Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Авылларыбызны чистартыйк

Беренче апрельдән районда Алексеевск районының торак пуктлары территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлык башланды. Урамнарның, ишегалларының, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнер мәйданчыкларының бик пычрак булуы сәбәпле, халыкка, авыл җирлекләре башлыкларына, "Полигон" ЧҖҖ һәм барлык тиешле оешмаларга намус белән эшләргә туры киләчәк. Җыештыру һәм тәртип урнаштыру буенча билгеләнгән эш планына күп кенә...

Беренче апрельдән районда Алексеевск районының торак пуктлары территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлык башланды.

Урамнарның, ишегалларының, каты көнкүреш калдыклары өчен контейнер мәйданчыкларының бик пычрак булуы сәбәпле, халыкка, авыл җирлекләре башлыкларына, "Полигон" ЧҖҖ һәм барлык тиешле оешмаларга намус белән эшләргә туры киләчәк.
Җыештыру һәм тәртип урнаштыру буенча билгеләнгән эш планына күп кенә чаралар кергән. Алар арасында бүгенге көнгә: авария бригадалары ярдәмендә елгаларны һәм җыелган суларны ерып җибәрү, өй алларындагы территорияләрне сулар агып китү өчен чистарту, яр буе зоналарын һәм зиратларны чистарту, Оренбург тракты юл буен һәм бистәнең барлык урамнарыннан чүп-чарны җыештыру, агачларны кисү, юлларны ремонтлау иң актуальләре булып кала. Эшләрнең күп өлеше инде башланып китте.
Уңай һава торышы башлануга халыкка, оешмаларга, предприятие һәм учреждениеләргә чәчәк түтәлләре утыртырту, биналар һәм өй алларын җыештыру, шулай ук район үзәген һәм районның торак пуктларын яшелләндерүдә катнашу тәкъдим ителә.
Чисталык һәм тәртип урнаштыру буенча барлык эш барышын март ахырында оештырылган башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Александр Абакумов рәислек иткән оператив штаб күзәтәчәк.
Аңа инде 1 июньдә үткән икеайлыкка йомгак ясарга һәм иң төзек авыл җирлеген билгеләргә йөкләнелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев