Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Түбән Тигәнәле авылында Корбан гаете узды

Шушы көннәрдә Корбан гаете уңаеннан районның барлык татар авылларында бәйрәм ашлары уздырыла. Түбән Тигәнәле авылы мәчетенең имам-хатыйбы Әсхәт абый Сәхәбетдинов редакциягә хәбәр иткәнчә, әлеге авыл мәчетендә дә, авылдашлар корбанга чалып мәчеткә алып килгән 36 сарык итләреннән Корбан ашы уздырылган. Ашка авыл халкы күп җыелган: 50 гә якын кеше килгән.

Мәҗлесне ачып җибәргәч, Хамит Зиннәтуллин тирән эчтәлекле вәгазь белән чыгыш ясаганнан соң, изге мәҗлескә килгән халык Коръән сүрәләрен тыңлады. Авылдашыбыз Бәдертдин Шәйхетдинов чыгыш ясады, үзе язган шигырен укыды. Алия Хамматова бөтен авылдашлар исеменнән корбан ашын үткәрергә булышкан барлык кешегә рәхмәтен белдерде.
Токмачлы аш, ит белән бәрәңге пешерделәр, алар иртәнге 5тән, урамда казаннар астына ут ягып әзерләнде. Өстәл сый-нигъмәттән сыгылып торды, анда ниләр генә юк иде: карабодай бәлешләре, чәк-чәк, бавырсак, төрледән-төрле бөккәннәр, җиләк-җимеш һ.б.лар.
Халык бик канәгать булды, рәхмәт әйтте, кылган догаларыбыз кабул булсын, киләчәктә дә бу йола дәвам итсен иде, дип чын күӊелдән теләкләр теләде. Мәҗлес тәмамланганнан соң авылның мәҗлескә йөри алмаган карт-карчыкларына корбан итен, күчтәнәчләр өләшеп чыктык.
Ак яулыклы әбиләр
Ак әбиләр дога кыла бүген,
Ап-ак яулык бәйләп башларына!
«Иман иңсен, диеп, Аллаһыдан!»
Һәм иминлек теләп Җир шарына!
Тәүфыйк иңсен, диеп, Җир шарында
Яшәүченең барча - барчасына,
Булсын, диеп, алар итәгатьле,
Мәрхәмәтле ата - анасына.
Булсын, диеп, изге күңеллеләр
Туачак һәм туган сабыйлар.
Ызгыш-талашлардан өстен
торсын Дөнья күргән апа - абыйлар.
Табын түрен бизәп тора икмәк…
Ак әбиләр дога кылалар.
«Илгә, җиргә иман иңсен, диеп,
Тыныч булсын, диеп, дөньялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев