Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Афон осталары эше

Алексеевск бистәсенең Воскресенск чиркәвен тагын бер образ бизәде: Россия Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин чиркәүгә бүләк итеп Афон иконаны күчереп язучылары башкарган күп газаплар күргән сихәтләндерүче изге Пантелеимон иконасын тапшырды. Алексеевскилыларга кадерле бүләкне император православие Палестина җәмгыяте рәисе булып торган Сергей Степашин Свияжск утравының Изге Успенск ирләр монастыреның изге Герман...

Алексеевск бистәсенең Воскресенск чиркәвен тагын бер образ бизәде: Россия Хисап палатасы Рәисе Сергей Степашин чиркәүгә бүләк итеп Афон иконаны күчереп язучылары башкарган күп газаплар күргән сихәтләндерүче изге Пантелеимон иконасын тапшырды.

Алексеевскилыларга кадерле бүләкне император православие Палестина җәмгыяте рәисе булып торган Сергей Степашин Свияжск утравының Изге Успенск ирләр монастыреның изге Герман Казанский чиркәвендә тапшырды. Рәхмәт сүзе белән Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий чыгыш ясады, ул бу изге образ Алексеевск мәхәлләсенә генә түгел, ә бәлки бөтен епархиягә мул итеп яктылык нуры сибәчәк, дигән ышаныч белдерде. Образны тапшыру тантанасында РФ Хисап палатасы аудиторы Сергей Агапцов, РФ Хисап палатасының аппарат җитәкчесе Сергей Шахрай, ТР Премьер-Министры Илдар Халиков, Татарстанның Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков, безнең мәхәллә побы протоиерий Павел (Чурашов), Николай Леденцов, Николай Банницын катнашты.
Иконаның нәкъ менә изге Герман Казанский чиркәвендә Алексеевск мәхәлләсе башлыгына тапшырылуы очраклы гына түгел. Безгә бу исем чиркәүне беренче төзүче Герман Сергеевич Боровиков турында истәлек буларак якын һәм кадерле, аның хезмәтләрен тану йөзеннән часовня төзелде, ул шушы изге кеше хөрмәтенә изгеләндереләчәк.
14 декабрьдә көндезге сәгать 2дә тантаналы чаң тавышлары астында протоиерий Павел күп газаплар күргән сихәтләндерүче изге Пантелеимон образы белән очрашуга килгән мәхәллә кешеләренә хәер-фатихасын бирде.

Мария ШИЛЬНИКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев