Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Беренче Алексеевск урта мәктәбенең актлар залында "Тукай замандашлары” исемле сәнгатьле укучылар бәйгесе узды

Тукай - балалар шагыйре. Ул аларның телләрен, уй фикерләрен, ниятләрен, эчке дөньяларын аңлый, аларча сөйләшә, иң әhәмиятлесе - алар дөньясында, тирәсендә яши алган. Тукай дөньяны да, табигатьне дә, табигать күренешләрен дә сабыйлар карашы, сабыйлар акылы белән күзәтә белгән.

18 мартта 1 нче Алексеевск урта мәктәбенең актлар залында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан "Тукай замандашлары" исемле сәнгатьле укучылар бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә Габдулла Тукайның сирәк очрый торган әсәрләре hәм аның замандашлары иҗат иткән әсәрләр яңгырады. Бәйрәмдә 19 мәктәптән 50 укучы катнашты. Иң элек бәйгене алып баручы Алсу Нәҗметдинова жюри әгъзалары белән таныштырып үтте. Аннары халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел" җыры белән дәвам итте. Зал Тукай портреты, аның китаплары һәм әсәрләреннән ясалган рәсем күргәзмәсе белән бизәлгән иде. Ахырдан жюри әгъзаларына нәтиҗә чыгару авыр булды. Чөнки барлык укучылар да сайлаган әсәрләрен матур, сәнгатьле итеп башкардылар. Кайбер әсәрләрне сәхнәләштереп тә күрсәттеләр. Җиңүчеләргә мәгариф бүлеге методисты Равия Мортазина грамоталар hәм калган катнашучыларга төрле номинацияләрдә дипломнар тапшырды. Кечкенәләр арасында 1 нче урын - Әхмәт Фәйзинең "Кояш һәм бала" шигыре белән Зур Тигәнәле урта мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Кадрия Хәлилова (җитәкчесе Роза Шәмсетдинова), 2 нче урын - Нәҗип Думавиның "Ятим бала" шигыре белән Урта Тигәнәле урта мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Самат Камалов (җитәкчесе Сиринә Камалова), 3 нче урын -"Времена года" ("Елның дүрт фасылы") шигырен сөйләгән 4 нче Алексеевск урта мәктәбенең 1 сыйныф укучысы Струкова Александрага (җитәкчесе Фирая Шәйхетдинова) насыйп булды. Урта буын арасында 1 нче урында - үзе язган "Тукай минем уйларымда" шигыре белән Биләр урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ксения Хәбибуллина (җитәкчесе Нурзидә Әхмәтова), 2 нче урында - Флера Тарханованың "Тукай язмышы" шигыре белән Урманасты Шунталысы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ранил Вәлиев (җитәкчесе Нәзирә Миндубаева), 3 нче урында - Г. Тукайның "Кечкенә музыкант" шигыре белән Зур Тигәнәле урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Камилә Шәмсетдинова (җитәкчесе Роза Зарипова). Зурлар арасында 1 нче урынны үзе язган "Тукай абый" шигыре белән 2 нче Алексеевск урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Назлыгөл Чибинева (җитәкчесе Лилия Чибинева), 2 нче урынны үзе язган "Халыкның бөек улы" шигыре белән Кыркүл урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Адель Зарипов (җитәкчесе Хәния Гәрәева), 3 нче урынны Г. Тукайның "Карлыгач" шигыре белән Ялкын урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Виктория Гайванюк (җитәкчесе Булат Мөбаракшин) алды. Шулай ук төрле номинацияләрдә дипломнарга 4 нче Алексеевск мәктәп-бакчаның 1 нче сыйныф укучысы Сәгыйрова Альбина (җитәкчесе Фирая Шәйхетдинова), Юеш Көрнәле урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Строкова Римма (җитәкчесе Гөлшат Зарыпова), Г. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск гомуми урта белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Динара Вәлиева (җитәкчесе Надежда Баранова), шул ук мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Эвелина Секалина (җитәкчесе Роза Кутуева), Зур Тигәнәле урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Нәзилә Хәлилова (җитәкчесе Роза Зарипова) һәм Чуваш Майнасы гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Кристина Игнатьева (җитәкчесе Надежда Горбунова) лаек булды. Бу укучыларга алга таба да уңышлар теләп калабыз.

ӘТукай иҗаты йөрәкләребездә мәңге сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев