Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Алексеевск спорты вәкилләренең югары казанышлары Татарстан Президенты тарафыннан билгеләп үтелде

- Бөтенроссия һәм халыкара ярышларда республика данын күтәргән спортчылар һәм тренерлар белән горурланабыз, - дип белдерде 30 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2017 елгы зур халыкара ярышларда призлы урыннарны яулаган спортчылар белән очрашуда.

- Бу очрашу Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында булды. Анда спорт федерацияләре вәкилләре, 2017 елгы су спорты төрләре буенча XVII дөнья чемпионаты тренерлары һәм призерлары, 2017 елгы XXIX җәйге Универсиада призерлары, 2017 елгы билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында җиңүчеләр, 2017 елгы XXIII Сурдлимпия җәйге уеннары призерлары чакырылган иде.
Чакырылучылар арасында Алексеевск спорт мәктәбе тренеры Бари Сөләйманов һәм аның атаклы тәрбияләнүчеләре - билбау көрәше буенча дөнья чемпионнары Габдеҗәлил Сөләйманов һәм Илнар Закиров та бар иде. Алексеевскилылар Президент кулыннан Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.
- Спортта югары нәтиҗәләрегез күнегүләрдә дисциплина, үзеңне кызганмыйча тулысынча бирү, тренерлар составының ипле эшләве, якыннарыңның һәм туганнарыңның, шулай ук уңыш теләп торучыларның ярдәме аркасында мөмкин. Боларның барысын да Будапештта 2017 елгы су спорты төрләре буенча XVII дөнья чемпионатында, Астанада 2017 елгы билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында, 2017 елгы XXIII Сурдлимпия җәйге уеннарында һәм Тайбэй шәһәрендә XXIX җәйге Универсиадада җиңүләрегез раслады.
Без республикабызның данын күтәргән спортчыларыбыз һәм тренерларыбыз белән горурланабыз, алда сезне әле тагын шактый дөньяны шаулаткан җиңүләр көтүенә ышанам, - дип спортчыларга һәм тренерларга мөрәҗәгать итте Рөстәм Нургали улы.
Рөстәм Миңнеханов физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре, 2016-2017 елларның халыкара ярышларында җиңүгә өлеш керткәннәре өчен Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен ("Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре" мактаулы исемнәре, Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәтләре) тапшырды.
Очрашу азагында Президентның спортчылар һәм тренерлар белән очрашуы булды, аның барышында алар үз тәкъдимнәрен һәм теләкләрен әйттеләр, фикер алыштылар, планнарын тикшерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев