим. Студент булгач, хәзер күп эзләнергә һәм күп укырга туры килә.

Ләйсән Хәйбуллина, I курс студенты:

Мин Казан кооперация институтының "Менджмент" факультетында белем алам. Бу һөнәрне мин үзем теләп сайладым, чөнки кешеләр белән аралашырга бик яратам. Һөнәрем дә шуның белән бәйле. Укырга бик ошый. Студент тормышы ярыйсы, әлбәттә мин аны башкачарак күз алдына китергән идем. Укудан кала мин бадминтон белән шөгыльләнәм. БДИның файдасы булды, шул баллар белән институтка керә алдым. Без дус кызларым белән бергә тулай торакта торабыз, бергә бик күңелле генә яшәп ятабыз.

Айдар Тукмаков, I курс студенты:

Безнең студент еллары әле башланып кына китте. Алда ниләр көткәнен бер Ходай гына белә. Нинди һөнәр сайларга дип озак уйлаштык, инде гаиләбез белән бергә сөйләшеп, төзүчелеккә барырга булдым. Хәзер Архитектура-төзүчеләр университетында укыйм. Миңа монда бик ошый. Укуның беренче көнендә үк безнең факультетта акыллы һәм бай рухлы, алдынгы карашлы укытучылар эшләвен тойдым. Кызыклы, ыгы-зыгылы тормыш белән яшибез. Төрле спорт төрләре буенча секцияләр эшли, буш вакытларымда бик теләп йөрим. Әле күптән түгел Активистлар слетында, ямьле Мишә елгасы ярына урнашкан лагерьда, өч көн булып кайттым. Кыска гына булса да, бу көннәр хәтеремдә гаҗәеп, онытылмас тәэсирләр калдырдылар. Бер минут та буш вакытыбыз булмады. Өч көн интернетны оныттым, бу минем өчен зур уңышка ирешү булды. Кичен "Форд Боярд" уенында катнаштым, ул кичке 9да башланып, иртәнге 3тә генә төгәлләнде. Без әкият дөньясына килеп эләккәндәй булдым. Үзебезгә бирелгән катлаулы биремнәрне үтәдек. Бу хакта бик озак сөйләп булыр иде. 11нче сыйныфта укучыларга БДИны уңышлы тапшыруларын телим, аны "бишле"гә биргәндә, дөрестән дә, бюджетка эләгеп була, теләк кенә кирәк. Алга таба мине имтиханнар, уку көтә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев