Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Яз болай да була икән...

Температураның кинәт күтәрелүе, 8нче апрельдән 9ына каршы төндә яуган кыска вакытлы, тик бик көчле яңгыр һәм яман аты чыккан "кеше факторы", нәтиҗәдә Алексеевскины язгы ташу каплап алды. Ургылып аккан пычрак-коңгырт язгы ташу суларын, урамнар, күперләр буйлап аккан суларны районыбыз кешеләре күптән хәтерләми. Язгы ташу сулары кайбер кешеләрнең ишегалларына, бакчаларына, хәтта...

Температураның кинәт күтәрелүе, 8нче апрельдән 9ына каршы төндә яуган кыска вакытлы, тик бик көчле яңгыр һәм яман аты чыккан "кеше факторы", нәтиҗәдә Алексеевскины язгы ташу каплап алды. Ургылып аккан пычрак-коңгырт язгы ташу суларын, урамнар, күперләр буйлап аккан суларны районыбыз кешеләре күптән хәтерләми.

Язгы ташу сулары кайбер кешеләрнең ишегалларына, бакчаларына, хәтта каралтыларының эчке ягына кадәр үтте.
Шарлавыклар һәм чоңгыллар карап тору өчен бик матур күренеш. Тик картинаны чүп-чар гына боза. Корыган агач ботаклары белән бергә үләннәр узыша-узыша ага, алар арасында төсле-төсле пластмасс шешәләр, целлофан пакетлар һәм башка кешелек тарафыннан ташланган калдыклар. Без чүп-чарларыбызны теләсә кайда ташлап калдырырга яратабыз-бу да исә суның чамадан тыш күтәрелүенә бер сәбәп.
Вакытында күрелгән чаралар стихиядән күрелгән зыяннарны булдырмый калырга ярдәм итте. Коммуналь хезмәтләр белән бергә "Керамика-Маркет", "Алексеевскдорстрой" оешмалары, бистә халкы үзе дә катнашты.
Аллага шөкер, барысы да яхшы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев