Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Әтәч елы котлы булсын!

Актив хәбәрчебез Наил әфәнде МАХАНОВ газета укучыларны Яңа ел белән котлап һәм зур ихтирам белән мәкалә язып җибәргән.

Хөрмәтле "Таң" газетасын яратып укучылар! Сезне һәм газета хезмәткәрләрен Яңа, 2017 ел - Әтәч елы белән тәбрик итәсем килә. Һәр барчагызга яңа шатлык, бәхет, ел буена җитәрлек күтәренке күңел, тынычлык, гаилә бәхете, елларыбызга, илләребезгә иминлек һәм, иң әһәмиятлесе, нык сәламәтлек алып килсен иде бер Ходаем.


Үтеп баручы Маймыл елын да, күптән күрмәгән кызу көннәрне, тынчу төннәрне исән-сау, бәла-казасыз уздырып җибәрәбез шикелле.


Киләсе Әтәч елында да исән-сау, киләчәк матур җәйләребезнең кояшлы, җылы, яңгырлы көннәребезнең рәхәтләрен күреп, илдән аерым кайгылар күрмичә яшәсәк иде, дигән өметтә каласым килә.


Әтәчебезне үзебезнең матур, горур йорт кошы буларак та, безне үзләренең тәмле күкәйләре белән сыйлаучы тавыкларыбызның башлыгы, җитәкчесе, кая барсалар да, аларны ерткыч кошлардан, эт-төлкеләрдән саклап, әйдәп йөрүчесе буларак та беләбез.
Иртә белән таң атканчы ук "КИК-РИ-КҮК" дип кычкырып, үзенең матур тавыкларын һәм без, хуҗаларны, уятып, "Яңа көн туды, йоклап ятмагыз, эшкә тотыныгыз!" - дип әйтүе дә аның тырышлыгын, уңганлыгын, булганлыгын һәм батырлыгын күрсәтеп тора.


Алла теләсә, Яңа елда әтәчебез өйләребезне, хәләл көчебез белән тапкан малларыбызны һәм Туган илебезне дошманнардан һәм үзебезне авыру-сырхаулардан саклап, тыныч тормышта яшәвебезне тәэмин итәр, дип ышанасы килә.


Хөрмәтле газета укучылар! Хәзер калган тәбрикләү-теләкләремне юмористик шигъри юлларга салып, сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәсем килә.


Дускайларым, юл бирегез,
Яңа ел килә атлап.
Урманнарны, хәтфә болыннарны
Ап-ак кар белән каплап.

Боланнарын җигеп чанасына
Кыш Бабай килеп җитәр.
Капчыгыннан алып балаларга
Бүләкләр биреп китәр.

Маймыл елы узып китәр,
Әтәч менәр "тәхет"кә.
"Кик-ри-күк", - дип кычкыруын
Юрыйк, дуслар, бәхеткә.

Маймылга да зурдан иде өмет,
Ашаттык күпме банан?!
Йоклаудан башы чыкмады,
Булмады файда аннан.

Маймыл җылы яратканга
Кызу тотты көннәрне.
Салкынча һава суларга
Көтеп алдык төннәрне.

Кырык градуска җиткерде
Маймыл кояшның нурын.
Кызудан сакланыр өчен
Таба алмадык урын.

Ноябрь башларында
Кыш бабай кунак булды.
Болай булганы юк иде -
Кар белән дөнья тулды.

Маймылыбыз усалланды,
Җылы яңгыр яудырды.
Бөтен дөньяны эретеп,
Җирне карсыз калдырды.

Кырларда кар да булмагач,
Уҗымнар туңмас микән?
Киләсе Әтәч елында
Игеннәр уңар микән?

Кайгы-хәсрәт күрмичә,
Дошманга сер бирмичә?
Яшик Әтәч елында.
Киләсе ел бит булачак
"Власть" аның кулында.

Әтәч елын зарыгып көтә
Миңле Гөлҗамал түтәй.
Һәр тавыгы бит салачак
Ике көнгә өч күкәй.

Әтәч: "Тавыкларым, эшләр харап,
Хуҗа начар ашата.
"Күкәй аз саласыз", - диеп,
Нервыларны какшата".

Дөрестән дә, ашатмагач,
Тавык салмый күкәйне.
Әтәч белми нишләтергә
Ул Гөлҗамал түтәйне.

Әтәчебез ун тавыгын
Җыеп алды киртәгә:
"Берегез дә күкәй салмый,
Забастовка иртәгә!"

Хөрмәтле райондашлар,
Кадерле авылдашлар!
Яңа еллар котлы булсын,
Бәйрәм өстәлләрегездә
Тәмле сыйлар тулып торсын!

Әтәч елы, алып кил син барыбызга
Сау-сәламәт яшик, дуслар, барыбыз да.
Еллар имин, һәрвакытта тыныч булсын,
Һәр гаиләдә шатлык-бәхет тулып торсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев