Заря
  • Рус Тат
  • Алексеевскига “Бизнес-десант” төште

    Узган атнада районыбызның яшь эшмәкәрләре өчен "Бизнес-десант" исемле бушлай белем бирү семинары булып узды. Тәҗрибәле бизнес-тренер Дмитрий Долгов катнашучыларга үз эшеңне нульдән башлау һәм аны алып бару мәсьәләләрендә киңәшләр бирде.

    "Бизнес-десант" проекты республикада 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы яклавы астында гамәлгә ашырыла. Әйтергә кирәк, республикабызда кече һәм урта бизнес секторы дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә актив үсә. Ә шундый чаралар аркасында эшмәкәрлек популярлаша, эшлекле очрашуларда катнашучылар бизнеска дәүләт ярдәме белән танышу мөмкинлеге алалар.


    Спикерлар чыгышлары мөһим һәм көнүзәк темаларга багышланган иде. Атап әйткәндә, Дмитрий Долгов үз эшен ачарга теләүчеләргә киңәшләрен бирде, маркетинг, сату һәм клиентлар эзләү принципларын ачып бирде, шулай ук тендер заказлары булганда эшләү кагыйдәләре белән таныштырды.


    Әйтергә кирәк, чара рәсми төстә булса да, залда уңайлы халәт хөкем сөрде. Тыңлаучыларны әледән-әле әңгәмәгә тартып торды, шуның белән зур кызыксыну уятты. Ул үз мисалында бизнестагы беренче адымнарның принципларын аңлатты, малай чакта ук әле акча эшли башлавы һәм ничек итеп уңышлы бизнесмен һәм бизнес-тренер булып китә алуы турында сөйләде. Дмитрий Долгов бик җиңел генә тыңлаучыларның шикләнү-шөбһәләнүләрен юкка чыгарды, гомерләрен үз эшләрен алып баруга багышларга карар иткән тәвәккәл кешеләр алдында ачыла торган перспективалар турында сөйләде.


    - Без "Бизнес-десант" семинарын оештыручыларга рәхмәт әйтәбез. Җанлы диалог рәвешендә бик файдалы мәгълүмат тәкъдим ителде. Катнашучылар кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме, салым салу һәм башкалар турында күп кенә яңа нәрсәләр белделәр. Бу - шактый кызыклы эш форматы. Чөнки тыңлаучыларга үз эшеңне алып бару буенча киңәшләрне беренче заттан, ягъни республиканың уңышлы бизнесменнарыннан алу мөмкинлеге бирелде, - ди район икътисады бүлеге начальнигы Лилия Михайлова.


    Эшлекле очрашу турындагы тәэсирләре белән семинарда катнашучыларның берсе - Александр Заварихин уртаклашты:


    - Минем үз бизнесым: мин җылыту җиһазларын кую һәм алмаштыру, бинаның җылыны югалтуын исәпкә алып, җылыту системасын проектлаштыру һәм монтажлау белән шөгыльләнәм, эретеп ябыштыру эшләрен башкарам, шул исәптән чүкеп ясау элементларын да кулланам. Шулай ук мунча мичләре һәм бойлерлар ясыйм, 2014 елда кибет ачтым, шуннан соң аның сәүдә ассортиментын киңәйттем һәм газ плитәләре, кухня техникасы, төтен юллары һ.б.лар белән тулыландырдым.


    - "Бизнес-десант" семинарында үзем өчен эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме программалары өлкәсендә берничә мөһим нәрсәне билгеләп үттем. Чыннан да, нульдән башлап җибәрү һәрвакыт авыр. Әгәр дәүләт старт бирсә һәм мөмкинлекләр ачса, бу инде уңышның яртысы дигән сүз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: