Көчле талисман: Биләрдән чыккан яшь йөрәк солдатларны көчәндәрде
«Өзеп булмый торган элемтә: балалар талисманы һәм солдатларның чиксез рәхмәте».

Шәмә һәм Биләр авылында яшәүчеләр чик буенда хезмәт итүче якташларына ярдәм күрсәттеләр, ә Биләр укучысының күңелгә үтеп керерлек бүләге сугышчылар өчен иң кыйммәтле талисманга әверелде.
Авыр вакытларда халкыбызның көче фронт һәм тыл бердәмлегендә күренә. Районыбыз авылларында башлангыч алган һәм дәүләт чигендә җылы җавап тапкан, һәм бүгенге көндә чиксез рәхмәт сүзләре белән кире әйләнеп кайткан тарих моңа ачык дәлил булып тора.
Бөтен район исеменнән посылка
Алексеевск райо-нының Биләр, Шәмә, Чуаш Майнасы һәм Аксубай районының Яңа Чуаш Әдәмсуы авылларында яшәүчеләр Белгород өлкәсендә хәрби бурычларын үтәүче сугышчыларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыйдылар һәм илтеп бирделәр. Азык-төлек, гигиена әйберләре, җылы киемнәр — бу тартмалардагы һәр әйбер кайгырту һәм игътибар белән җыелган. Ләкин кирәкле әйберләр арасында аерым бер нәрсә — җиңел, ләкин бәяләп бетергесез йөк бар иде. Биләр мәктәбенең 5 сыйныф укучысы Анастасия Гайнуллина сугышчыларыбызга үзенчә ярдәм итәргә булды. Ул үз куллары белән берничә беләзек ясады һәм шигъри юллар белән язылган хатын юллады, үзенең бөтен балачак ышанычын һәм өметен конвертка салды.
Пөхтә итеп язылган бу шигъри юллар, төсле беләзекләр белән бергә, ерак һәм борчулы Белгород өлкәсенә юл тотты.
«Шундук кулларыбызга киеп куйдык. Бу безнең талисманнарыбыз»
Посылка адресатларга — 24нче укчы батальонның шәхси составына барып җитте. Командир, капитан Максим Уленгов барлык сугышчылар исеменнән газета редакциясе аша тирән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«24нче укчы баталь-онның шәхси составы исеменнән Алексеевск районының Биләр, Шәмә, Чуаш Майнасы һәм Аксубай районының Яңа Чуаш Әдәмсуы авыллары халкына олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Сезнең Белгородка җибәргән бәяләп бетергесез ярдәмегез бу гади гуманитар йөк кенә түгел. Безнең өчен, дәүләт чигендә хәрби бурычыбызны үтәүче кешеләр өчен, бу сугышчан рухыбызны күтәрә, безнең турыда хәтерләүләренә һәм туган якларыбызга әйләнеп кайтуыбызны зарыгып көтүләренә ышаныч өсти. Сезнең битараф булмавыгыз йөрәкләребезне җылыта һәм көч бирә.
Биләрдә яшәүче Настяга аерым, иң җылы рәхмәт сүзләрен җитке-рәсебез килә. Синең бөтен күңелеңне биреп язган хатың, үз кулларың белән ясаган беләзекләрең һәрберебезнең күңел түренә үтеп керде. Мондый ихлас ярдәм күрсәтү зур кыйммәткә ия. Игелекле йөрәгең һәм безгә ышануың өчен рәхмәт сиңа, Настя.
Бу ярдәмне оештырган, җыйган һәм алып килгән һәркемгә аерым рәхмәт. Сезнең хезмәтегез һәм ярдәмчеллегегез игътибарсыз калмаячак. Без сезнең кайгыртуыгызны тоябыз.
Бөтен якташларыбызга зур сәлам--нәребезне юллыйбыз һәм сезнең алда баш иябез. Хәрби бурычыбызны намус белән үтәргә вәгъдә итәбез.
Тирән ихтирам һәм рәхмәт белән, 24нче укчы батальон взводының шәхси составы».
