Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

1 апрельдән пенсияләр артты

1 апрельдән социаль һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча пенсияләр 10,3 процентка артачак. Федераль ташламалардан файдаланучыларга айга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү 5,5 процентка индексацияләнәчәк.

Индексация шул рәвешчә 78 меңнән күбрәк пенсионерның (аларның 75,5 меңе - социаль пенсия алучы) пенсия күләмен арттыра. Алдан исәпләүләр буенча артканнан соң социаль пенсиянең уртача күләме 7 мең 679 сум тәшкил итәчәк. Инвалид балаларга түләнелә торган социаль пенсиянең уртача күләме 11 мең 442 сум булачак. Сугыш нәтиҗәсендә инвалидлыкка чыккан гражданнарның һәм ике пенсия алучы Бөек Ватан сугышында катнашучыларның уртача пенсиясе 29 мең 781 сум һәм 30 мең 378 сум тәшкил итәчәк.

Әйтергә кирәк, Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы 2015 елда 6 мең 310 сум күләмендә билгеләнгән. Эшләми торган пенсионерның пенсия күләме, башка түләүләр белән бергә, яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта, аңа пенсиягә социаль өстәмә билгеләнә.

Бу елның августында эшли торган пенсионерларның иминият пенсияләре дә индексацияләнәчәк.

Фото:Источник:http://www.dni.ru/economy/2015/4/1/299478.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев