Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Әтием минем

Әй тормыш, тормыш, туктачы! Кая шулай ашыгасың?! Әле кайчан гына кечкенә кыз үз әтисен эштән, тәм-том белән көтеп алган чаклар истә. Менә бит бу көннәр узганга ничәмә еллар узып та киткән. Әтиебезгә инде 70 яшь тулды. Әйе, дөрес, бүген үземнең язмамны әтигә багышлыйсым килә.

Александров Никита Николаевич 1951 елның 9 мартында Алексеевск районының Кызыл Баран авылында 10 балалы гаиләдә икенче бала булып туа. Әтинең балачак еллары җиңелләрдән булмый, башка сабыйлар урамда уйнаган чакта, әти вакытын энеләрен-сеңелләрен тәрбияләүгә багышлый. Ул бик тәртипле, тырыш, тый-нак егет булып үсә. Яшьтән үк әти зур хыяллар белән яши, 8 сыйныфны тәмамлап Лаешка укырга керә. Озак та үтми әтине армия сафларына алалар, моннан да әти үз бурычын тугры үтәп кайта һәм әнием белән тормыш корып җибәрә. Тракторда да эшли, бригадир да була ул. Белемен арттырыр өчен Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Әтинең эшләргә атлыгып торуын, җаваплылыгын, бар эшне җиренә җиткереп эшләвен күрми калмыйлар һәм аны күрше авылга совхоз рәисе итеп куялар. Әти колхозны җанландыра, кул кушырып утырып булмый бит, әгәр сиңа ничәмә-ничә күз өмет баглап карап тора икән, селкенергә, эшләргә кирәк дип, әти 13 йорт төзү эшен башлый. “Әгәр дә Никита Николаевич булмаса авылыбыз да, эшебез дә, торыр җиребез дә булмас иде” дип сөйли бүгенге көндә авыл халкы. Әйе, эшеннән китсә дә, әтиемне яхшы сүзләр белән генә искә алалар, аның кебек кешеләр бик аз...

Бүгенге көндә әтием лаеклы ялда булуына карамастан ике абыема да булышып тора.

Чәчү һәм җир эшкәртү техникасын язгы кыр эшләренә әзерли. Тракторда, комбайнда иртә таңнан карангы төнгә кадәр басуда чәчү, урып-җыю эшләре белән мәш килә. Әтиебез һәрберебезгә булыша.

Әти! Сине 70 яшьлек юбилеең белән, шулай ук әни белән 50 ел бергә яшәвегез - алтын туегыз белән дә чын күңелдән котлыйбыз! Икегезгә дә иң мөһиме сәламәтлек, җан тынычлыгы, озын гомер, бер-берегезгә терәк булып, таяныч булып, әрнү-сагыш күрмичә, бәхеттә, шатлыкта яшәргә Ходаем насыйп итсен. Без 3 балагыз һәрберебез сезнең алда баш иябез. Сезнең биргән тәрбия, уку-белем белән без тормышта үз юлыбызны таптык. Рәхмәт сезгә барысы өчен дә! Кайда гына булсак та кайтып сыенырлык урын булган туган оям, йортым өчен рәхмәт! Без, сезне барыбыз да бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез!

Хатының, балаларың, кияү-киленнәрең, оныкларың исеменнән кызың ВАРЮША

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X