Бу тарих шуның белән тәмамланырга мөмкин иде: ярдәм күрсәтелде, рәхмәт әйтелде. Әмма хәрбиләр аларның җавабы гомуми түгел, ә шәхси, адреслы булырга тиеш дигән фикергә килделәр. Алар Биләргә Анастасия Гайнуллинага шәхсән адресланган аерым рәхмәт хаты җибәрделәр.
Тантаналы линейка: рәхмәт хаты СВО зонасыннан килде
Биләр мәктәбендә уздырылган үзен-чәлекле, дулкынландыргыч линейка әлеге вакыйгага багышланган иде.
«Анастасия Валерьевна! — дип язганнар хәрби хезмәткәрләр. — Хатың һәм үз кулларың белән ясалган беләзекләрең өчен зур рәхмәт. Синең җылы, ихлас шигъри юлларың безнең күңел түрләребезгә үтеп керде. Белеп тор, без һичшиксез үз бурычыбызны үтәячәкбез. Ә синең беләзекләрең безгә ярдәм итәр һәм безне саклар. Сиңа яхшы билгеләргә укуыңны, тугры дусларың һәм баш өстендә һәрвакыт тыныч күк йөзе булуын телибез. Синең өлкән иптәшләрең».
Мәктәп укучылары холлда рәхмәт сүзләрен тулы тынлыкта тыңладылар. Укучылар өчен бу батырлык, кешелеклелек һәм үзара ярдәмләшүнең якты, җанлы дәресе булды.

«Мин аларга бары тик ярдәм итәргә теләдем».
Анастасия Гайнуллина белән әңгәмә
Линейкадан соң без бишенче сыйныф укучысы Настя белән аралаштык.
— Настя, хат язу һәм беләзек ясау идеясе ничек туды?
— Минем ярдәм итәсем килде, ләкин ничек һәм нинди ярдәм күрсәтергә белмәдем. Әтием чираттагы гуманитар йөк җыюлары турында сөйләгәч, мин: аларга, мөгаен, моңсу һәм куркыныч буладыр, дип уйладым. Һәм азык-төлектән тыш, аларга ниндидер күңел түреннән чыккан шигъри юллар, әйберләр кирәктер, безнең алар турында хәтерләгәнебезне белсеннәр. Мин фенечкалар үрергә яратам, һәм бу яхшы саклагыч беләзек булыр дип уйладым.
— Шигырь язганда син нәрсәләр турында уйладың?
— Алар анда еракта безне һәм илебезне саклыйлар. Алар бик көчле һәм кыю. Аларны өйләрендә көтәләр. Мин аларның шул нәрсәләрне тоюларын теләдем: әйтерсең лә без барыбыз да аларның янәшәсендә, алар өчен борчылабыз.
— Сиңа солдатлардан җавап хатын тапшыргач, син нәрсәләр хис иттең?
— Бу бик дулкынландыргыч булды! Алар миңа җавап бирерләр дип уйламаган да идем. Беләзекләремне кулларына кигәннәрен ишеткәч, хәтта, елап җибәрә яздым. Хәзер мин беләм: минем кечкенә ярдәмем чыннан да аларга барып җитте, һәм алар өчен ул кадерле. Бу иң зур бәхет.
— Хәрбиләргә нәрсә теләр идең?
— Иң мөһиме нык сәламәтлек, үзегезне саклагыз. Бирешмәгез, тизрәк исән һәм сау-сәламәт килеш туган якларыгызга әйләнеп кайтыгыз. Без сезне зарыгып көтәбез.
Бу вакыйга гади яңалык кына түгел. Бу чын дәрес. Баланың саф, чиста күңеле катлаулы шартларда чыныккан кырыс олыларның йөрәгенә үтеп керү дәресе. Оста бала бармаклары белән үрелгән берничә төсле җеп, өзелмәс элемтә, туган йорт һәм фронт арасындагы күперчек символына әверелүе.
Бу ярдәм акциясендә катнашкан бөтен кешегә дә зур рәхмәт. Анастасия Гайнуллинага игелекле йөрәге өчен аерым рәхмәт. Сугышчыларыбыз алдында баш иябез, аларның ныклыгы, рәхмәтләре һәм кешелекнең шундый гади һәм иң мөһим хисләрен кадерләгәннәре өчен.
Мәхәббәттә һәм бердәмлектә безнең көч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев