Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

14 октябрьдә телевидениенең аналог тапшырулары туктатылачак

Социаль якланмаган категорияләрдәге гражданнарга компенсация цифрлы телевизион приставка яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә биреләчәк, ләкин ул җиһазларның һәр төре буенча 1000 сумнан артык түгел.

Компенсация алу хокукына түбәндәге гражданнар ия:

- күп балалы һәм инвалид балалары булган, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбәнрәк булган, бала өчен айлык пособие алучы гаиләләр;

- 70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче, җан башына уртача кереме 20 000 сумнан артмаган пенсионерлар (инвалидлар).

Тулырак мәгълүматны Социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итеп белергә була.

Район халкына цифрлы җиһазлар урнаштыруда махсус өйрәтелгән 29 волонтер ярдәм итә. Җиһазларны көйләү мәсьәләләре буенча җирлек башлыкларына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар, тоташтыру һәм көйләү өчен, волонтер җибәрәчәкләр. Район үзәгендә волонтерлар эшен аграр көллият координацияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев