Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Сайлауларның мөһимлеге хакында

Энҗе Сөниева, ЗАГС бүлеге начальнигы: - Мин илебездә бара торган вакыйгалар белән һәрчак кызыксынып торам, чөнки аның киләчәгенә мин битараф түгелмен. Хәзер Президентлыкка кандидатларны игътибар белән тыңлыйм, аларның сайлау алды программалары белән танышам. Карап кына калмыйм, ә бәлки аңларга да тырышам. Без хәтта дус кызларым, туганнарым белән дә бу хакта...

Энҗе Сөниева, ЗАГС бүлеге начальнигы:
- Мин илебездә бара торган вакыйгалар белән һәрчак кызыксынып торам, чөнки аның киләчәгенә мин битараф түгелмен. Хәзер Президентлыкка кандидатларны игътибар белән тыңлыйм, аларның сайлау алды программалары белән танышам. Карап кына калмыйм, ә бәлки аңларга да тырышам. Без хәтта дус кызларым, туганнарым белән дә бу хакта сөйләшәбез, фикер алышабыз, кайчак теге яки бу уңайдан бәхәсләшеп тә китәбез. Гомумән, актив тормыш белән яшәргә омтылам. Шуңа күрә сайлауларга һәрчак йөрим һәм ил өчен мөһим шушы вакыйгада үз фикерен әйтү өчен һәр кеше катнашырга тиеш. Әле тагын төбәгебезнең алга таба да үсүен һәм чәчәк атуын телим.


Владимир Никешин, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры:
- Мин сайлауга бараммы? Әлбәттә, барам. Гражданин буларак, бу - минем бурычым. Ни дисәң дә, үзебезнең туган дәүләтебездә яшибез, шуңа күрә республика башлыгы һәм районыбызда кемнең депутат булачагы минем өчен барыбер түгел. Биредә бернинди дә сорау була алмый, үз киләчәгем өчен сайлауга, һичшиксез, барачакмын.


Фёдор Захаров, Биләр урманчылыгының урманнарны саклау инженеры:
- Мин алда торган республика Президентын сайлауның мөһимлеген бик яхшы аңлыйм. Илнең язмышы, өстәвенә бүген генә түгел, ә бәлки иртәгә дә, шулай ук аның территориясендә яшәүче халыкларның тормышы да безнең ничек хәл итүебезгә бәйле.


Беренче тапкыр миңа сайлауларда еракта калган 90нчы елларда, әле студент чагымда ук катнашырга туры килде. Шул вакыттан бирле минем андый вакыйгага бер сәбәпсез бармый калганым булмады. Сайлауга бөтен гаиләбез, туганнарым һәм күршеләрем белән барабыз.


Әнисә Фәттахова, Алексеевск районындагы Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары:
- Сайлауга һәрвакыт йөрим һәм моны дөрес дип саныйм: республика өчен мөһим әлеге вакыйгага һәркем үзенең карашын күрсәтергә тиеш. Лаеклы дип санаган һәм без, халык арасыннан чыккан кешеләр өчен кайгыртучы кандидатларны сайлау гадел булыр, дип уйлыйм. Өстәвенә үзебезнең генә түгел, ә бәлки балаларыбызның тормышы да нинди президентны сайлавыбызга, төбәгебездә алып барыла торган сәясәткә бәйле, дисәм, минем белән килешерсез, дип уйлыйм. Үзебез теләгәнне сайлап, без элеккечә үк тыныч яшәрбез, дигән ышаныч белдерәсе килә. Дөньяда һәм күңелебездә тотрыклылык ничек кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев