Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Коры Көрнәле авылыннан Рузалия апа бүген дә тормышка, җыр-моңга гашыйк

Үзенең алтын яфраклары белән, көз килеп җитте. Моңсу да, шатлыклы да көз. Елның нәкъ шундый вакытында Өлкәннәр көне билгеләп үтелә, чөнки картлык кеше гомеренең алтын чоры.

70 яшен узса да карт дияргә тел әйләнми торган, үзенең җитезлеген, тәвәккәллелеген югалтмаган, кайчан карасаң да, гел хәрәкәттә булган, күтәренке күңелле, мөлаем, актив, тынгысыз җан – Новрузова Рузалия апа Садыйк кызы белән райондашларны таныштырып китәсем килә. Курчак кебек матур, искиткеч сөйкемле, йөзендә һәрчак елмаю булган, милли рухлы Рузалия апа, Коры Көрнәле авылының йөзек кашы дисәм дә ялгыш булмас.

Күп балалы, эшчән, тырыш гаиләдә үскән авыл кызын язмыш кайларда гына йөртми,  төрле сынаулар аша да үтәргә туры килә. Аңа чит җирләрдә төшенкелеккә бирешмичә, югалып калмыйча яшәргә, күңелен юатырга, сагынуын басарга җыр ярдәм итә. Җыр аның гомерлек юлдашына әверелә.

Гомер уртасында ул туган нигезенә әйләнеп кайта. Бүген төп нигез гөрләп тора. Аллы-гөлле чәчәкләр әйләнә - тирәгә ямь бирә, бакча тулы җиләк-җимеш, яшелчә. Һәркем өчен капкасы ачык, һәр кешене якты йөз, тәмле үлән чәйләре, үзенчәлекле ризык белән каршы ала, капка төбенә кадәр чыгып, озатып кала ул. Туганнары да төп нигездән өзелеп тормый. Әти-әнисеннән калган гаилә ядкәрьләрен дә кадерләп саклый. Алар белән балаларны таныштыра. Рузалия апаның җыйган әйберләре музей ачарлык.

Рузалия апа бүген дә тормышка, җыр-моңга гашыйк. Мәдәният йорты, китапханә оештырган чараларда актив катнаша. Үзенең җырлары аша рухи байлыгыбызның бөеклеген халыкчан аһәңен, үзәкләргә үтә торган моңын киләчәк буыннарга җиткерә. Шигырьләрне дә үзәкләргә үткәрерлек итеп укый. Ул район, республика конкурсларында җиңүләр яулый. Күп чыгышларында әнисенең кул җылысы сакланган киемнәрне кия.

Күзләр тимәсен! Киләчәктә дә якташларны шатландырып, исән-имин булып, милли җырларыбызны халкыбызга җиткереп яшәргә насыйп булсын.

Гөрләп яшә, картаюны белмә,

Куанып яшә һәр көнгә.

Күңелең синең һәрчак шулай,

Ачык булсын һәркемгә.

Алсу Нәҗметдинова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

2

4

3

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев