Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Өлкәннәргә кайгырту һәм игътибар күрсәтеп

Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы концертта «алтын» парларны хөрмәтләделәр.

Сергей Демидов өлкән кешеләрне бәйрәм белән котлады. Шулай ук ул 50 елдан артык бергә гомер итүче парларга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Тамашачылар алкышлары астында сәхнәгә Аксеновлар, Лунеговлар, Кәбировлар, Сибгатуллиннар, Никифоровлар, Тарасовлар гаиләләре менде.

Үзешчән халык артистлары өлкән буын кешеләренә күтәренке кәеф бүләк итте.

Ә концерт алдыннан, традиция буенча, Өлкәннәр көнендә, район башлыгы кабул итүе узды, анда дәүләт һәм муниципаль хезмәт органнарында эшләгән алексеевскилылар чакырылган иде. Сергей Анатольевич җыелучыларга район үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм идарәче яшь буынга биргән кыйммәтле киңәшләре һәм ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X