Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Алексеевский районда биш айлык эш йомгаклары ясалды

Район предприятиеләре һәм оешмаларының эш йомгаклары буенча чираттагы киңәйтелгән утырышта бу елның биш аенда башкарылган эшкә йомгак ясалды һәм яңа максатлар билгеләнде.

Икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева үзенең докладында, 2017 елның гыйнвар-маенда эшчәнлекнең барлык төрләре белән шөгыльләнүче оешмаларның әйләнеше 1 млрд. 44 млн. сум тәшкил итте, диде.
Күләмне киметүче оешмалар бар. Ләкин узган елгы дәрәҗәгә карата күләмнәрне арттыручылар да юк түгел. Зур һәм урта предприятиеләр буенча исәпләнгән хезмәт хакы фонды - 617 млн. сум, эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе 20824 сум тәшкил итте.
Ел башыннан бирле рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны - 107 кеше. Бу саннар эшсезләр санының 37 кешегә кимүе турында сөйли. Җәмәгать эшләренә 50 эшсез җибәрелде. Ә ике якташыбыз үз эшләрен оештыру турында килешү төзеде һәм шәхси предприятие оештырды.
Сәнәгать компексы предприятиеләре биш ай йомгаклары буенча 248 млн. сумлык продукция җитештерделәр. "Алексеевск сөт заводы"нда да эш кайный. Анда 136 млн. сумлык продукция җитештерелде.
Сөт әзерләү 4,7 мең тонна тәшкил итте, майсызландырылган коры сөт - 376 тонна, май 131 тонна эшләп чыгарылды. Завод көн саен 65 тонна чимал эшкәртә. Предприятиедә 102 кеше эшли.
Салымнар мәсьәләсе актуаль булып кала. Физик затлар кеременә килгән салым 70 миллион сум тәшкил итте, алдан йөкләнгән керемгә салым - 4 млн. сумга якын, җир салымы 7,8 млн. сум алынды.
Бу елның 1 июненә физик затлардан салым буенча бурыч - 2,6 млн. сум. Шуннан чыгып, Татьяна Николаевна физик затлар кеременә салым буенча бурычлы предприятие җитәкчеләренә аны түләү кирәклеген күрсәтте. Салымнарны вакытында түләү - эшчеләрнең хезмәт хакын, коммуналь хезмәтләргә һәм башка йөкләмәләргә түләү гарантиясе бит ул.
Торак төзүгә килгәндә, биш айда 7782 кв. м торак файдалануга кертелде. 54 торак яңа өйгә күчүчеләрне кабул итте. Файдалануга кертелгән торакның гомуми мәйданы 6782 квадрат метр тәшкил итте.
Төзү эшләре 172 млн. сумлык, төзелеш программалары яртылаш үтәлде. Мәсәлән, бистәбездәге "Ромашка" балалар бакчасын капиталь ремонтлау һәм Биләрдәге Изге Чишмәдә педагог өен төзү дәвам итә. Бистәнең Набережная, Совет, Гагарин урамнарында һәм Ялкын авылының Зеленая урамында күп фатирлы өйләр капиталь ремонтлана.
Лебединода авыл җирлеге бинасын капиталь ремонтлау төгәлләнде. Май аенда район үзәгенең 3 нче мәктәбе территориясендә спорт мәйданчыгы төзү башланды. Социаль ипотека программасы буенча Просторная урамында 18 фатирлы өй төзелә, Алексеевскиның Мичурин урамында гражданнарны тузган торактан күчерү программасы буенча дүрт фатирлы өй һәм С.Баттал урамында 12 фатирлы өй төзелеп килә. Лебединода гражданнарны тузган торактан күчерү программасы буенча алты өйне төзү дәвам итә.
Хәзерге вакытта Түбән Тигәнәледә модульле ФАПка һәм Алексеевск үзәк район хастаханәсенең паталогоанатомия бүлегенә мәйданчык әзерләнә һәм коммуникацияләр үткәрелде. Ялкын авылында гражданнарны тузган торактан күчерү программасы буенча дүрт фатирлы өйне төзү төгәлләнде.
Алексеевск үзәк район хастаханәсен капиталь ремонтлау дәвам итә. Дәүләт хезмәтләре порталы аша коммуналь хезмәтләргә түләү мәсьәләсе дә күтәрелде. Татьяна Николаевна, район буенча торак-коммуналь хезмәтләргә электрон түләүләр өлеше 46,03% тәшкил итә, бу - республика күрсәткеченнән югарырак, дип билгеләп үтте.
-Әлеге нәтиҗәгә бары тик бюджет өлкәсе хезмәткәрләре исәбенә генә ирешелде. Калган предприятие җитәкчеләренә бу мәсьәлә буенча җаваплы кеше билгеләүләрен һәм тиешле эш башкаруларын сорыйм, чөнки бу күрсәткеч тә рейтингка йогынты ясый, - диде Татьяна Сергеева.
Хезмәт хакын вакытында бирү, бюджетларның барлык дәрәҗәләренә салымнарны түләү, район предприятиеләрендә хезмәтчәннәрне кыскартуга юл куймау, шулай ук 2017 елга төзелеш программаларын үтәүне дәвам иттерү бу елга төп бурычлар булып кала.
Кыр Шунталысы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Хәммәдиевны бүләкләү чираттагы киңәйтелгән киңәшмәнең күңелле мизгеле булды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Кыр Шунталысы авыл җирлеге башлыгы Хәммәдиев Фәнис Якуп улы "Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев