Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

«Тынычлык һәм иминлек телим...»

25 октябрьдә иртән иртүк бистәдә яшәүче мөселманнар мәчеткә җыелды. Заллар халык белән шыгрым тулы иде. Иртәнге намаз укылганнан соң Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе, хаҗи Рөстәм хәзрәт пөхтә, җыйнак итеп киенгән ир- егетләребез, үсмер малайларны изге бәйрәм белән ихлас котлады, һәр йортка тынычлык, иминлек, муллык теләде. Ул үзенең вәгазендә изгелек, яхшылык эшләү...

25 октябрьдә иртән иртүк бистәдә яшәүче мөселманнар мәчеткә җыелды.

Заллар халык белән шыгрым тулы иде. Иртәнге намаз укылганнан соң Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе, хаҗи Рөстәм хәзрәт пөхтә, җыйнак итеп киенгән ир- егетләребез, үсмер малайларны изге бәйрәм белән ихлас котлады, һәр йортка тынычлык, иминлек, муллык теләде. Ул үзенең вәгазендә изгелек, яхшылык эшләү кирәклегенә басым ясады, корбан чалу, корбан китерү кебек изге гамәлнең асылына, аның ерак тарихына тукталды:" Хак Тәгаләнең кушканнарын үтәргә әзер булган әтисенә Исмәгыйль с.г.в. берсүзсез буйсына, үзен корбан итеп чалуга ризалаша. Бу вакыйга кайбер балалар әти-әнисен кыерсыткан, рәнҗеткән бер заманда аеруча да гыйбрәтле һәм сабак алырлык дип уйлыйм... Әлеге көннәрдә Аллаһы Тәгаләнең бөеклегенә, хак юлда булуыбызга тагын бер кат инанабыз, аңа тагын да якынаябыз",-диде ул. Корбан гаете уңаеннан мәхәлләгә килгән котлау телеграммаларын укыды. Аларның берсе Татарстан Республикасы мөфтие Илдус хәзрәт Фәизовтан иде, атап әйткәндә, анда түбәндәгеләр юлланган:"Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре миһербанлылык һәм шәфкать хисләре белән тула. Әлеге бәйрәм авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар күрсәтергә чакыра.
Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек- саулык, күңелләребезгә әдәп, тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен".
Район башлыгы Владимир Козонков котлавында да районда яшәүче мөселманнар адресына изге теләкләр җиткерелә: "Корбан гаете һәр йортка шатлык һәм татулык алып килсен, ә гаилә учагы җылысы киләчәккә ышаныч һәм өмет уятып, күңелләрне җылытсын",- диелә.
Аллаһы Тәгаләне зурлап тәкъбир әйтелгәннән соң, Рөстәм хәзрәт барлык килә алган кешеләрне бистәнең"Оазис" кафесына дәште. Анда ул көнне өйләдән соң зур мәҗлес оештырылган иде. "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры Ф.В. Вәлиев иганәчелеге белән корбанга дип атап сыер чалынды. Мул ризыклы өстәл янында хаҗи Рөстәм хәзрәт тарафыннан Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен Коръән сүрәләре укылды һәм вәгазь сөйләнде. Телеңне йотарлык корбан шулпасын авыз иткән, башка тәгамнар һәм хуш исле чәй белән сыйланган халык бер авыздан әлеге чараны оештырган, әҗер-савап алган җитәкчегә ихлас күңелдән рәхмәт әйтте, аеруча да күңелләре тулган әби-бабайлар игътибар һәм үзләренә карата шундый илтифат күрсәткән һәркемгә саулык-сәламәтлек, эш-ләрендә зур уңышлар теләде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев