Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

“Тукай безнең белән”

Әйе, Габдулла Тукай безнең белән, ул - безнең арада. 26 апрельдә бөек шагыйребезнең туган көне. Безнең өчен бәйрәм булган шушы олы көн якынлашкан, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Бу дөньялыкта бары...

- Шушы көннәрдә Урта Тигәнәле урта мәктәбендә сөекле татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелде. Бәйрәмне башлангыч сыйныф укучылары белән укытучы Гөлнара Җаббарова әзерләде. Кунакка укытучылар, укучылар, "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре дә җыелган иде.

Шигърият бәйрәме бөек шагыйребезнең буыннан-буынга күчеп килгән "Туган тел" көе белән башланып китте. Укучылар Тукайның шигырьләрен, җырларын сәхнәләштерделәр. Азат Буранов белән Илзия Нотфуллина "Бала белән Күбәләк"не, Камил Сәхәбетдинов белән Адель Абдрахманов "Кызыклы шәкерт"не, Самат Камалов белән Самат Рәхмәтуллин "Кәҗә белән Сарык"ны бик оста башкардылар. Бәйрәмнең төп кунагы "Шүрәле" (Зилә Вәлиева) балалар белән рәхәтләнеп кети-кети уйнап алды. Алтын тарагын эзләп килгән "Су анасы" да (Рәмилә Зарипова) көтеп алган кунагыбыз булды. Бәйрәм бик шәп узды! Чарада кызыклы табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр дә бар иде, җырлаучылар, шигырь сөйләүчеләр дә күп булды.Тукай көненә багышланган бәйрәмнән балалар бик канәгать калды. Бу - безнең аңа булган тирән хөрмәтебез һәм ихтирамыбыз.

Шулай ук ел саен Г. Тукай туган көне алдыннан Зәй шәһәрендә "Тукай укулары" фәнни-гамәли укучылар конференциясе уза. Быел да мәктәбебездән 3нче сыйныф укучысы Самат Камалов (җитәкчесе Сиринә Камалова) һәм 8нче сыйныф укучысы Земфира Рамаева (җитәкчесе Зилә Рамаева) бу укуларда уңышлы чыгыш ясадылар. Конференциядә Земфира призер дипломына лаек булды, ә Самат катнашучы сертификаты белән бүләкләнде. Афәрин, укучылар!

Габдулла Тукай безгә якын, кадерле, ул һәрчак безнең күңел түребездә сакланыр.

Фото:https://edu.tatar.ru/upload/news/256261.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев