Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

"Яраткан укытучым"

2004 елда Кр. Баран урта мәктәбен тәмамлаган Наталья ЯКОВЛЕВА күптән түгел генә яраткан ирен, сөекле өч баласын калдырып, вакытсыз гүр иясе булган Любовь Николаевна ФОМИНАГАбагышлап йөрәк әрнүе белән "Яраткан укытучым" исемле бәет чыгарган. Аны сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Әй, син, язмыш...Никләр генә икән

Рәнҗетәсең адәм баласын...

Нинди йөрәк белән җиргә күмә

Мескен бала газиз анасын....

Нинди газапларга дучар була

Бер канаты сынган ир-хатын.

Вакыт төзәтә, дип әйтсәләр дә,

Төзәтми ул йөрәк ярасын...

Ник соң шулай килеп чыкты әле,

Ник соң типми аның йөрәге.

Ник елмаймый аның матур йөзе,

Нигә йомык аның күзләре.

Укытучым, күз алдымнан китми

Тормыш сөйгән нурлы күзләрең.

Язмаган шул икән, ни кызганыч,

Каршыларга гомер көзләрен.

Бу төш кенә булса иде, дисең,

Ходай ярлыкасын көтәсең...

Әй, Ходаем, барысына да түзәм...

Хөрмәт иткән кешем яшәсен...

Калдырмасын өзелеп сөйгән ирен,

Өч бөртеген - газиз баласын.

Ник син, язмыш, шулай бик вакытсыз

Аны бездән тартып аласың.

Ник син шулай бер дә кызганмадың

Аның чәчәк аткан гомерен.

Күпләр өчен ул гел үрнәк булды,

Яраттылар нечкә күңелен.

Беркайчан да кеше рәнҗетмәде,

Аңлый белде кеше сагышын...

Безнең өчен ул якты нур иде,

Гел басынкы булды тавышы.

Китмә бездән, минем укытучым,

Кычкырасы килә җиһанга.

Ерак китмә безнең җылылыктан,

Китмә җиргә мәңге йокларга.

Син калдырма, зинһар,иң кечеңне,

Ун яше дә әле тулмаган.

Сулыш белән җылытасы иде

Сиңа җылы биреп куллардан.

Ә син киттең үзәкләрне өзеп,

Йөрәкләрне меңгә телгәләп.

Сине яратканнар, әй, тилерде,

Ул газапны булмый йөгәнләп.

Бик яшь идең әле, бик яшь идең,

Бу тормыштан иртә китәргә.

Күзләреңне мәңгелеккә йомып,

Төренергә ап-ак челтәргә.

Урамда кыш....салкын җилләр исә,

Син туңмыйсың инде буранда.

Салкын җил дә, әй, елады ярсып,

Син барасы ап-ак юлларда.

Авыр булыр аз баласын сөйгән,

Тормыш биргән ата-анага.

Бер канаты сынган газиз иргә,

Ятим калган мескен балага...

Авыр булыр якын хезмәттәшкә,

Юксынырлар сине балалар.

Алар да бит, гүя, безнең кебек

Гел ишеккә генә карарлар.

Гел тоелыр менә керер кебек

Ишек ачып безнең апабыз.

Әйтер кебек, бүген бу дәрестә

Фәлән-фәлән битне ачабыз.

Сагынырлар сине ишек, капка,

Син яктыртып торган өегез.

Кеше гомере гел күбәләк кебек,

Беребез дә мәңге түгелбез.

Рәхмәт сиңа, минем укытучым,

Тормыш дәресләре биргәнгә.

Күзләреңә карап әйтә алмыйм,

Киттең инде салкын җирләргә.

Без сыйныфта алты бөртек идек,

Өчәр малай, өчәр кыз гына.

Син очырдың безне киләчәккә

Ике мең дә дүртнең язында.

Син һәрчакта, апам, безнең өчен,

Шундый якты булып калырсың.

Кояш безгә өстән нурын сипсә,

Ул кояшның алсу таңы - СИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев