Яз болай да була икән...
Температураның кинәт күтәрелүе, 8нче апрельдән 9ына каршы төндә яуган кыска вакытлы, тик бик көчле яңгыр һәм яман аты чыккан "кеше факторы", нәтиҗәдә Алексеевскины язгы ташу каплап алды. Ургылып аккан пычрак-коңгырт язгы ташу суларын, урамнар, күперләр буйлап аккан суларны районыбыз кешеләре күптән хәтерләми.
Язгы ташу сулары кайбер кешеләрнең ишегалларына, бакчаларына, хәтта...