Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Сәхауова Зәмзәмия апа редакциябезгә хат юллаган

Урта Тигәнәле авылы мәктәбенең ветеран укытучысы Сәхауова Зәмзәмия апа редакциябезгә хат юллаган. Аның эчтәлеген газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез. Кадерле "Таң" газетасы хезмәткәрләре!

Мин күптән түгел Хисмиев Илдар Габделәхәт улының алтын юбилеен үткәрүен сезнең газета аша укып белдем. Һәм аның миңа 12 ел элек, ягъни 2005 елның 24 августында эшләгән эшен язып үтәсем килә. Бүгенге көнгә хәтле мин аңа рәхмәт укымый калмыйм. Чөнки ул куйган "мост" (ясалма тешләрне тоташтырган планка) тешләр белән искиткеч әйбәт булып чыкты.

Ул үз эшенең чын остасы. Һәр пациентына индивидуаль якын килеп, мөлаем каршы ала, йомшак итеп сөйләшеп, һәр эшен башкара.
Күп еллар буена районыбыз, авылларыбыз халкына хезмәтен күрсәтә. Ул мәктәбебез, авылыбыз, райныбыз горурлыгы дияр идем мин.
Аның категориясен тагын да югарырак күтәреп, дәрәҗәле исемнәр бирелсен иде.
Илдар Габделәхәт улына нык исәнлек, гаилә бәхете, балаларының бәхетенә сөенеп, эшендә тагын да зур уңышларга ирешүен телим.
Хөрмәтле әти-әнисенә дә шундый шәхес үстерүләренә зур рәхмәт әйтәсем килә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев