Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Туфан абый Миңнуллин белән очрашу

Актив хәбәрчебез, безне үзенең кызыклы шигырьләре һәм язмалары белән сөендереп торучы Коры Көрнәле авылында туып-үсеп, Казан шәһәрендә яшәп ятучы Наил абый Маханов безгә үзенең күренекле драматург Туфан абый Миңнуллин белән кайда һәм ничек очрашуы турында язып җибәргән. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез.

- Мин 1973 елда Казан шәһәренең бер төзелеш оешмасында эшләгәндә тулай торакта Туфан абыйның Альберт исемле бертуган энесе белән бер бүлмәдә яшәп, бер цехта хезмәт куйдык. Көннәрдән бер көнне Альберт миңа дусларча мөрәҗәгать итеп: "Наил, Туфан абыйның бакчасындагы мунчасына кечкенә генә деталь ясаган идем, авыр булмаса, эштән соң шуны кертеп чыкмассыңмы икән, минем кич белән укырга барасым бар иде (ул төзелеш институтының кичке бүлегендә белем ала иде)", - диде. Туфан абыйның яшәгән урыны безнең тулай торактан ерак булмаганлыктан, мин Альбертның үтенечен аяк астына салып таптамадым. Үземнең дә Туфан абый белән күрешергә теләгем зур иде. Алар Мәскәү районының Химиклар сараеннан ерак түгел, яңа гына төзелгән тугыз катлы мәһабәт ике өйнең берсендә торалар иде. Мин Альберт биргән адрес белән килеп, кыңгырауга баскач, ишекне Туфан абый үзе ачып, мине көләч йөз белән каршы алды. Мин алып килгән әйберне зур рәхмәт әйтеп, миннән алып, бер бүлмәгә кертеп куйды. "Энем, әйдә, түрдән уз", - диеп, мине аш бүлмәсенә алып керде. "Туфан абый, мин бит тизгә генә кергән идем", - дип карасам да, аңа каршы килә алмадым. Үзенә дә, миңа да авылча чынаякка чәй ясап сыйлый-сыйлый, мине кунак итте. Өйдә үзе генә идеме, әллә хатыны Нәҗибә апа өйдә булып та безне борчымадымы, һәрхәлдә, мин өйләрендә башка кеше күрмәдем.


Туфан абыйның шундый данлыклы драматург, язучы, күренекле дәүләт эшлеклесе булуына да карамастан, аның киң күңеллелегенә, ачык йөзенә, үзен эре тотмавына, мине күптәннән белгән якын кешеседәй аталарча хөрмәт итеп сөйләшүенә сокланып, күңелемә илһам алып утырдым.
Ул миңа: "Наил энем, үзең тәртипле генә егеткә ошыйсың, сөйгәнең бармы соң?"- дигән сорау бирде. "Әйе, бар, Туфан абый", - дигәч, мине үзенең эш бүлмәсенә алып кереп, миңа ике чакыру билеты тоттырды һәм: "Мә, энем, билетта күрсәтелгән көндә Галиәскәр Камал исемендәге театрда минем "Диләфрүзкә дүрт кияү" исемле спектаклем булачак, шул тамашаны сөйгәнең белән бергә карап, ял итеп кайтыгыз", - дигәч, ул билетларны бик зур рәхмәт әйтеп кабул иттем. Шуннан соң Туфан абый сүзен тагын дәвам иттереп:


- Энем, авылда үскән егет булгач, Сандугач исемле кошны беләсеңдер, дип уйлыйм, - дип куйды.
- Әйе, Туфан абый, бик матур итеп сайрый ул кош.
- Ул, энем, матур сайравы белән генә түгел, ә мәхәббәт кошы булуы белән дә данлыклы. "Сандугачкебек сайрыйсың" дигән назлы сүзләрне әйтмәгән бер-берсенә гашыйк парлар бар микән, - диде Туфан абый һәм бу теманы ни өчен кузгатканын сөйли башлады.


- Минем күптәннән хыялланып йөргән теләгем - "Сандугач" исеме кергән шигырьләр китабы чыгару, - диде.
Дөрестән дә, минем аның югарыда язып үткән теләген "Татарстан яшьләре" газетасында да укыганым бар иде.
- Энем, әгәр дә шигырьләр язарга сәләтең булса, үзеңне сынап кара - берничә куплетлы шигырьләрне дә, дүртьюллыкларны да кабул итәчәкмен.


- Мин тырышып карармын, Туфан абый, - диеп, аңа минем белән чын күңелдән якын кешесе белән сөйләшкәндәй күңелгә кереп калырдай әңгәмә корганы өчен зур рәхмәтләр әйтеп, канатланып кайтып киттем.


- Әлбәттә, ул вакытта сөйгәнем, хәзерге вакытта хатыным белән Туфан абыйның "Диләфрүзгә дүрт кияү" спектаклен тамаша кылып, ял итеп кайттык.


-"Сандугач - мәхәббәт кошы" турында шигырьләргә килгәндә, мин ул дүртьюллыкларны бер дәфтәргә күп итеп язып, Туфан абыйга илтеп бирергә тырыштым, ләкин үзем генә белгән билгеле сәбәпләр аркасында илтеп бирә алмадым, шулай да берничә куплетын, хөрмәтле "Таң" газетасын яратып укучылар, сезнең хөкемгә тәкъдим итәсем килә.


Сандугачларда бар микән
Мәхәббәт дигән сүзләр.
Минем ярсу йөрәгемне
Яндыра синең күзләр.

Сандугачка сүз әйтмәгез,
Ул бит мәхәббәт кошы.
Сызылып таңнар аткан чакта
Моңлы аның тавышы.

Сандугачым, ник
сайрыйсың
Талларың бөгелгәнче?
Сезнең якларга карадым
Үзәгем өзелгәнче.

Бер утырып җырлыйк әле
Сандугачлар көенә.
Иркәм, синнән хатлар алсам
Күңелләрем сөенә.

Сандугачым, моңланырга
Талларны сайлыйсыңмы?
Җимнәр биреп аңлатырмын,
Миңа бер сайрыйсыңмы?

Сандугачым, моңнарыңны
Кемгә дип багышладың?
Миңа килдең гомерлеккә
Әйттем бит, ялгышмадың.

Пар сандугач килеп кунды
Өемнең кыегына.
Мин кызыгып әрәм булдым
Иркәмнең мыегына.

Сандугачым, нигә кундың
Син минем талларыма.
Чәчәк тотып бер елмаеп,
Килермен яннарыңа.

Сандугачым килеп кунды
Моңлы итеп сайрарга.
Авылда бит син бер генә,
Мөмкинлек юк сайларга.

Сандугачым, ник сайрыйсың
Киптергәнче күлләрең?
Минем дә бит бигрәк матур
Туган-үскән җирләрем.

Сандугачларны саталар
Сәмәрканд базарында.
Синең өчен кайнар идем
Мәхәббәт казанында.

Сандугачым, ник сайрыйсың
Безнең якларга карап?
Иркәм кичә ташлап китте,
Үләмен, эшләр харап.

Сандугачым сузып сайрый,
Кушылдым аңа мин дә.
Чит җирләрдән кайтып киләм,
Күңелле туган илгә.


Сандугачым, моңлы итеп
Син кемнәргә сайрадың.
Болай үкенергә булгач,
Нигә мине сайладың.

Төннәремне йоклый алмыйм
"Сөям" дигән сүзеңнән.
Башка ярларны сөясең

Күренә бит күзеңнән.

Сандугачлар су эчәләр
Тирән күлгә тезелеп.
Күз алларымнан китмисең,
Хатлар көтәм өзелеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев