Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Мөгаллимебезгә рәхмәт!

Бер төркем мәчеткә укырга йөрүче хатын-кызлар: Флёра, Рәмзия, Алия, Гөлфинур апалар редакциябезгә авыл имамы Әдип хәзрәт ШАКИРОВКА рәхмәт әйтеп хат юллаганнар. Аның эчтәлеген сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Без 2015 елның октябрендә Югары Татар Майнасы авылы мәчетендә атнага 1-2 тапкыр алып барыла торган дини дәресләргә йөри башлаган идек. Гыйлем алуыбызны гарәп хәрефләрен өйрәнүдән башлаган булсак, бүгенге көндә, Аллага шөкер, тәҗвид кагыйдәсе белән Коръәннән сүрәләр укыйбыз. Безнең остазыбыз һәр очракта да җылы, йомшак карашлы, сабырлык белән дәресләр бирә, мәчеткә килгәч, киң күңеле белән каршы ала, зур тырышлыгын куеп укыта.

Бу бик авыр да, саваплы да хезмәт. Коръәннән "Йәсин", "Мөлек" сүрәләрен укырга өйрәндек. Остазыбызбезне Коръән укырга гына түгел, ә "Әдәп-әхлак" дәресләрен, "Зур гөнаһлар" фәнен дә бу дөньядагы булган хәлләр белән бәйләп аңлатып бирә, төрле четерекле сорауларыбызны җавапсыз калдырмый, дога кылу тәртипләрен дә өйрәтә. Авылыбызның дини мәрәсимнәрне алып баручы Флёра апа дога кылганда күзләребездән яшьләр килә. Бу безнең өчен зур сөенеч, зур тырышлыкның җимеше дияр идек без. Әдип хәзрәткә яраткан газетабыз аша зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Тырышып үзенең бар белгәнен безгә өйрәткән остазыбызга Аллаһы Тәгалә сау-сәламәт озын гомерләр насыйп итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев