Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безгә язалар

Юбилеең белән, хезмәттәшебез!

Урманасты Шунталысы авылы мәктәбенең профсоюз оешмасы җитәкчесе Нәзирә Миндубаева редакциябезгә хезмәттәше Рәхимбай Мәткәримов турында хат юллаган.

-Укытучы һөнәрен төрле кеше төрлечә аңлый. Минемчә, укытучы, иң беренче чиратта, бала күңелен аңлый белүче изге йөрәкле тәрбияче, ата- анага төпле киңәш бирүче педагог булса, икенчедән, ул мөстәкыйль фикер йөртергә сәләтле ирекле шәхес формалаштыручы остаз да булырга тиеш. Һәр укытучының үз язмышын мәктәп белән бәйләве дә төрлечә. Берәүләргә ул нәселдән күчә, алар балачактан ук үзләрен бу һөнәргә багышлаячакларын тоемлыйлар һәм шуңа омтылалар, әзерләнәләр. Икенчеләр исә балага белем бирү, аны олы тормыш юлына әзерләү кебек изге эшкә очраклы рәвештә кереп китәләр. Мин үземне шуларның беренчесенә кертер идем, - дип аңлатты Рәхимбай абый үз язмышын мәктәп белән бәйләвен.
Рәхимбай абый 1957 елда Үзбәкстанның Харезм өлкәсендә гаиләдәге 7 баланың икенчесе булып дөньяга килә. Әтисе Мәшәрип абый һәм әнисе Айшә апа балаларында кече яшьтән үк үзара хөрмәт, башлаган эшеңне ахырына кадәр җиткерү һәм өлкәннәргә карата хөрмәт кебек уңай сыйфатлар тәрбияләргә тырышалар. Рәхимбай абый урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, армия сафларында хезмәт итеп кайта, югары белем алып, Ташкентта Чкалов исемендәге авиация заводында эшли. 35 ел укытучы булып эшләгән әтисендә булган сәләт Рәхимбай абыйга бирелә, ул, үзеннән-үзе укытучылык эшенә тартылып, һөнәр училищесында укыта башлый. Шул елларда мәһабәт гәүдәле, матурлыгы белән күпләрне үзенә каратырлык яшь егетнең күзе Татарстаннан эшкә дип килгән, шулай ук бик акыллы, бик сабыр булган матур кызга төшә. Озак та үтми, алар гаилә корып җибәрәләр. Бу 1979 ел була. Татарстанга кунакка кайткалап йөргәндә үк авылыбыз кешеләрен, табигатен бик якын итә ул һәм бу якларга күченеп кайтырга да шул этәргеч була. Ул елларда мәктәп директоры булып эшләгән Җөвәйрә апа, аның тырыш, сәләтле, булдыклы булуын күреп алып, мәктәпкә эшкә чакыра. Кадрлар туплауда бик таләпчән булган директор бу очракта да ялгышмый. Менә инде алар 26 ел Урманасты Шунталысында яшиләр. Шул еллардан бирле Рәхимбай абый безнең янәшәбездә. Аңа физкультура, гарәп теле, базар икътисады, тормыш иминлеге нигезләре, физика, математика,информатика, технология дә укытырга туры килде. Бу уку елында информатика һәм технология укыта. Ул үзе укыта торган информатика фәнен иң кызыклы, бүгенге көндә иң кирәкле фән дип саный, бу дөрес тә. Чыннан да, ул укучыларга да, укытучыларга да, кыскасы, бүгенге заманда һәркем өчен дә кирәк. Аның өчен барысыннан да әһәмиятлесе - үз фәне буенча тирән һәм ныклы белем бирү, үзе тәрбияләгән укучыларның чын кеше булып үсүе. Рәхимбай Мәшәрип улына өч төп сыйфат - үз эшенә бирелгәнлек, үз дигәнендә нык торучанлык, намуслылык һәм әдәплелек хас. Эшен бик тырышып, намус белән, тел-теш тидермәслек итеп башкара. Кешеләргә игелекле, ярдәмчел. Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан туса да, аның йөзендә чын ир кешегә хас зирәклек, ихтыяр көче, олы гамь билгеләре ярылып ята. Аңа нинди генә проблема белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул беркайчан да кире борып җибәрми, тупас сүз әйтми, шунда ук булыша. Төп эшеннән тыш, ул авылыбызда бик җиренә җиткереп, соңгы юлга озату йолаларын башкара, никах укый, сабыйларга исем куша. Бу эшләре өчен авыл халкы аңа бик рәхмәтле.
Рәхимбай абыйның тагын бер сәләте турында әйтмичә калу дөрес булмас. Аның җыр-моңга һәвәслеге мәктәптә уздырыла торган чараларны бизәп торды. Чыннан да, аның моңлы итеп җырлавы, төрле уен коралларында уйнавы һәркемне сокландыра. Юкка гына аның улы Хәмит Мәткәримов республикабызның күренекле автор-башкаручы дәрәҗәсенә ирешмәгәндер. Билгеле, улында җыр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүдә җырга-моңга гашыйк әниләре Җария апаның да өлеше зур.
Рәхимбай абый үзен бәхетле кеше дип саный. Ничек бәхетле булмасын, ди. Янында яраткан, акыллы, уңган-булган, шатлыкларда да, кайгыларда да гел янәшәсендә булган хатыны, ике улы, бер кызы, кияү, киленнәре бар, оныклары үсеп килә. "Бәйрәм, ял көннәрендә өебез шатлыклы тавышларга күмелә. Хәзер инде минем 6 оныгым - 3 кыз, 3 малай бар. Әле аларның балаларын да күреп куанырмын ", - дип елмая юбиляр.
