Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Тормыш сукмакларыннан кулга-кул тотынышып...

- Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылында яшәүче әтиебез Гатин Зәет белән әниебез Тәнзиләнең иңгә-иң куеп бергә гомер итүләренә 56 елдан артык вакыт үтеп бара, - дип башлап җибәргән үзенең хатын Биектау районы Мәмдәл авылында яшәүче кызлары Алия ханым.

Өлкән кешеләрнең язмышы ил язмышы белән тиңдәш диләр. 80 ел эчендә нинди генә вакыйгалар булмый: Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы төзекләндерү еллары - барысы да әти-әниебезнең күз алдында булган вакыйгалар. Бөек Ватан сугышы башланганда аларга нибары 4 яшь кенә була. Аларга сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә татырга туры килгән. Ачлыкны-ялангачлыкны күп күрә алар. Әти назын күрү дә насыйп булмаган аларга. Әти ул чакта күпләр кебек җидееллык, ә әни дүртеллык белем ала. Шуннан эшкә ярый башлаганнан колхозда төрле тармакта хезмәт куялар.
1960 нчы елның 27 нче ноябрендә алар гаилә корып тормыш сукмакларыннан кулга-кул тотынышып яши башлыйлар. Өч кыз тәрбияләп үстерәләр.
Шушы еллар дәвамында тормышның ачысын да, төчесен дә татыгансыз. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, бер-берегезгә терәк булып, кайгы-шатлыкларны уртаклашып, пар күгәрченнәрдәй матур яшәдегез һәм яшисез. Шушы матур тормыш өчен сез гомер буе тырыштыгыз, инде ходай рәхәтен дә бергә пар канатлы булып күрергә язсын.
Безнең өчен иң кадерле, газизләрдән-газиз булган әти һәм әни! Сезгә имин тормыш, бәхетле картлык, иң мөһиме - картлыктагы күңел тынычлыгы, тигезлек һәм корычтай нык саулык-сәламәтлек, тормышыбызга ямь өстәп, авырмый яшәвегезне, озын гомер итүегезне телибез. Безне, 3 кызны үстереп, тормыш юлына аяк бастырдыгыз. Инде без үсеп, үзебез әни булгач та, үз тормышыбызны коргач та, туган өебез һаман үзенә тарта. Чөнки анда сез бар. Без бу өйгә тормышның авыр мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арыныр өчен, ял итәр өчен, вакытлыча гына булса да балачагыбызга кире әйләнеп кайтыр өчен һәм сезнең ярату тулы карашыгызны күрер өчен җыелабыз. Матур итеп куанып каршы аласыз, борчылып озатасыз. Кеше арасында ким-хур итмичә, яратып-сөеп үстердегез. Нинди генә кыенлыклар килсә дә, безгә сиздермәдегез, гадел булырга өйрәттегез. Без моның өчен, әти-әни, сезгә бурычлы. Киләчәктә дә без балаларыгызның һәм шулай ук оныкларыгызның да игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәт сезгә, әти, әни. Шушы көннәрдә әтиебезгә 80 яшь тулды. Әти сине юбилеең белән тәбрик итәбез. Нык сәламәтлек, озын-тигез гомер, иминлек, җан тынычлыгы, күңелне күтәрә торган мизгелләрнең күбрәк булуын телибез.

Әти, әни, тагын озак еллар
Яшәгез сез тату, сәламәт.
Безне тәрбияләп үстердегез,
Чын күңелдән сезгә зур рәхмәт.
Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,
Йөрәктә сез кичен- иртәсен.
Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,
Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.
Тәрәзләрдә утлар балкып яна,
Әти каршы ала урамда,
Йөгергәләп әни табын кора,
Тәмле ашлар пешкән казанда.
Мәңге-мәңге шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни, туган йортыбыз.

Әлеге теләкләргә кызлары, кияүләре, оныклары һәм оныкчыклары да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев