«Тынычлык һәм иминлек телим...»
25 октябрьдә иртән иртүк бистәдә яшәүче мөселманнар мәчеткә җыелды.
Заллар халык белән шыгрым тулы иде. Иртәнге намаз укылганнан соң Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе, хаҗи Рөстәм хәзрәт пөхтә, җыйнак итеп киенгән ир- егетләребез, үсмер малайларны изге бәйрәм белән ихлас котлады, һәр йортка тынычлык, иминлек, муллык теләде. Ул үзенең вәгазендә изгелек, яхшылык эшләү...