7 мартта Мәткәримов Рәхимбай Мәшәрип улына 60 яшь тулды. Барлык хезмәттәшләре, туганнары, якыннары, укучылары исеменнән аны чын күңелдән олы юбилее белән тәбрик итәм. Аңа озын гомер, күңел тынычлыгы, тигез тормыш, нык сәламәтлек, иҗади уңышлар юлдаш булсын. Гаиләсе, балалары, оныклары белән бергә шатланып яшәргә язсын.
Хезмәттәшләре, укучыларының аның турында фикерләре.
Элеккеге мәктәп директоры Җөвәйрә Әхмәтҗанова:
- Инде шактый еллар мәктәп тормышыннан аерылуга карамастан, мәктәбебездәге һәр педагогның балалар белән ничек эшли башлавы, мөмкинлекләре, сәләтләре, тырышлыклары бүгенгедәй күз алдымда.
Шулар арасыннан инде бу көннәрдә 60 яшен билгеләп үткән Рәхимбайны: " Син булдырырга тиешсең, авырлыклар булса, бергәләп хәл итәрбез, әйдә, кил мәктәпкә",- дип чакырып алуымны да бик яхшы хәтерлим. Менә шушы көннән башлап бүгенге көнгә кадәр ул балалар белән эшләргә сәләтле педагог булуын күрсәтте. Тормышның кайбер кытыршы очраклары да аны яраткан эшеннән, балалардан, коллективтан аерып ала алмады, ул кыйбласын дөрес билгели алды, һәрвакыт яңалыкка омтылып, намус белән хезмәт итте. Аны чын күңелемнән юбилее белән котлыйм. Мөмкинлегенчә балаларга белем бирү өлкәсендә хезмәтен дәвам итүен, тормыш иптәше, балалары алдында ахыргача абруйлы ата булып калуын телим.
Мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Ишниязова:
- Шушы көннәрдә Рәхимбай абый үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Аның турында күп язарга булыр иде. Һәр вакыйганы белеп торучы, шатлык-кайгыны уртаклашучы, дөрес киңәшләр бирүче дә ул. Мәктәптә үтә торган һәр чарада ул балаларга төпле киңәшләрен бирә. "Дөрес юлдан гына тайпылмагыз, һәрчак кеше булып калыгыз", - дип әйтә ул. Рәхимбай абыйны чын күңелемнән олы юбилее белән котлыйм. Аның тормыш иптәше Җария апа белән тигез гомер итеп, балалары һәм оныкларының игелеген күреп, исән-сау яшәвен телим. Бәхетле, озын гомерле булыгыз.
Укучысы, хәзерге вакытта тәрбияче Румия Галиева:
- Рәхимбай абый - йомшак күнелле, сабыр, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек укытучы. Ул үзенең йомшак мөгамәләсе аркасында балаларның күңелен яулап алды. Укытучыбыз барыбызга да бертөрле карашта, һәркемне дә тигез күрә белде. Аның янына кайчан гына киңәш сорап килмә, бүгенгесе көндә дә ул һәрчак сиңа ярдәм итә, үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Рәхимбай абый уздырган һәр дәрес һәм дәрестән тыш чаралар кызыклы да, файдалы да булды безнең өчен.
Хөрмәтле Рәхимбай абый, мин сезне чын күңелемнән олы юбилеегыз белән тәбрик итәм. Сез иң яхшы мөгаллим! Безнең өчен тырышуыгызга зур рәхмәтләремне әйтәсем килә. Һәрвакыт шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, олы җанлы, киң күңелле булып калыгыз.Киләчәктә дә дусларыгызның, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын, туганнарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, хезмәтегездән тәм, тормыштан ямь табып яшәсәгез иде. Без сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез.
Мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илкәй Вәлиева:
-Рәхимбай абый мәктәбебездә математика, физика фәннәрен күп еллар укытты. Бүгенге көндә технология, информатика кебек катлаулы фәннәрне алып бара. Ул һәрбер кагыйдәне барып җитәрлек итеп аңлатуы, пөхтәлеге, төгәллеге белән аерылып тора. Укытучыбызның методикасы замана белән бергә атлый: кулда гади генә акбур түгел, компьютер тычканы; тактасы да гади түгел - интерактив такта. Дәрестә сөйләшеп, ниндидер чит эшләр белән шөгыльләнү дә мөмкин түгел, андый уйлар башка килмәс, чөнки каршыда тырышып-тыршып, информатика серләренә өйрәтүче бар.
Рәхимбай абый мәктәпкә һәрвакыт елмаеп, кайгы-борчуларын урамда калдырып керә, бервакытта да кешеләрне начар-яхшыга бүлми. Укучыларга да, әти-әниләргә дә, укытучыларга да хөрмәт белән карый.
Шушы көннәрдә укытучыбыз үзенең олуг юбилеен билгеләп үтә…
Кеше яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый. Нәкъ менә сезнең кебек тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер ОЛЫ кешегә әверелә. Сез дә бүген, Җария апаның, яраткан балаларыгызның таянычы, кадерлесе, туганнарыгызның хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып, гомер көзегезгә аяк басасыз.
Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын әлеге чор сезнең, чөнки әле кышлар бар, якыннарыгыз алдында яулыйсы яңа үрләр бар. Ә хәзергә исә юбилеегыз белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев