Узган шимбәдә өлкән буын алексеевскилылар акыл бәйрәме белән котлаулар кабул иттеләр. Бер-бер артлы тезелеп киткән бәйрәм концертлары һәм очрашулар район Советы, башкарма комитеты һәм җирле үзидарә органнары ветераннары өчен Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чарадан башланып китте.
Җыелучыларны район башлыгы Сергей Демидов котлады. Тармак ветераннары исеменә иң җылы сәламәтлек, игелек һәм иминлек теләп котлаулар яңгырады. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре якташлары өчен бәйрәм концерты әзерләделәр.