Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Икътисад

Алты яхшыракмы, әллә икеме?

2014 елдан пенсиянең тупланма өлешенә 6 түгел, 2 генә процент акча күчерелеп барылачак. Бу елның ахырына кадәр 1967 елда һәм аннан соң туган барлык гражданнарга пенсиянең тупланма (накопительная) өлешенә иминият взносы тарифын сайлау мөмкинлеге бирелә. Нинди тариф сайлау - һәр гражданның үз карары. Бу һәм башка яңалыклар белән безне РФ...

- Әгәр 1967 елгылар һәм аннан яшьрәкләр 2013 ел ахырына кадәр пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга идарәче компания сайлаулары турында дәшмәсәләр, 2014 елдан башлап пенсияләрнең тупланма өлешенә взнослар хезмәт хакының 2 проценты күләмендә күчереләчәк. "Дәшмәүчеләр" тупланма өлешне 6 процент күләмендә саклыйсылары килсә, пенсия тупланмалары акчасын дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки идарәче компаниягә күчерү турында гариза язарга тиешләр. 4 процентын солидар өлешкә күчертергә дә мөмкин. Гариза язуга килгәндә, Пенсия фонды идарәсендә барысын да яхшылап аңлатачаклар. Димәк, кем дә кем бу елның ахырына кадәр дәүләт пенсия фондыннан коммерциянеке булган пенсия идарәсенә күчү турында гариза язмый икән, аның пенсиясенең тупланма өлеше автомат рәвештә дәүләткә 6 процент күчеп баруга карамастан, 2 процентка гына кала, ә коммерциянеке булган пенсия идарәсенә күчкән вакытта тупланма өлеш 6 процент барачак.

- Гөлкәй Хәйрет-диновна, бу елдан "бә-хет хатлары" килми башлый, имеш. Шәхси счетта күпме акча тупланганын каян белә алырбыз соң?

- 2013 елдан РПФ хатлар җибәрүне туктатты. Гражданнар шәхси счетларында күпме акча тупланганын www.gosuslugi.ru дәүләт муниципаль порталы аша белә алалар. Бу мәгълүматларны РПФ белән килешү төзегән кредит оешмаларыннан һәм шәхси счеттан тулы күчерелмәне РПФның район идарәләрендә алырга мөмкин.

Шул уңайдан берничә фикер:

Марина, төзелеш оешмасы бухгалтеры:

- Ишетеп белүемчә, Татарстанда яшәүче булачак пенсионерларның яртысы диярлек ул акчаларын хосусый идарәче компанияләргә һәм дәүләтнеке булмаган идарәче компанияләргә тапшырган. Мин әлегә дәүләтнекендә калырга булдым, ул бер-ике еллык хосусый компанияләргә бик үк ышанып бетеп булмый, алар бүген бар, иртәгә юк. Ә дәүләтнеке ул инде ил белән, бәлки исән-сау без пенсия яшенә җиткәнче, барысы да үзгәрер һәм шул ук 6 процент үзе калыр.

Илья, икътисадчы:

- Мин яңалыктан курыкмыйм, бер компаниядән икенчесенә күчүне дә озак уйлап тормыйм, мин күптән инде дәүләтнеке булмаган пенсия идарәсен сайладым, 6 процент 2гә караганда күбрәктер бит инде.

Сайлау һәркемнең үз эше, тик вакыт бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев