Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Календарьда дата

Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне белән!

Алда торган һөнәри бәйрәмнәре белән юл тармагы хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын район башлыгы Владимир Козонков котлады. Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: "Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне-тормышларын мөһим һәм җаваплы эшкә: төзелешкә, төзекләндерүгә, юлларны, күперләрне һәм урам-юл тармагы объектларын карап тотуга багышлаган кешеләр бәйрәме. Автомобиль юллары безне туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән берләштерә, авылларны...

Алда торган һөнәри бәйрәмнәре белән юл тармагы хезмәтчәннәрен һәм ветераннарын район башлыгы Владимир Козонков котлады.

Котлауда, атап әйткәндә, болай диелә: "Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне-тормышларын мөһим һәм җаваплы эшкә: төзелешкә, төзекләндерүгә, юлларны, күперләрне һәм урам-юл тармагы объектларын карап тотуга багышлаган кешеләр бәйрәме.
Автомобиль юллары безне туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән берләштерә, авылларны һәм шәһәрләрне, төбәкләрне һәм илләрне тоташтыра. Әйбәт юллар-дәүләтебез иминлеге күрсәткечләренең берсе. Алар рульдәге кешеләрнең эшен җиңеләйтәләр, вакытны һәм торак пунктлар арасындагы араны якынайталар. Меңләгән кешенең, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең тормышы һәм куркынычсызлыгы юл төзүчеләрнең эш сыйфатына һәм осталыгына бәйле. Моннан тыш, тармакланып киткән һәм төзек транспорт челтәре-районыбызны уңышлы социаль-икътисадый үстерүнең иң мөһим шарты.
Бүген "Алексеевскдорстрой" ААҖ шәһәрнең яшәвен һәм эшләвен тәэмин итүче район предприятиесе, ул кече ватаныбызның гына түгел, ә бәлки тулаем республиканың да инфраструктурасын үстерүгә зур өлеш кертә.
Юл тармагы хезмәтчәннәрен һәм хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм. Нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, алдыгызда торучы бурычларны уңышлы үтәвегезне телим. Алексеевскилылар сезгә авыр хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре генә әйтсеннәр".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев