Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Алексеевск райпосы саннарда һәм фактларда

Узып киткән елга йомгак ясауга багышланган пайчыларның традицион җыелышы оешма эшенең уңай якларын да (шәхси структуралар ягыннан каты конкуренция шартларында да система саклап калынган һәм эшли, аерым позицияләр буенча табыш та теркәлгән), шулай ук тискәре тенденцияләрне дә (элеккечә әзерләүчеләр бүлегендә табыш түбән, автопарк искереп килә, милек сатып бетерелә) күрсәтте. Райпо...

Узып киткән елга йомгак ясауга багышланган пайчыларның традицион җыелышы оешма эшенең уңай якларын да (шәхси структуралар ягыннан каты конкуренция шартларында да система саклап калынган һәм эшли, аерым позицияләр буенча табыш та теркәлгән), шулай ук тискәре тенденцияләрне дә (элеккечә әзерләүчеләр бүлегендә табыш түбән, автопарк искереп килә, милек сатып бетерелә) күрсәтте. Райпо идарәсе рәисе А. Монинаның хисабы аерым структуралар эшчәнлеге күрсәткечләрен анализлауга нигезләнгән иде. Шул саннарның кайберләрен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

-Ел ярыйсы гына нәтиҗәләр белән төгәлләнде: эшчәнлекнең җыелма күләме 258 млн. сум тәшкил итте, товар әйләнеше-156 млн. сум. Оешмада эшләүчеләр саны-300гә якын.

-2011 ел өчен бюджетның барлык дәрәҗәләренә дә 7 млн. сумга якын салым күчерелде. Шул исәптән пенсия фондына-3 млн. 600 мең, җирле бюджетка-3,5 млн. сум. Система хезмәткәрләренә гомуми 510 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелде, хәйрия һәм иганәче түләүләре 200 мең сум тәшкил итте.
-Капитал салымнар 2,5 млн. сум.
-Әзерләүләрнең төп өлешен, кибет-әзерләүләр пункты системасы буенча эшләүче авыл сәүдә нокталарында сатучылар тәэмин итә. Кибетчеләр үзләре йортлар буйлап, мөгезле-эре терлек һәм кош ите, йомырка, яшелчәләр һәм хәтта өйдә эшләнгән, ярминкәләрдә шәһәр халкының яратып сатып ала торган сөт продукциясен (корт, катык, каймак) җыеп йөриләр. Әмма тулаем әлеге тармак зур табышка эшләми. Мәсәлән, 2011 ел өчен әзерләүчеләр әйләнеше 43,4 млн.сум, бер йорттан әзерләү-7,5 мең сум (ТР буенча 11,8 мең сум) тәшкил итте. Сөт 2325 тонна сатып алынды.
-Азык-төлек комбинаты производствоның локомотивы булды һәм булып кала да. Узган елда предприятие 1104 т икмәк пешерде, 42 т колбаса әйберләре, 19 т ярымфабрикат (пилмән, мантый, котлет) җитештерде, 12,5 мең декалитр лимонад ясалды. Җирле бюджетка 800 мең сум салым түләнде.
-Менә берничә ел инде сәүдә күләме буенча лидер булып, Биләр сельпосы тора. 2011 елда товар әйләнеше күләме 54 млн. сум тәшкил итте. Гомуми товар әйләнеше әлеге системада 35% тәшкил итә.
-Авыл җирлегендә бигрәк тә КООПТОРГ кулланучылар җәмгыяте үзенең эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Еллык ваклап сату күләме 38,5 млн. сум тәшкил итте. 53 кибетнең 9ы - район үзәгендә һәм Биләрдә, 23 сәүдә ноктасы йөз йортка кадәрле торак пуктларда урнашкан. Бу кибетләр табыш китермиләр, алар элеккечә көн саен яки көн аралаш эшлиләр, анда социаль мөһим товарлар кайтарыла.
-Аеруча югары товар әйләнеше бирүче төркемгә алкоголь продукциясе керә, ул 2011 елда гомуми күләмдә 10 мең 762 декалитр сатылган.
-Райпо нигездә азык-төлек товарлары сата. Азык-төлек булмаган товарларның товар әйләнешендә чагыштырмача тоткан урыны 14% (ТР буенча 16%).
-2011 елда оешма 19 тапкыр республика ярминкәләренә барды. Берничә ел инде чаң тавышы фестивалендә кунакларга хезмәт күрсәтәбез, ноябрьдә хезмәткәрләребез Республика көннәре вакытында Мәскәүдә эшләделәр, әле күптән түгел Раштуа бәйрәмнәрен үткәрүдә катнаштык.
-2011 ел өчен җәмәгать туклануы әйләнеше - якынча 15 млн. сум, шул исәптән үз продукциясе белән 10 млн. сум тәшкил итте (5,3-район үзәге буенча, 4,7-Биләр җәмәгать туклануы). Эшчәнлекнең төп юнәлеше-даими яңару, ашамлыкның ассортименты киңәю, хезмәт күрсәтү культурасы, кафеларның интерьерын яхшырту.
-Үткән елда Лебяжье һәм Балахчино кибетләренең фасадлары яңартылды, өстәвенә соңгысында бинага тулысынча капиталь ремонт ясалды, шулай ук районның финанс ярдәме белән кибет хезмәткәренең өй түбәсе алыштырылды.
-2012 елда тагын ике кибетнең фасадларын яңарту, азык-төлек комбинатын ремонтлауны тәмамлау, салым буенча бурычларны түләү, әзерләүләр өлкәсендә активрак эшләү, сөт белән ит кенә түгел, ә шәхси йортлар бакчаларыннан арткан уңышны сатып алу, сәүдәнең заманча формаларын киңрәк куллану, яшьләрне кулланучылар кооперациясенә җәлеп итү планлаштырыла.
* * *
Идарә рәисе докладыннан тыш, пайчылар җыелышында контроль-ревизия комиссиясе әгъзасының чыгышы тыңланды, устав үзгәрешләре һәм башка мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр каралды. Бер төркем тармак хезмәткәренә район башлыгы һәм Татпотребсоюз грамоталары тапшырылды.
Җыелыш эшендә "Татпотребсоюз" рәисе урынбасары Ф.Сәмигуллин һәм Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Д.Гыйләҗев катнашты.
Ю.АБРАМОВ әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев