Түбән Тигәнәле авылында Корбан гаете узды
Шушы көннәрдә Корбан гаете уңаеннан районның барлык татар авылларында бәйрәм ашлары уздырыла. Түбән Тигәнәле авылы мәчетенең имам-хатыйбы Әсхәт абый Сәхәбетдинов редакциягә хәбәр иткәнчә, әлеге авыл мәчетендә дә, авылдашлар корбанга чалып мәчеткә алып килгән 36 сарык итләреннән Корбан ашы уздырылган. Ашка авыл халкы күп җыелган: 50 гә якын кеше килгән.