Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Урта Тигәнәле авылының Түгәрәк урамы халкы язган хат: юллы булуыбызга чиксез шатбыз

- Исәнмесез, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, - дип башланып китә Урта Тигәнәле авылының Түгәрәк урамы халкы язган хат. "Таң" газетасы аша сөенечебез белән уртаклашасыбыз килә.

-Белгәнебезчә, соңгы елларда районнарга, авылларга зур игътибар бирелә башлады. Клублар, мәктәпләр яңарту, дисеңме, модульле ФАПлар төзү дисеңме һ.б. Шулай ук бу урында авыл кешесе өчен гомер-гомергә газаплы саналган юллар турында да әйтеп үтәсем килә.
Танылган шагыйрә Гөлшат апа Зәйнашеваның җыр сүзләрендәгечә: "Туган авылым урамын, кабат-кабат урадым. Баш очымда кош сайрады - бәхетемә юрадым". Менә шул бәхет килде бит әле быел көз безнең урамга да! Урамыбызга башта ком, аннан таш түшәлде. Биек итеп, матур юл салынды.
Безнең урамыбыз җәй көне әйбәт әле ул, ә менә язгы-көзге пычраклар башлангач, юл тиз генә кипми иде. Хәзер, Аллаһка шөкер, рәхәтләнеп без дә таш юлдан йөрибез. Юлыбыз үзара салым акчасына салынды, икенче елга авылыбызның башка урамына да юл булырга тиеш, дип ышандырды авыл җирлеге җитәкчесе.
Гомер кичергәндә тормышның бит аның төрле хәле була. Авырып та китәсең, бәла-каза килергә дә мөмкин. Ә бит караңгы, балчыклы яз-көз айлары, буранлы кыш айлары бар, ә ярдәм көтәргә юк, халыкны борчыган мәсьәлә -юлсызлык.
Авыллар буш, эшсезлек, дибез. Шулай да авылыбызда тормыш әлегә үзенчә кайный. Беркем дә эшсез дә ятмый биредә, урта мәктәбебез, балалар бакчабыз, яңартылган мәдәният йортыбыз, тормыш итәргә барлык мөмкинлекләребез дә бар авылыбызда. Тырыш-уңган халык яши биредә, терлеген дә үрчетә, кош-кортын да асрый. Авылларга мондый игътибар булгач, туган нигезләребез яңарыр, дип өметләнәбез, авылларыбыз да яшәр, дигән теләктә калабыз.
Шатлыгыбызны уртаклашып, әлеге вакыйгалар уңаеннан урамыбыз халкы исеменнән район башлыгы Владимир Козонковка, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Фоат Вәлиевкә, "Алга" колхозы рәисе Тәлгат Хамматовка, авыл җирлеге башлыгы Әлхәт Зәйнуллинга, юл салучыларга олы рәхмәтләребезне ирештерәбез.
Якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан сезгә тынычлык һәм иминлек, уңышлар һәм байлык, бетмәс көч һәм энергия телибез. Иң матур хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле киләчәккә ышанычыгыз артсын. Өегездә татулык һәм иминлек хуҗа булсын, ә бәйрәм кәефе ел дәвамында сезне ташламасын, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев